Аргаяш милли округы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аргаяш милли округы latin yazuında])
Аргаяш милли округы
Нигезләнү датасы 17 гыйнвар 1934
Дөнья кисәге Азия
Дәүләт  СССР
Башкала Аргаяш
Административ-территориаль берәмлек Чиләбе өлкәсе
Халык саны 88 900
Гамәлдән чыгу датасы 17 ноябрь 1934
Мәйдан 6772 км²
Карта

Аргаяш милли округы (рус. Аргаяшский национальный округ, баш. Арғаяш милли округы, Arƣajaş milli okrugь) — Чиләбе өлкәсе составында башкорт милли округы. 1934 елның гыйнвар-ноябрьдә бар булган.

Үзәге — Аргаяш шәһәр тибындагы бистәсе.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елның 15 ноябрендә чыккан Башкорт Үзәк советы карары буенча, Урал аръягы башкортлары Кече Башкортостанның Аргаяш кантонына кертеләләр; 1934 елның 17 гыйнварына кадәр Аргаяш кантоны Башкорт АССР составында административ-территориаль берәмлек буларак булган.

Урал өлкәсе эчендә анклав булган Аргаяш кантоны 1934 елда өр-яңадан барлыкка килгән Чиләбе өлкәсе составына «Аргаяш башкорт милли округы» статусында кертелә.

Округ Коншак һәм Аргаяш районнардан торган.

1934 елның 17 ноябрендә БҮБК Президиумы карары белән Аргаяш милли округы бетерелә.

Милли состав[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1926 елның җанисәбе буенча:[1]

Милләт Кешеләр саны %
башкортлар 40 984 40,64
руслар 31 897 31,63
мишәрләр 17 352 17,39
башкалар 10 438 10,35
Барлык 100 851 100,00

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]