Кайбыч районы гербы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кайбыч районы гербы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

Гербның тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Көмеш кырдагы яшел калкулыкта өч якка тармакланып киткән алтын кәүсәле һәм яшел яфраклы алтын чикләвекләре булган имән үсеп утыра.” Гербның символикасы Гербта Кайбыч районының төп байлыгы, мөлкәте - аның табигате сурәтләнгән. Кайбыч районы бик борынгыдан үзенең имәнлекләре белән дан казанган. Имән борынгыдан озын гомер, ныклык, вөҗданлылык, кыюлык, гайрәт, какшамаслык билгесе булып санала. Гербта имәннең символикасы күпкырлы. Риваятьләр буенча, Кече Кайбыч авылы урнашкан төштә бер гаилә төпләнгән. Гаилә башлыгы Хәйбүш исемле булган (гербта бу көчле имән кәүсәсе белән күрсәтелә). Һәр өч улына да туганда Хәйбүш үз исемен биргән (өчкә аерылып китә торган имән кәүсәсе), ә улларын олы, уртанчы һәм кече дип аерып йөрткән . Үсә төшкәч, өлкән уллары Олы Кайбыч җирләренә төпләнгәннәр, ә иң кечесе әтисе янында калган. Моннан Кече Кайбыч атамасы килеп чыккан. Имәннең өчкә тармакланган кәүсәсенең бер ябалдаш астында сурәтләнүе җирле халыкның күпмилләтле булуы турында сөйли: русслар, чувашлар һәм татарлар Кайбыч җирендә тату яшиләр һәм нәтиҗәле хезмәт куялар. Моннан тыш имәннең ябалдашы үзенең силуэты белән район картасын хәтерләтә, шуның белән композициягә үзенә генә хас төсмер бирә. авыл хуҗалыгы район икътисадының нигезен тәшкил итә. Район гербында бу яшел, алтын һәм көмеш төсләр гаммасы белән чагылдырыла. Яшел төс — табигать, сәламәтлек, тормыш үсеше, яңару символы. Алтын — уңыш, байлык, стабильлек, хөрмәт символы . Көмеш — чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кайбыч муниципаль районы гербын эшләү, эшкәртү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдик советның һәм Рәсәй геральдистлар Союзы авторлар төркеме тарафыннан башкарыла.

Аның составында:

  • Рамил Хәйретдинов (Казан ),
  • Радик Салихов (Казан ),
  • Илнур Миңнуллин (Казан ),
  • Константин Мочёнов (Химки),
  • Кирилл Переходенко (Конаково),
  • Галина Русанова (Мәскәү) бар.
  • Герб 2005нче елның 19нчы декабрендә Кайбыч муниципаль районының вәкаләтле органы тарафыннан 21нче карар белән расланган.
  • Герб Рәсәй Федерациясе Дәүләт Геральдик регистрына 2156нчы регистрацион номер белән һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Геральдик реестрына 38нче номер белән кертелгән.