Микроблар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Микроблар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Микроблар
Сурәт
Commons-logo.svg Микроблар Викиҗыентыкта

Кайчандыр хәтта галимнәр дә дөньяда иң кечкенә җан ияләре—борчалар дип исәпләгән заманнар булган! Безнең белән янәшә, безнең эчебездә һәм әйләнә-тирәбездә күзгә күренми торган тереклек ияләренең чиксез зур дөньясы яши дип беркемнең дә башына килмәгән. Әгәр борчаны алар белән чагыштырсаң, ул — океан лайнеры почта маркасы белән янәшә баргандагы кебек булыр иде.

Бу гаҗәеп дөньяны галимнәр әйберне бик зурайтып күрсәтә торган при­ бор —микроскоп ярдәмендә ачтылар. Анда да әле тиз генә ышанмадылар!

Ләкин аннары инандылар һәм бу дөнья вәкилләрен бик кечкенә булганнары өчен микроблар («микрос»—«кечкенә» дигән грек сүзеннән алынган) яисә микроорганизмнар дип атадылар. Микроскоп микробларның һәркайсын берәм-берәм карарга мөмкинлек бирде, һәм шул чакта: бу тереклек ияләре гадәттә бердәнбер тере күзәнәктән торсалар да, үзләренең формасы, үзлекләре, тереклек рәвеше һәм тышкы тирәлектә йогынтысы буенча бихисап күп төрле икәнлеге ачыкланды.

Микроблар арасында төп урынны бактерияләр — бер күзәнәкле үсемлек организмнар алып тора. Җир өстендәге тормышыбызның күп очракта шушы бактерияләргә бурычлы булуын әйтергә кирәк. Бактерияләр һәркайда—һавада, җирдә, суда һәм туфракта, үсемлекләрдә һәм хайваннарда яши. Кайбер бактерияләр бик нәзберек була һәм тиз үлә, ә икенчеләре хәтта кайнатуга, өшетүгә, төрле кислота һәм селте, агулар тәэсиренә бирешми.

Гади күзгә күренми торган бактерияләр безнең тормышыбызга бик зур йогынты ясый. Кеше яки хайван организмына эләгеп, бактерияләр кур­ кыныч авырулар — туберкулез, үләт (холера), түләмә (сибирская язва), маңка авыруы (сап), тиф, тамак бакасы (ангина), чума, үпкә ялкынсынуы, төрле чуаннар, кан агуланулар китереп чыгара.

Шулай да файдалы бактерияләр дә бар, алардан башка яшәү шактый кыен булыр иде. Алар сөтне катыкка, кефирны ацидофилинга, ә виноград суын спиртка, серкәгә, шәрабка әйләндерәләр... Ләкин иң әһәмиятлесе — файдалы бактерияләрдән башка бездә сөт тә, икмәк тә, ит тә бик күпкә ким булыр иде!

Эш шунда ки, хайваннарның тереклеге үсемлекләргә бәйле, ә үсемлекләр азот күп булган туфракта бигрәк тә әйбәт үсә. Азотны һавадан алып туф­ ракка күчерүче аерым бактерияләр бар. Алай гына түгел, әгәр Җирдә черетүче бактерияләр булмаса, безнең планетабыз корыган үсемлек һәм үлгән хайван гәүдәләре белән капланган булыр иде. Ләкин махсус бактерияләр аларга черергә ярдәм итәләр. Шулай итеп, корыган үсемлекләр, хайван үләксәләрен тәшкил иткән матдәләр яңадан туфракка әйләнеп кайта.

Бу матдәләр яңа буын үсемлекләр һәм хайваннар үсү өчен азык булып тора.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]