Дмитрий Павлов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дмитрий Павлов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Дмитрий Павлов
D. G. Pavlov.jpg
Шәхси мәгълүмат
Туган 23 октябрь 1897(1897-10-23)
Вонюх ав., хәзер Павлово,
Кологрив районы,
Кострома өлкәсе
Үлгән 22 июль 1941(1941-07-22) (43 яшь)
Лефорт төрмәсе (атып үтерелгән)
Сәяси фирка РКП(б), ВКП(б)
Белем М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия[d]
Сугышлар/бәрелешләр Беренче бөтендөнья сугышы, Икенче бөтендөнья сугышы, Русия ватандашлар сугышы, Басмачество[d], Кытай-совет низагы[d], Испания ватандашлар сугышы[d], Халхин-Гол алышлары[d], Совет-фин сугышы һәм Алман-совет сугышы

Дми́трий Па́влов (Дми́трий Григо́рьевич Па́влов ), (23 октябрь 1897(18971023), Вонюх авылы, Кострома губернасы, хәзер Павлово, Кострома өлкәсе, — 22 июль 1941) — совет гаскәр башлыгы армия генералы (22 февраль 1941). Советлар Берлеге каһарманы (21 июнь 1937).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге Кострома өлкәсе Кологрив районы Вонюх авылында туа (хәзер Павлово дип йөртелә).

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша.

1937 елның ноябрь аеннан — Кызыл Армиянең Автобронетанк идарәсе башлыгы (рус. Автобронетанковое управление РККА).

1940 елның 7 июнь көненнән - Көнбатыш аерым хәрби округының гаскәр башлыгы булып билгеләнә.

1941 елның 21 июнь көненнән — Көнбатыш фронт гаскәрләре башлыгы.[1]

1941 елның 22 июлендә, хәрби трибуналның «куркаклык, югары командование рөхсәтеннән башка стратегик нокталарны үз карары белән ташлау, гаскәр белән идарә итә алмау, идарә итү хокукы белән эш итә алмау» карары нигезендә, үлем белән җәзаланган һәм атып үтерелгән. Бүген Мәскәү шәһәре чикләренә кертелгән НКВДның "Коммунарка" атып үтерү полигонында җирләнгән.

1957 елда үлеменнән соң реабилитацияләнгән һәм бар хәрби дәрәҗәләре кире кайтарылган.

2010 елда каһарманның туган җирендә авылдашлары туплаган акчага гранит һәйкәл куелган.[2].


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Генерал-лейтенант П. А. Жилин, член-корреспондент Академии наук СССР // Великая Отечественная война (1941—1945). С. 64: «21 июня Политбюро ЦК ВКП(б) приняло решение о создании на базе западных приграничных военных округов фронтовых объединений».
  2. За памятником Герою Советского Союза Дмитрию Павлову ухаживают ученики Суховерховской школы

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Т. Бортаковский, Расстрелянные Герои Советского Союза. — М. Вече, 2012 г. — ISBN 978-5-9533-6190-3

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Hero of the Soviet Union medal.png  Дмитрий Павлов «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә