Чуаш дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле
Чуаш дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Жанр | |
Барлыкка килгән | |
Илләр | |
Шәһәр | |
Тел | |
Элекке катнашучылар |
Александр Ангаров |
Чуаш дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле (чуаш. Чăваш патшалăх юрăпа ташă академи ансамблĕ) — Чуашстан Республикасының Чабаксар шәһәрендә иҗат итүче сәнгать коллективы, бөтенсоюз, бөтенроссия бәйгеләре җиңүчесе, Чуашстан Республикасының К. Иванов исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1977). 1994 елда «академия ансамбле» исеменә лаек була.
Сәнгать җитәкчесе (1976 елдан) — Ю.В. Васильев, РФ халык артисты (1997), ЧР дәүләт премиясе лауреаты (1977).
Баш балетмейстер (2005 елдан) — Л.Н. Нянина, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (1997).
Оркестр җитәкчесе (2008 елдан) — Ю.Б. Романько.
Директор (2002 елдан) — О.В. Королькова, ЧР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001).
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Чуаш һөнәри музыкасына нигез салган композиторлар Ф. П. Павлов һәм В. П. Воробьев тарафыннан оештырыла.
- 1924 елда Чуашстан дәүләт хоры статусын ала[1].
- 1924 елда Чуаш АССР башкаласы Чабаксарда беренче чыгышы уза. 1929 елда беренче мәртәбә Мәскәүдә, 1937 елда Ленинградта гастрольләре уза[2].
- 1943 елда Брянск һәм Калинин фронтларында өч айлык фронт гастрольләрендә була[3].
Чыгышлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ансамбль 1980-1998 елларда узган «Чуаш мәдәнияте һәм сәнгате көннәре»ндә даими катнаша. 1980 елдан башлап халыкара фольклор фестивальләрендә чыгыш ясый:
- VI. Mezinárodni dudàckỳ Festival, Чехословакия (1980),
- 31. Pressefest, АДР (1985),
- 12. Festival International de danse folklorique de Tournai, Бельгия (1995),
- XIX Festival de Danzas de Villablanca, Испания (1998),
- XXIII Festival Internacional de Folclore, Испания (1999),
- 18а Estate Internazionale del Folklore, Италия (2003),
- Festival Folklore du Monde, Франция (2004),
- III «Рус кышы» фестивале, Лондон (2007),
- 3 World Music and Dance Festival, Япония (2010),
- «Altin Karagőz», Төркия (2011) һ. б.
Чит илләрдә гастрольләрдә еш була: Италия (1983, 2001, 2003, 2008), АДР (1985), Польша (1989), АФР (1991), Бельгия (1994, 2007), Испания (1999, 2001, 2005), Бөекбритания (2007), Испания (2001, 2005), Голландия (2007), Франция (1995, 2004, 2005), Сүрия (2009), Япония (2010), Төркия (2011), Швейцария (2012), Тайвань (2012), Мексика (2013), АКШ (2014).
Программа
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сәнгать җитәкчесе РФ халык артисты, дирижер Юрий Васильев, балетмейстер РФ һәм Чуашстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Александр Ангаров (1946-2005) куйган[4] концерт программалары
- Безгә кунакка килегез (Приезжайте в гости к нам) — 1977
- Чуашстан – җырым минем (Чувашия - песня моя) — 1980
- Ватанга мәдхия (Ода Родине) — 1982
- Җиңүне зурлау (Величальная Победе) — 1985
- Туган як киңлекләре (Родные просторы) — 1987
- Чуаш киңлекләре (Чувашские просторы) — 1990
- Безгә – 70 (Нам-70) — 1994,
- Алтын көз (Золотая осень) — 2000.
Яңа программалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Дуслар белән дөнья матур (Тăванпа хитре тĕнче) — 2002
- Безнең терәк-ата йорты (Ĕмĕрлетпĕр ĕмĕре) — 2004
- Кичке сәлам (Каçхи салам) — 2007
- Йола бәйрәме мозаикасы (Обрядовая праздничная мозаика) — 2008, ЧР президенты гранты алган
- Сөю җырлары (Юрату юррисем) — 2009
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Чуаш һәм рус халык җырлары, уен күренешләре, халык тамашасы, җырлы-биюле сюиталар, оркестр башкаруында әсәрләр.
Җырлы-биюле сюиталар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Биюләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
|
Оркестр өчен пьесалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- А.Васильев «Ватанлы булу» (Обретение Родины) кантатасы, «Синнән башка җырым күңелсез» (Без тебя песнь моя печальна) шәлкеме, «Әти белән хушлашу» (Прощание с отцом) концерты, «Язгы уеннар» (Весенние игры) сюитасы.
- Ю. Григорьев «Учак һәм кояш» (Костер и солнце) сюитасы, «Бәхет телибез» (Желаем счастья) сюитасы.
- Л. Быренкова «Чирмешән мотивлары» (Черемшанские мотивы) шәлкеме.
- Л. Чекушкина «Өч хор» (Три хора) шәлкеме
- О. Трифонов «Чуаш халык җырларын 4 эшкәртү» (Четыре обработки чувашских народных песен) шәлкеме.
Махсус программалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Композиторлар Ф. Павлов, С. Максимов, В. Воробьев, Ф. Лукин, Г. Лебедев, И. Аршинов, О. Агакова, Ю. Кудаков иҗат кичәләре өчен.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1977 К. Иванов исемендәге ЧР дәүләт премиясе — «Ватанга мәдхия» программасы өчен.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- История Чувашской АССР т. I.- Чебоксары, 1967.- С. 207.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ансамбльнең рәсми сайты 2015 елның 4 октябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ ЧР яңа тарихы дәүләт архивы 2017 елның 27 февраль көнендә архивланган.
- ↑ Янтык районы рәсми сайты
- ↑ Чуашстан мәдәният министрлыгы рәсми сайты
- ↑ Ансамбль турында, archived from the original on 2015-10-04, retrieved 2015-08-12