Кәпәй-Кобау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кәпәй-Кобау latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Кәпәй-Кобау
Ил Русия
Җөмһүрият Башкортстан
Район Бүздәк районы
Координатлар 54°28'N, 54°20'E
Халык саны 949 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав мөселман-сөнниләр
Сәгать кушагы UTC+5, җәен UTC +6
Телефон коды 34773
Почта индексы 452703

Кәпәй-Кобау'Башкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы. Кәпәй-Кобау авыл советы үзәге. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 949 кешенең яшәве мәгълүм.[1]

Сыйфатлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәпәй-Кобау авыл советына Казаклар-Кобау, Батырша-Кобау, Каранбаш, Зур Өчтүбә авыллары керә. Авылны район үзәге белән (Бүздәк) асфальт юл (18 км) тоташтыра. Көненә өч мәртәбә маршрут килә (06.30, 13.45, 18.30). Кәпәй-Кобау белән Каранбаш арасында яхшыртылган, вак таш белән күтәртелгән грунт юлы бар. Җәй көне Каранбаш аша Туймазы районы, Төпкилде авылы тирәсендә М5 юлына чыгу мөмкинлеге бар Зур Өчтүбә авылына яхшыртылган грунт юлыннан барып була. Зур Өчтүбәдән 500 метрда Өфә-Кандыр электр поезды туктый, “1396 км” тукталышы.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елда үткәрелгән авыл хуҗалыгы исәбен алу мәгълүматларыннан Өфә губернасы Бәләбәй өязенең Чокадытамак вулысы, Кәпәй-Кобау авылында 367 хуҗалыкта 2325 кеше яши, шул исәптән 461 хуҗалыкта 2074 татар, 44 хуҗалыкта 251башкорт.[2] Өч ел узуга, 1920 елда Бүздәк вулысы, Кәпәй-Кобау авылында 412 хуҗалыкта 2255 татар яши.[3]

Халык саны
2010[4]
949

2002 елда авыл халкының 70 проценты башкорт итеп яздырылган, алайда татарлар (28%) әле бар.

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтмулла Солтанов исемен йөртүче урта мәктәп, “Кояшкай” балалар бакчасы эшли.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китапханә, мәдәният йорты

Авылның атаклы кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җитештерү тармагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкның төп шөгыле – авыл хуҗалыгы һәм сәүдә. СПК "Кыдаш" күмәк хуҗалыгы, кибетләр

Географик урынлашу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]