Гайсә Еникеев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гайсә Еникеев latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Гайсә Еникеев
Гайса Хамидуллович Еникеев (Еникиев, 1864-1931) в 1910.png
Туган телдә исем Гайсә Хәмидулла улы Еникеев
Туган 2 июль 1864(1864-07-02)
Бәләбәй өязе, Каргалыбаш, Өфә губернасы
Үлгән 1931(1931)
Уфа, РСФСҖ, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Җөмһүрияте, ССҖБ
Күмү урыны Өфә мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе байрагы Русия империясе
ССБР байрагы ССРБ
Һөнәре сәясәтче
Эш бирүче «Хөсәения» мәдрәсәсе
Сәяси фирка Конституцион-демократик фирка[d]
Гайса Хамидуллович Еникеев (Еникиев, 1864-1931) подпись.png

Commons-logo.svg Гайсә Еникеев Викиҗыентыкта

Гайсә Еникеев (2 июль 1864(18640702), Каргалыбаш, Бәләбәй өязе, Өфә губернасы, хәзерге Благовар районымарт, 1931) — сәясәтче, мәгърифәтче, этнограф.

Тәрҗемәи хәл, 1917 елга кадәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гайса Хәмидулла улы Еникеев 1864 елда нәселле татар дворяннары гаиләсендә туа.

Ырынбур укытучылар семинариясен (кара: Ырынбур Татар укытучылар мәктәбе) тәмамлый. 1890 елдан Ырынбурдагы урыс-татар казна училищесы директоры. 1895 елдан башлап бертуган Хөсәеновларның «Хөсәения» мәдрәсәсендә эшли, директор итеп куела. Татар-башкорт халкының музыкаль фольклорын җыю өчен Казан, Ырынбур, Самара, Өфә губерналарына экспедицияләргә чыга. 1883-1933 елларда 500дән артык татар-башкорт халык җырыннан коллекция туплый.[1] Педагогик эштә җәдитчелек тәҗрибәсенә таяна. 3нче һәм 4нче Русия империясенең дәүләт Думасына Бәләбәй өязеннән депутат булып сайлана. 4нче Думада - Дума сәркатибенең ярдәмчесе. Трибунадан мөселман халыкларының хокукларын яклап чыгышлар ясый.

Рус географик җәмгыятьнең Ырынбур бүлекчәсенең Гыйльми архив комиссиясе эшендә катнаша.

Тәрҗемәи хәл, 1917 елдан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гражданнар сугышы вакытында Вятка каласында яши, губерна халык мәгарифе бүлегендә хезмәт итә. 1923 елда Өфәгә килә. Башкортстан халыкларының көнкүрешен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча Фәнни җәмгыятьнең әгъзасы булып тора. 1929 елда Г. Еникеев туплаган 114 халык җыры язмасын Башнаркомпрос сатып ала. Коллекция Өфә мәдәният институтының архивында саклана.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998 - 703 с., илл
  2. http://encycl.bash-portal.ru/enikeev2.htm Башкирская энциклопедия