Татарстан греклары
Татарстан греклары | |
Үз аталышы |
грек. Έλληνες |
---|---|
гомуми сан |
477 (2010) |
яшәү җире | |
Теле | |
Дине | |
Бүтән халыкка керүе |
Татарстан греклары (Татарстан юнаннары, грек. Έλληνες — эллиннар[1][2]) — грек халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә үзләрен болгар дип атаучыларның саны 477 кеше тәшкил иткән.[3][4] 2002 елда исә Татартсан территориясендә 488 грек кешесе яшәгән.[5] Татарстан грекларының күбесе Татарстанның башкаласы булган Казанда яши.[6]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстанның грек диаспорасы чагыштырмача яшь. 1917 елга кадәр биредә күп булмаган санда греклар яшәгән, нигездә, катнаш никахларда булганнар. 20 гасырның 30-40 елларында Казанга укырга яки эшкә урнашырга килгән греклар килә. Мәсәлән, Казан университетының тарих факультетында борынгы грек һәм латин телләре укытучысы Е.К. Ипполитова була.[6]
Казанда греклар санының алга таба үсеше күбесенчә шәһәр вузларында белем алу белән бәйле. Татарстан башкаласының фәнни-мәгариф абруе Кавказ, Урта Азия һәм башка төбәкләрнең югары уку йортларыннан абруйлырак торган. 60-80нче елларда грек студентлары Казан дәүләт университында, химия-технология, инженер-төзелеш, авыл хуҗалыгы, ветеринария, медицина институтларында һәм Казанның башка уку йортларында күренә башлый. Уку тәмамлангач, аларның күбесе биредә яшәргә һәм эшләргә кала.[6]
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәзерге вакытта Татарстанда ярты меңгә якын грек яши. Алар 2001 елның маенда теркәлгән «Демос» Татарстан Республикасы грекларының милли-мәдәни автономиясен оештыру инициаторлары һәм турыдан-туры оештыручылары булалар. 12 кеше кергән оешма советы җитәкчелек итүче орган булып тора. Җәмгыять әгъзалары саны 428 кеше тәшкил итә. Оешманың төп максатлары һәм бурычлары булып рухиятне, мәдәниятне, халык традицияләрен, телне, грекларның гореф-гадәтләрен торгызу, дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү тора.[6]
Күренекле Татарстан греклары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Анастасов Георгий Николаевич — грек җәмгыяте рәисе.
- Е.К. Ипполитова — Казан университетының тарих факультетында борынгы грек һәм латин телләре укытучысы.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Эллины // Большой Энциклопедический словарь. — 2000.
- ↑ Эллины // Словарь иностранных слов, вошедших в состав русского языка.- Чудинов А.Н.. — 1910.
- ↑ Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2012-03-01, retrieved 2022-01-02
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2020 елның 13 май көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ Всероссийская перепись населения 2002 года 2013 елның 21 апрель көнендә архивланган.: Население по национальности и владению русским языком по субъектам РФ 2006 елның 4 ноябрь көнендә архивланган.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 «Национально-культурная автономия греков РТ «Демос».