Михаил Кирпонос

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Михаил Кирпонос latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Михаил Кирпонос
Mikhail Petrovich Kirponos.jpg
Туган 12 гыйнвар 1892(1892-01-12)
Вертиевка, Чернигов губернасы, Рәсәй империясе
Үлгән 20 сентябрь 1941(1941-09-20) (49 яшь)
Шумейково тирәсендә, Полтава өлкәсе, УССР, ССРБ
Үлем сәбәбе утлы коралдан ату ярасы[d]
Күмү урыны Парк Вечной Славы[d]
Ватандашлыгы Русия империясе
Әлма-матер М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Һөнәре хәрби хезмәткәр
Катнашкан сугышлар/алышлар Беренче бөтендөнья сугышы, Русия ватандашлар сугышы, Совет-фин сугышы һәм Икенче бөтендөнья сугышы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыI дәрәҗә Ватан сугышы ордены
«Эшче-крестьян Кызыл Гаскәренең XX-еллыгы» медале
Хәрби дәрәҗә янарал-палкауник[d]
Mikhail Kirponos Signature 1941.png

Commons-logo.svg Михаил Кирпонос Викиҗыентыкта

Михаил Петр улы Кирпонос (рус. Кирпонос Михаил Петрович, 30 декабрь 1891 (12 гыйнвар 1892)(18920112), Вертиевка, Чернигов губернасы, Рәсәй империясе20 сентябрь 1941, Шумейково тирәсендә, Полтава өлкәсе, УССР, ССРБ) — совет хәрби эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ярлы керәстиян гаиләсендә туган. Чиркәү-мәхәллә мәктәбендә, аннары земчтво мәктәбендә белем алган. 1909 дән Чернигов губернасының урманчылыкларында урманчы булып эшләгән. 1915 тә гаскәргә алына: Ораниенбаумда әфисәрләр мәктәбе каршысындагы инструкторлык курсларын тәмамлап, Козлов шәһәренә запас полкына җибәрелә. 1917 дә хәрби-филшер мәктәбен тәмамлый һәм Румын фронтына җибәрелә. 1918 дә демобилизацияләнә. Брест солыхы төзелгәннән соң Кирпонос авылына кайтып шура хакимиятен саклау өчен яңадан кулына корал алды һәм фиркагә керде. Баш күтәргән халык отрядларына җитәкчелек итеп, ул Украинаны оккупацияләгән алманнарга каршы көрәште, Кызыл Гаскәрнең беренче украин чәсләрен оештыруда катнашты, Щорс дивизиясендә полк командиры булып, петлюрачылар, акгвардиячеләр һәм төрле атаманнар белән сугышты.

Сугыштан соң Харкауда кызыл командирлар мәктәбе башлыгының сәяси эшләр буенча урынбасары. 1927 дә Фрунзе ис. ЭККГ хәрби академиясен тәмамлый. 1929-1931 дә дивизия ыштабы башлыгының урынбасары, аннары ыштаб башлыгы.

1934 дән ТАССР ҮБК ис. берләшкән татар-башкорт хәрби мәктәбе башлыгы. «Халык дошманнары» белән көрәшүдә зур активлык күрсәткән.[1] 1939—1940 та Совет-фин сугышында катнашкан. 1940 та корпус командиры, Ленинград хәрби бүлгесе сәргаскәре. 1941 дә Киев хәрби бүлгесе сәргаскәре итеп билгеләнә. 1941 нең 9 сетябрендә сугышта һәлак булган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]