Мезолит

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мезолит latin yazuında])
Париж янында мезолит чорына караган калдыкларны эзләү экспедициясе

Мезоли́т (грек. μέσος — урта һәм грек. λίθος — таш) яки урта таш дәверепалеолит һәм неолит арасында булган тарихи дәвер. Безнең эрага кадәр VIII-V меңенче елларга туры килә. Әлеге дәвер климат үзгәрү нәтиҗәсендә уңай табигать шартлары туу белән характерлана: кешеләргә яңа җирләргә күченү мөмкинлеге туа.

Мамонтлар һәм йөнтәс мөгезборыннар үлеп бетә. Элек бозлыклар булган җирләр ылыслы һәм катнаш урманнар белән каплана.

Бу дәвердә Җирдә яшәүче кешеләр саны 10 млн тирәсе була. Үзләштерүгә корылган хуҗалык төре (аучылык, балык тоту, җыючылык) даими рәвештә күченүләргә китергән. Көчсезрәк кабиләләр яши торган урыннардан кысрыклап чыгарылган. Мезолитта кыяга рәсем ясау сәнгате барлыкка килеп киң тарала.

Таш эшкәртү техникасы даими рәвештә камилләшә, яңа хезмәт кораллары уйлап табыла. Пычакка охшаш яссы ташлар, кыргычлар, тишкечләр киң кулланыла.

Хәзерге Татарстан җирендә дә мезолит дәверенә караган берничә торак пункты табылган. Кабы-Копры, Усть-Кама, Сюкеево, Татар Әҗибәе торак урыннарында археологлар күп кораллар тапканнар.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Солтанбәков Б.Ф. Татарстан тарихы. — Казан: ТаРИХ, 2001. — 544 б.
  • Гомуми тарих. Иң борынгы заманнардан алып XIX гасыр ахырына кадәр: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 10 нчы с-фы өчен д-лек / Н.В. Загладин, Н.А. Симония; Русчадан Л.Г. Шәрифуллина тәрҗ. — Казан: Мәгариф, 2008. — 432 б.