Печора

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Печора latin yazuında])
Печора
География
АТБ Ненец автономияле округы, Коми Республикасы
Ил Россия
Координатлар 62°12'6.1"тн, 59°25'54.8"кнч, 68°18'27.0"тн, 54°25'0.1"кнч
РДСР 03050100112103000057306
Tarddiad Урал таулары Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Печорское море Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 322 000 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 1809 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 4100 м³/с Edit this on Wikidata
Карта

Печора яки Пичура[1] (рус. Печора, коми Печӧра, нен. Санэро’’ яха) — Россиянең Европа өлешендә төньяк-көнчыгышында урнашкан елга. Озынлыгы 1809 км, бассейнның мәйданы 322 мең км². Төньяк Урал тауларыннан башланып, Печора түбәнлеге буйлап ага. Баренц диңгезенең Печора култыгына коя. Кар, яңгыр сулары белән туена. Октябрь-ноябрьдә боз белән каплана, май аенда боздан арына.

Төп кушылдыклары — Уса, Лая, Шапкина, Щугор, Илыч (уң), Ижма, Кожва, Пижма, Силма, Сула (сул). Коелган урынында уртача су чыгымы 4100 м³/сек. Елга көймәләр йөреше Троицко-Печорскига кадәр, җәй һәм көз көне — Усть-Уньяга кадәр. Диңгез көймәләре Нарьян-Марга кадәр керә алалар. Балык тотыла. Бассейнында ташкүмер (Печора күмер бассейны), карамай (Ухта) һәм газ чыганаклары бар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Jaꞑalif» журналы, 1929