Әләрә Закирова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әләрә Закирова latin yazuında])
Әләрә Закирова
Туган 24 июль 1941(1941-07-24) (82 яшь)
Бүздәк районы, БАССР, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре галим, кардиолог

Әләрә Закирова (24 июль 1941 ел) — кардиолог-галим, югары мәктәп укытучысы. Медицина фәннәре докторы (1995), профессор (1998). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2001) һәм атказанган табибы (1996), Россия Федерациясенең мактаулы кардиологы (2011).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әләрә Нурмөхәммәт кызы Закирова 1941 елның 24 июлендә БАССР‑ның Бүздәк станциясе бистәсендә туган.

1965 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый. 1966 елга кадәр Уфаның 1‑нче поликлиникасында, 1968 елдан алып Республика клиник дәваханәсендә эшли. 1972 елдан Башкорт дәүләт медицина институтында укыта, 1997 елдан — өстәмә профессиональ белем бирү институтының клиник кардиология кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әләрә Закированың эшчәнлеге гипертония авыруы, йөрәкнең ишемия авыруы, хроник йөрәк хәлсезлеге патогенезын, аны диагностикалау һәм дәвалауны; йөрәк авыруларын дәвалаганда антиоксидантлар, блокаторлар, диуретикларны һәм башка чараларның нәтиҗәлелеген өйрәнүгә багышланган. Аның катнашлыгында стенокардияне церулоплазмин файдаланып дәвалау ысулы эшләнә һәм республика дәвалау‑искәртү учреждениеләрендә куллануга кертелә.

Закирова Әләрә Нурмөхәммәт кызы — 600гә якын фәнни хезмәт авторы. Башкортстан кардиологлар гыйльми җәмгыяте президенты (2000 елдан алып). «Пурпур йөрәк» милли премия лауреаты (Мәскәү, 2010).

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Современные подходы к диагностике и лечению инфекционного эндокардита: руководство для врачей. Уфа, 2008 (автордаш);
    • Диагностика и лечение острого инфаркта миокарда с элевацией сегмента ST. Уфа, 2009 (автордаш)
    • Тромбоэмболия легочной артерии: диагностика, лечение и профилактика. Уфа, 2009 (автордаш)

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2001)
  • Башкортстан Республикасының атказанган табибы (1996)
  • Россия Федерациясенең мактаулы кардиологы (2011)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]