Урал алды

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Урал алды latin yazuında])
Урал алды
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Пермь крае[1], Башкортстан, Удмуртия һәм Ырынбур өлкәсе
Карта

[1]

Башкортостандагы Урал алды. Җиргәнтау таулары.

Урал алдыУралның көньяк битләүләренә тоташып яткан мәйдан. Башлыча, Печора һәм Чулман (Кама) елгалары бассейннары, Көнчыгыш-Европа тигезлегенең кырый өлеше.

Урал алды Пермь крае, Башкортстан, Удмуртия һәм Ырынбур өлкәләрендә урнашкан.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урал алдының төньяк өлешендә Печора уйсулыгы урнашкан. Көньяктарак Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы һәм башкалар ята.Урал алдының күп өлешен ылыслы урманнар алып тора. Көньяктарак яфраклы агачлар белән кушылган, кайбер урыннарда яфраклы агачлар күпчелек җирләрне каплаган. Төньяк чикләрдә — тундра. Көньяк чикләрдә далалар, алар күп урыннарда сөрелгән. Урал алдында нефть, табигый газ, ташкүмернең зур яткылыклары бар (Тиман-Печора нефть - газ бассейны, Идел-Урал нефть һәм газлы өлкәләренең көнчыгыш өлеше.

Башкорт Урал алдының барлыкка килүенә магматик һәм метаморфик токымнардан торган борынгы кембрийга кадәр чор нигез булып тора. Фундаментның өске катламы Татар, Пермь-Башкорт һәм Ырынбур көмбәзеннән (җыелмаларыннан) тора. Аларга җир өстенең түбәндәге рельефлары туры килә: конус кебек останецлар белән бүлгеләнгән Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгы (диңгезе биеклеге дәрәҗәсеннән - 450 метр), Стәрлебаш-Федоровка калкулыгы, Гомуми Сыртның тәбәнәк калкулыклары белән Төньяк сыртлар (диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән 300-500 метр), Чулман-Әй тигезлеге, Әй буе тигезлеге (диңгез биеклеге дәрәҗәсеннән 200-350 метр).

Урал алдында аз сулы акмый яткан, ара-тирә әкрен генә аккан күлләр һәм елгалар (кушылдыклары белән Чулман, Печора һәм Агыйдел) бик күп.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ямалов С. М., Баянов А. В., Мулдашев А. А. Разнообразие степных сообществ Предуралья Республики Башкортостан и вопросы их охраны. Вестник Башкирского университета. 2012. Т. 17. № 4.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 GEOnet Names Server — 2018.