Имаметдин Сәйфуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Имаметдин Сәйфуллин latin yazuında])
Имаметдин Сәйфуллин
Туган телдә исем Имаметдин Җәлалетдин улы Сәйфуллин
Туган 16 ноябрь 1855(1855-11-16)
РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Иске Килем
Үлгән 1923(1923)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әгерҗе районы, Чулпан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре мәгърифәтче, педагог, дәреслек авторы
Җефет Миңлеҗиһан Колбарисова
Балалар кызлары Өммегөлсем, Миңлехәнифә, Хәдичә
улы Мөхәммәтдин

Имаметдин Сәйфуллин, Имаметдин Җәлалетдин улы Сәйфуллин (1855 елның 3 (16) ноябре, РИ, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе, Иске Килем1923 елның ахыры, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әгерҗе районы, Чулпан) — күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог, «Яңа әлифба» китабы (1892) авторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1855 елның 3 (16) ноябрендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге БР Бүздәк районы) Иске Килем авылында Тәфкилев морзалар(рус.) утарында туган. Әтисе — Вятка губернасы (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы) Балтач авылы керәстияны — алпавыт Тәфкилевларда кучер булып торган. Имаметдин кечкенәдән зиһенле бала була. Аның зирәклегенә алпавыт Г. И. Тәфкилев игътибар итеп, Ырынбурдагы Татар укытучылар мәктәбенә укырга керергә булышлык иткән. 1877 елда мәктәпне «бик яхшы» билгеләргә тәмамлаган И. Сәйфуллин земство карамагындагы рус-татар һәм рус-башкорт башлангыч мәктәпләрендә укытучы булып эшли башлый[1].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1877-1881 елларда Бәләбәй өязе Иске Дамәй авылы башлангыч мәктәбендә рус теле укыта.

1881-1884 елларда Уфа өязе Арслан авылында укыта.

1884-1897 елларда Орск өязе Темәс авылы мәктәбендә укыта.

1897-1902 елларда Бәләбәй өязе Кыргыз-Миякә авылы мәктәбендә эшли.

1903 елда Верхнеуральск өязе рус-башкорт мәктәбендә укыта.

1908-1910 елларда Бәләбәй өязе мәктәпләрендә эшләп, отставкага чыга.

Отставкага чыккач, әтисенең туган ягына (Әгерҗе) кайта һәм укытучы булып эшләвен дәвам итә.

1912 елдан Иж-Бубыйдагы рус-татар ир балалар мәктәбендә укыту бүлеге мөдире булып хезмәт куя.

1915-1917 елларда Әгерҗе, Балтач, Салагыш мәктәпләрендә эшли.

1923 елның ахырында хәзерге Әгерҗе районы Чулпан авылында[2] вафат.

«Яңа әлифба»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар мәгърифәтчеләреннән беренчеләрдән буларак[3], аваз методына нигезләнеп язылган «Яңа әлифба» китабын (1892) [4] бастыра.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны (1879 елда өйләнешкәннәр) Миңлеҗиһан Шаһвәли кызы Колбарисова (1858 елда Уфада туган) гимназияне алтын медальгә тәмамлаган, татар балаларына 46 ел рус теле укыткан, 1924 елда пенсиягә чыккан, Хезмәт Батыры исеме алган.

Биш бала үстергәннәр, алар да укытучы һөнәрен сайлаган. Сәйфуллиннарның өченче-дүртенче буыннарында да укытучылар бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992. 216-218нче бит. ISBN 5-298-01052-0

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]