Татарстан месхет төрекләре
Татарстан месхет төрекләре | |
яшәү җире | |
---|---|
Теле | |
Дине | |
Бүтән халыкка керүе | |
Кардәш халыклары: |
Татарстан месхет төрекләре (төр. Ahıska Türkleri, гөрҗ. თურქი მესხები) — месхет төрекләренең бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме.
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә төрекләр саны 486 кеше тәшкил иткән.[1][2] Аларның якынча 50 кешедән алып[3] 70кә кадәрен месхет төрекләре тәшкил итә.[4]
Татарстан месхет төрекләренең күпчелеге Казанда яши, аннан кала Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә дә яшиләр.[3]
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстанда месхет төрекләренең беренче вәкилләре Кол Шәриф мәчетен төзү өчен ялланган хезмәткәрләр буларак барлыкка килә,[4][3] соңрак сәнәгать төзелеше вакытында, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә дә яши башлыйлар. Асылда, месхет төрекләре диаспорасы индустриаль миграцион агымнарның йогынтысы нәтиҗәсендә формалашкан.[3] Хәзерге чорда күпчелек месхет төрекләре әлеге милләт вәкилләре күпләп яшәгән якларга күченеп китә башлаган.[4]
Месхет төрекләренең тарихи яшәү территориясенә хәзерге Грузиянең Самцхе-Җавахети краеның өч административ районы, Адиген, Ахалцих һәм Аспиндз, шулай ук Төркиянең чиктәш районнарына туры килә. Мәсхетиннарның зур булмаган төркеме Аджариянең көнчыгышында һәм хәзерге Төркиянең төньяк-көнчыгышында яшәгән.
Мәдәният
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстанда месхет төрекләренең «Ахиска» иҗтимагый оешмасы 2004 елда оеша.[3]
Тыныч этникара, эшлекле һәм кеше мөнәсәбәтләре микроклиматы әлеге халык вәкилләренең монда даими яшәү урыны табарга теләвендә сизелерлек роль уйнаган. Соңрак Татартсан месхет төрекләре Мәскәү, Ташкент, Стамбул һәм Әнкара, Анталия һәм Краснодар милли иҗтимагый оешмалары белән элемтәләрне җайга сала башлаган.[4]
2004 елның декабреннән месхет төрекләренең республика иҗтимагый оешмасы Татармтан Республикасы халыклары ассамблеясе составына керә, бу аларның эшчәнлеген сизелерлек активлаштыра.[4]
Татарстан халыклар дуслыгы йортында беренче тапкыр месхет төрекләре Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. Диаспора эшне активрак алып бара: күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә төрек бүлеген ачу планлаштырыла, моның өчен дәреслекләр һәм күрсәтмә әсбаплар сатып алына. Үзешчән сәнгать түгәрәкләре оештырыла, халык тарихын өйрәнү, балалар рәсеме конкурсын үткәрү күздә тотыла. Бу уңай этнокультура процесслары Татарстан җирендә диаспораның нәтиҗәле үсешенә ышаныч тудыра.[4]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Официальный сайт Всероссийской переписи населения 2010 года. Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2012-03-01, retrieved 2021-01-23
- ↑ Всероссийская перепись населения 2010 года. Официальные итоги с расширенными перечнями по национальному составу населения и по регионам. 2020 елның 13 май көнендә архивланган.: см. 2012 елның 18 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 В Татарстане полсотни турок-месхетинцев
- ↑ 4,0 4,1 4,2 4,3 4,4 4,5 Общественная организация турок-месхитинцев Татарстана «Ахиска»
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Турки-месхетинцы // Народы России. Атлас культур и религий. — М.: Дизайн. Информация. Картография, 2010. — 320 с. — ISBN 978-5-287-00718-8.
- Симоненко В. А.Месхетинские турки: историческая судьба и проблемы культурной адаптации / Диссертация. Краснодар: КубГУ, 2002.
- Enders Wimbush S., Wixman R. The Meskhetian Turks: A New Voice in Central Asia // Canadian Slavonic Papers 27, № 2-3 (Summer and Fall, 1975): 320—340.
- Nekrich A. The Punished Peoples: The Deportation and Fate of Soviet Minorities at the End of the Second World War. New York: W. W. Norton, 1978 (ISBN 0-393-00068-0).