Тау ягы керәшеннәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тау ягы керәшеннәре latin yazuında])
(Мәлки керәшеннәре битеннән юнәлтелде)
Тау ягы керәшеннәре
яшәү җире

ТР Кайбыч районы, Казан, Чувашстан

Теле

татар теленең мишәр диалекты тау ягы керәшеннәре сөйләше

Дине

христианнар, тәңречеләр

Бүтән халыкка керүе

татарлар

Тау ягы керәшеннәре, ырым керәшеннәре яки мәлки керәшеннәре — керәшен татарларының Тау ягында яшәүче үзенчәлекле бер төркеме. Кайбыч районының якынча 25 % халкын тәшкил итәләр (4 мең кеше тирәсе). Башка керәшеннәрдән аермалы буларак мишәрчә сөйләшәләр. Биредә шулай ук чукынмаган керәшеннәр яши (Ырым Тәрбите, Камыллы авыллары). Ләкин чукынган керәшеннәрдә дә христианлык белән бергә тәңречелек күзәтелә. Тау ягы керәшеннәре формалашуында чуашларның һәм мишәр татарларының өлеше зур дип баралар.

Нугайлар белән бәйләнешләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чукындырылган татарларның бабалары арасында нугайлар да булырга охшый. Әйтик, Хуҗа Хәсән авылында язып алынган бер риваять буенча, ул авылга нигез салучы Чистай ягыннан килгән «Улыби-Ульби» нәселеннән була. Шул ук вакытта Казанны саклаучы нугайлар башында «Улы би» торуы билгеле.

Аннан соң, кайбер мәлки керәшеннәре торган авылларга «Морза бабай» нигез салу турында сүзләр бар. Ул Әрә (Тукай) авылыннан килә. Тукай авылы янында булган Күгәй авылында исә бер кызыклы шәҗәрә табылган. Анда әйтелә: Казан бик — Күгәй бик — Исәнбулат — Сөләйман — Акбатыр- Зәйни — Ахмәди — Султан — Хайулла — Адиятулла. Шәҗәрә башында торучы Казан бикнең исеме Хозесан авылына нигез салучы «Кузя Хасан би» исеменә бик якын. Югарыдагы «Улы би» титулы һәм бу шәҗәрәдәге буыннар санын карасак, мәлки керәшеннәре оешуда нугайларның да катнашуын чамаларга була. Билгеле, бу нугайлар тау ягында — Татарстан территориясенең Иделнең уңъягында урнашкан өлешендә — татарларның мөселман динендә булган өлеше оешуда да катнашканнар (мәсәлән, Тәтештән көньякта Кият елгасы бар. Бу топоним кыят кабиләсе исеменнән: Алтын Урдада һәм Нугай Урдасында билгеле кабилә). Әле XVII гасыр башларында да шушы елга янында «Нугай станы» дигән урын билгеле булган

Чуашлар белән бәйләнешләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәлки керәшеннәре (документларда аларның бер өлешен XVIII йөздә чуаш дип язганнар) 16 йөзнең беренче яртысында гына христианлаштырыла. Аңарчы «татар» булып йөрүчеләренең авылларында мәчетләр дә булган. «Чуаш» төркеме, ахрысы, мәҗүсиләрдән торган, чөнки бу төбәктә бик күп мәҗүсилек билгеләре сакланып калган.

Биредәге керәшен авыллары Татарстан белән Чуашстан чигендә урнашканнар. Күрше булып торган татар һәм чуаш авыллары элек-электән бер-берсе белән нык аралашканнар. Бу төбәктәге татарлар һәм чуашлар арасында гаилә бәйләнешләре дә көчле булган, киленнәрне чуашлардан алу гадәти күренеш булып саналган. Әмма чуаштан килгән киленнәр керәшен гаиләсендә бик тиз генә татарча сөйләшүгә күчеп киткәннәр. Биредәге авылларда яшәүче керәшеннәрнең күпчелеге ике телдә: чуашча да, татарча да яхшы сөйләшәләр.

Авыллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авыл исемнәре, зиратлардагы кабер ташлары бу авылларга нигез салучыларның исемнәре белән бәйле булса кирәк. Мәсәлән, Куясан авылы — Хуҗа Хәсән, Мәлки — Мәүликәй, Кырбаш — Корбангали, Тәрбит — Тәңребирде һ. б. Ырым Тәрбит авылы янындагы зиратта (бу авыл кешеләре аны мазар, мазарлык дип әйтәләр) кабер ташлары сакланган, шуларның берсендә Тугаш улы Тәңребирде исеме һәм ташның 1550 елда язылган булуы турында мәгълүматлар бар (Филиппов, 1914, 462—464).

Һәр авылда кирәмәт урыны бар (анда йә чокыр булган, яисә агач үсеп утырган һәм ул урыннарга акча ташлаганнар, корбан чалганнар).

Мәлки керәшеннәре — чуаш, казан татарлары, мишәрләр һәм нугайлар «кисешкән» районда. Галимнәрнең күптән күзәтүләре буенча, мондый чик буе төбәкләрендә төрле төркемнәр кушылып, этник аң йомшый. Бәлки бу сәбәп христиан диненең шундый җирләрдә таралуын җиңеләйткәндер.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]