Чуаш дәүләт академия драма театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чуаш дәүләт академия драма театры latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
К. Иванов исемендәге
Чуаш дәүләт академия драма театры
Cheboksary Chuvash Drama Theatre.jpg
Театр фотосурәте
Нигезләнү елы 1918
Бина төзелгән 1961

Чуаш дәүләт академия драма театры (К. Иванов исемендәге Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Чуаш дәүләт академия драма театры, чуаш. К.В. Иванов ячӗллӗ Чӑваш патшалӑх академи драма театрӗ) — Чуашстан Республикасының Чабаксар шәһәрендә иҗат итүче сәнгать коллективы, дәүләт оешмасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Н. Коляда. «Баба Шанель» (Шанель «пике»)
Ф. Павлов. «Авылда» (Ялта)
  • Чуаш театры 1918 елның 7 гыйнварында Казанда оештырылган. Чуаш һөнәри театрына нигез салучы, беренче режиссеры — И.С. Максимов –Кошкинский.
  • Беренче куелган спектакле — А.Н. Островскийның «Үзең теләгәнчә яшәмә» (Не так живи, как хочется; Хăв пурăнас тенĕ пек ан пурăн) әсәре.
  • 1920 елның 20 августында театр Казаннан Чабаксарга күчә.
  • Беренче исеме — «Чуаш драмасы», аннары «Чуаш совет күчмә театры».
  • Театрга А.В. Луначарский исемендәге ГИТИСны (милли студия, ССРБ халык артисты М.М. Тарханов курсы, 1947; ССРБ халык артисты В.А. Орлов курсы, 1961), Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтын (А.И.Кацман курсы, 1972; В. К. Смирнов курсы, 1983), М.С. Щепкин исемендәге югары театр укуханәсен (В.П. Селезнев курсы, 1993, 2002) һәм Чуаш дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын (ССРБ халык артисты В.Н. Яковлев курсы, 2011) тәмамлаган артистлар кабул ителә.

Баш режиссерлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

И. С. Максимов-Кошкинский, П. Н. Осипов, К. И. Иванов, Л. Н. Родионов, В. Н. Яковлев.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Беренче елларда урыс һәм чит ил класскларының чуаш теленә тәрҗемә ителгән пьесалары уйнала: А.Н. Островский, Л.Н. Толстой, М. Сухово-Кобылин, Н.В. Гоголь, Д. И. Фонвизин, Ф. Шиллер, Ж. Мольер һ. б.
  • Чуаш драматурглары Ф. Павлов, И. Максимов-Кошкинский, Н. Айзман, М. Трубина, Л. Агаков, А. Эсхель, А. Калган, Я. Ухсай, В. Алагер, Л. Родионов, В. Ухли, Н. Терентьев әсәрләрен куеп, театр үз милли йөзен таба.
  • Театр репертуарына чит ил һәм урыс драматургларыннан И. Франко, Й. Йовков, А. Цагарели, Ж.Б. Мольер, А. Горбачев, А. Н. Островский, А.Н. Толстой, А.С. Пушкин, Б. Дрозд, Г. Башкуев, Н. Коляда; чуаш драматурглары Ф. Павлов, П. Осипов, А. Чебанов, А. Портт, А. Тарасова, О. Тургай, Д. Гордеев, Г. Кириллов, Л. Сачкова, Е. Тикинева һ.б. әсәрләре керә.

Төрле елларда куелган спектакльләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • М. Горький «Карт» (Старик)
  • М. Горький «Кыргыйлар» (Варвары)
  • М. Горький «Тормыш төбендә» (На дне)
  • А.Н. Островский «Ярлылык гаеп түгел» (Бедность не порок)
  • А.Н. Островский «Бүреләр һәм сарыклар» (Волки и овцы)
  • Уильям Шекспир «Отелло»
  • Уильям Шекспир «Уникенче төн» (Двенадцатая ночь)
  • Уильям Шекспир «Виндзор наяннары» (Виндзорские проказницы)
  • Ф.Г. Лорка «Канлы туй» (Кровавая свадьба)
  • И.С. Максимов-Кошкинский «Сатур һәм Илем»
  • Н. Айзман «Лиза Короткова»
  • Н. Айзман «Иванга кияүгә чык» (Выйди, выйди за Ивана)
  • Н. Терентьев «Күке һаман кычкыра» (Кукушка все кукует)
  • Н. Терентьев «Нәрсә ул бәхет» (Что такое счастье?)
  • Н. Терентьев «Җир һәм кыз» (Земля и девушка)
  • П. Осипов «Айдар»
  • Н. Ильбеков, Г. Микушкин «Кара икмәк» (Черный хлеб)
  • И. Петрова «Телей һәм Илем»
  • Ф. Павлов «Авылда» (В деревне)
  • К.В. Иванов «Нарспи»


Яңа репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • И. Тукташ «Каен юлы» (Березовый тракт)
  • Н. Угарин «Бишектәге бала тавышы» (Крик ребенка из колыбели)
  • А. Чебанов «Праски әби оныгын өйләндерә» (Праски кинеми мӑнукне авлантарать)
  • А. Тарасов «Ерактагы бәхет яктысы» (Свет далекого счастья)
  • Ф.Г. Лорка «Бернард Альба йорты» (Дом Бернарды Альбы)


Күренекле артистлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ССРБ халык артистлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Алексей Ургалкин, Борис Алексеев, Вера Кузьмина, Валерий Яковлев

Русиянең һәм Чуашстанның халык артистлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Виктор Родионов, Нина Григорьева, Николай Григорьев, Нина Яковлева

Русиянең атказанган һәм Чуашстанның халык артистлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ефим Никитин, Николай Степанов, Геннадий Терентьев, Иван Геннадьевич Иванов, Валентина Трифонова, Любовь Федорова, Геннадий Большаков, Владимир Семенов

Чуашстанның халык артистлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Елена Шорникова, Валериан Лебедев, Николай Охотников, Валентина Иванова, Валентина Ситова, Вячеслав Александров, Геннадий Медведев, Иван Иванов

«Нәүрүз» фестивалендә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1998 Н. Сидоров «Таңда кыз елавы» (Хÿхĕм хĕрĕн хÿхлевĕ)
  • 2002 А. Тарасов «Ерактагы бәхет яктысы» (Инçет телей çути)
  • 2005 Ф.Г. Лорка «Бернард Альба йорты» (Арçынсăр хĕр арăм)
  • 2009 Д. Гордеев, Г. Кириллов «Моңсу тал авазы» (Хурлăхлă хурама сасси)
  • 2011 А. Цагарели «Ханума» (Евчĕ)
  • 2013 Н. Коляда «Баба Шанель» (Шанель «пике»)

К. Тинчурин исемендәге VII халыкара милли драматургия театр фестивалендә (Казан) А. Порттның «Акча күзне сукырайта» (Укçа чул кастарать) спектакле белән катнаша.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]