Урта Иделдә миссионерлык оешмалары эшчәнлеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урта Иделдә миссионерлык оешмалары эшчәнлеге latin yazuında])

XIX гасырның икенче яртысында Урта Иделнең чит кавем кешеләре арасында православ миссионерлык эшен актив торгызу күзәтелә башлый. 1773 елда Патшабикәнең указы кабул ителгәннән соң (“Указ о свободе совести”) ислам дине җиңүгә ирешкәч, миссионерлык эшен торгызу рус патша хөкүмәтенең һәм православ чиркәүнең җавабы була. Шул указдан соң ислам динен кабул итүчеләр акрынлап күбәя башлый.

XIX йөзнең икенче яртысында хакимият: «Россия — халыкка теләсә нинди дин тотарга ирек бирә торган ил», — дип кат-кат тәкрарлый. Һәр дин дә бертигез хокуклы, кайсы милләттән булуына карамастан, кануннар империя гражданнарын бертигез яклый, алар бер үк төрле салымнар түли, теләсә нинди хезмәт урынында эшли ала, дип раслый. Ләкин чынлыкта эш башкача тора — православиегә өстенлек бирелә, руслаштыруга юнәлеш тотыла.

XIX йөзнең икенче яртысындагы миссионерлык оешмаларының төп максатлары – ул ислам диненең христианлашкан кешеләр арасында таралуын туктатырга. Ләкин, миссионерларның иң төп эшләү формалары исламга каршы пропаганда алып баруда торган. Шундый эшләү формалары исламга каршы бик күп әдәбият бастыру өчен мөмкинчелек биргән. Үзләренең шактый абруйлы булуларына һәм шул абруйлары белән файдаланып, миссионерлар мөселман-татарларын мәдәни һәм сәяси яктан кысар һәм кимсетер өчен бөтен көчен шул якка юнәлтәләр. Көчләп христианлаштыруга омтылышлар тиешле нәтиҗә бирмәгәч, ул сәясәт икенче форма ала. Хәзер мәгариф эше руслаштыруның төп ысулына әверелә. 1870 елның 26 март кануны буенча, мөселман дини мәктәпләре, мәдрәсәләр Халык мәгарифе министрлыгына буйсындырыла, ә рус теле милли уку йортларының укыту программаларына кертелә. 1860 елдан башлап миссионерлар, татар-керәшеннәрнең православ инану белемнәрен күбәйтер өчен, Урта Иделдә мәгърифәт эшен ачып җибәрәләр.

Миссионерларның төп һәм иң радикаль мәгърифәт эшендә булган метод ул чиркәүләрдә, мәктәпләрдә туган телләрне куллану, чөнки миссионерлар фикеренчә яңа чукындырылган кешеләрнең чын православ дине тиз ныгый тик туган телләрендә генә. Бу сәясәтне алып баручысы Казан педагогы Н. Ильминский.

Миссионерларның ниятләре буенча, чукындырылган чит кавем кешеләрнең балалары миссионерлар мәктәпләрендә туган телләрендә белем алырга, ә чиркәүләрдә “церковнословянский” тел урынына туган тел кулланылырга тиеш булган. Шуның белән Казан губернесында тулы ятьмә миссионер мәктәпләре ачыла, кая чит кавем балаларның туган телләрендә белем бирелә башлый. Мәсәлән: 1878 елда Ильминский Казанда рус булмаган халыклар өчен укытучылар семинариясе оештыра. Семинария татар, мордва, чуаш һем удмурт мәктәпләре өчен укытучы миссионерлар әзерли.

Хөкүмәт сәясәте нигезендә Н.Ильминский системасы ята. Аның асылы шунда: руслаштыру белән «рус булмаган халыклар» миссионерлары, дин әһелләре үзләре шөгыльләнергә тиеш була. Ул кадрларны әзерләү махсус уку йортларына йөкләнә. Н.Ильминский тәгълиматы болар белән генә чикләнми, әлбәттә, һәм ул гаять күпкырлы була.

Болар барысы да рус булмаган халыкларда каршылык тудыра. 60 нчы елларда керәшеннәрнең исламга кайтуы янә массакүләм төс ала. 1866 — 1868 елларда Казан губернасында 12 мең керәшен ир-аты православиедән баш тарта.

Рус миссионерларының мәгърифәт эшләре мәктәп ачулар белән генә чикләнми. Грамматика, сүзлекләр төзиләр һәм укыту текстлары белән җыентык хәзерлиләр.

Тәрҗемә итү эшен Ильминский башлап җибәрә соңыннан 1876 елда бу эшне дәвам итә берничә институт (Тәрҗемә итү комиссиясе, Духовная Академия, Изге Гурий берләшмәсе һәм Казан үзәк крәшен мәктәбе).

18781879 елларда, яңа салымнарга һәм йөкләмәләргә, милли-дини көчәюгә каршылык йөзеннән, татар крестьяннарының көчле хәрәкәте күтәрелә. Бу хәрәкәтнең үзәгендә Спас өязенең Урта, Түбән, Зур Тигәнәле авыллары тора.

Миссионерлар православ инану чит кавем кешеләрнең туган телләрендә укыту, аның торышын икенче кавем кешеләр арасында ныгытыр – формаль христианнар, соңыннан ислам диненә каршы булырлар, үзләре миссионерлар булып китеп христиан булмаган кешеләрне бу дингә тартырлар дип өметләнгәннәр. Икенче өметләре яңа буын үстерү һәм аларның русларга карата кардәшлек хисләрен уяту.

Әмма ләкин Рус Православ чиркәүенә һәм хөкүмәтнең кайбер даирәләрәләренә, рус чиркәү текстларын тәрҗемә итү һәм туган телләрендә белем бирү бик ошамый. Оппозиция фикеренчә мондый чара чит кавем кешеләре арасында национализм үсеп чыгуы момкинчелеге булыр дип әйтәләр. Үзенекендә торган миссионерлар, руслаштыру православие нәтиҗәсе булырга тиеш дип далиллиләр.

Исламга каршы моназара алып бара алган миссионерларны эзерли торган бик күп оешмалар һәм институтлар яшәп килгән. Мәсәлән, Казанская духовная Академия 1854 елда “Миссионерский Противомусульманский отдел” ачып җибәрә. Бу миссионерларның бурычлары мөселман авылларына барып кешеләрне моназара яки бәхәскә җәләп итергә тиеш булганнар. XIX г. 90-нчы еллар уртасында дәүләттә 44 епархальный комитет яшәп килгән. Алар арасында 16 комитет исламга каршы пропаганда алып бару белән шөгыльләнгән. Исламга каршы миссионерлык әдәбияты зур үсеш ала. Исламга каршы материаллар туплаган басмалар арасында икесе иң әһәмиятле:

  1. Православ Әңгәмәдәш яки Православный Собеседник, икенче материаллар рәтендә исламга каршы да материаллар бастырган;
  2. МПС – исламга каршы гына материаллар туплаган. Бу җыентыкта тупланган төп материаллар (Противомусулҗманского отделения Казанской Духовной Академии) студентларның магистырлык һәм кандидатлык диссертацияләре була.

Рус миссионер әдәбияты мөселманнарга билгеләнмәгән. Миссионерларның эшләре эчке билгеләргә ия булган, ягъни икенче миссионерларны ислам дине белән таныштырырга һәм православ руханилары, исламга яңадан кайткан татар-керәшеннәренә каршы көрәш алып бару өчен кулланманы файдаланырга тиеш булганнар. Миссионерларның эшләре күбрәк керәшеннәргә кагылышлы булган. Әмма ләкин Ф. Брайн-Беннигсен фикеренчә, миссионер әдәбиятынең төп өлеше укымышлы рус җәмгыятенә билгеләнгән. Рус халкының ислам дине белән танышуыннан тыш, ислам дине Россиягә сәяси куркыныч күрсәтергә мөмкин дигән төп әһәмиятле факторны күрсәтергә омтылганнар. Миссионерлар, ислам динен империя эчендә шеш, ә россия мөселманнарын дошман кебек күргәннәр, алар моны бетерергә, юк итәргә теләгәннәр.

Исламга каршы пропаганда алып барудан кала, миссионерлар мөселманнарны мәдәни һәм сәяси яктан, кысаларга һәм кимсетергә тырышалар. Миссионерлар мөселманнарга караганда мөфтине сайлаган яки куйган вакытта бик зур йогынты ясый алганнар. Алар гомумән Мөфтият институтына каршы булалар һәм аны ботенләй бетерергә теләгәннәр. Шулай ук миссионерлар цензураны кертеп җибәрү белән мөселманнарга авырлыклар тудырганнар. Татар мәгърифәтчелек үсешенә каршы миссионерлар тарафыннан зур көрәш алып барыла. Шулай ук татарларның үз басмаханәләрен ачулары да тыела башлый. Бу көрәш төрле формаларда алып барыла. Аларның арасында иң мөһим урында торган басмачылык һәм татар телендә басылган православ китапларны тарату һәм башка төрки телләрдә. Кыскасын әйткәндә, миссионерлар хөкүмәтнең мөселманнарга карата либераль эш алып баруны ачык тәнкыйть иткәннәр.

Дингә каршы көрәш совет хакимияте елларында яңа көч белән кабынып китә. Әмма 1917 елдан 1920 елга кадәр сузылган һәм дини оешмаларга кавалерия атакалары белән истә калган Гражданнар сугышыннан соң, стратегик сәбәпләр аркасында, күрәсең, Мәскәү хөкүмәте исламга карата чагыштырмача сак карашта тора һәм дистә еллар буе мөселман дини даирәләре белән теләсә нинди бәрелештән сакланырга тырыша. Исламның хокукый һәм икътисади нигезләренә һөҗүм соңрак башлана. 1924 елда шәригать хөкемнәре бетерелә. 1928 елда барлык дини мәктәпләр һәм мәдрәсәләр ябыла (1917 елда аларның саны 15 мең чамасы була. 1912 елда 45 мең руханилы 26 мең мәчет эшләсә, 1941 елда алар бары тик бер меңгә генә кала.) 1927 елда илдә «Сугышчан алласызлар берлеге» дигән массакүләм оешма төзелә. Аның әгъзалары, атеистик белемнәр таратуда катнашып кына калмыйча, гыйбадәтханәләрне ябу һәм җимерүне башлап йөрүчеләр дә була. 5 елдан ул 50 меңнән артыграк кешене берләштерә. Диндарлар кулыннан тартып алынган мәчет биналары төрле-төрле роль үти. Күп кенә мәчетләр, башлангыч мәктәп буларак кулланыла.

1932 елда Аллага ышанучыларны һәм руханиларны эзәрлекләү башлана, аларны паразитлыкта, алдауда, контрреволюцион саботажда, 1936 елдан исә — Япония, Германия һәм Англия файдасына шпионлык итүдә гаеплиләр. Меңләгән рухани һәм дин тотучы әнә шулай Ватанга хыянәттә гаепләнеп, җәзалап үтерелә, бүтәннәре исә лагерьларда кырыла.

Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы чорда Совет хөкүмәте белән мөселман дөньясы арасында чагыштырмача тынлык урнаша, һәм бу дәвер И.Сталин үлгәнче дәвам итә.

1954–1964 елларда дингә каршы кампания яңадан көчәя. Ун ел эчендә эшләп килгән мәчетләрнең күпчелеге ябыла. Н.Хрущев хакимияттән җибәрелгәч, Совет хөкүмәтенең мөселманнарга мөнәсәбәте яңадан үзгәрә, һәм бу дәвер Л.Брежнев вафат булганчы дәвам итә. Тупас һөҗүмнәр йомшара төшә, исламга каршы үгет-нәсихәт «гыйльмирәк» төс ала. Бу инде безнең буын югары уку йортларында «Фәнни атеизм», «Фәнни коммунизм», «Диалектик материализм» өйрәнеп йөргән чор. Әнә шулай, христиан идеологлары һәм миссионерлары гасырлар дәвамында чишә алмаган мәсьәләләр яңа атеистик идеологиягә йөкләнә. Мәчетләреннән куылган кешеләр, ярым яшерен рәвештә булса да, дин тотуларын дәвам иттерә. Атнасына бер тапкыр булса да, җомга намазын аерым өйләргә җыелып укыйлар, ислам дине йолаларын өлешчә булса да үтәргә тырышалар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Исламо-христианское пограничье: итоги и перспективы изучения. — Казань: АН. РТ, 1994.
  • Каримуллин А. Г. Татарская книга пореформенной России. — К: татар. кн. Изд-во, 1983 — С. 235-238.


Калып:Uncategorized