Лариса Басыйрова
Лариса Басыйрова | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тугандагы исеме |
Лариса Иван кызы Якушева |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1996 ― х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
фолк-җырчы |
Жанрлар |
эстрада, халык җырлары |
Лариса Басырова |
Лариса Басыйрова, Лариса Иван кызы Басыйрова[1] (Басырова[2]), кыз фамилиясе Якушева (рус. Лариса Ивановна Басырова; 1986 елның 27 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама) ― җырчы, автор-башкаручы, композитор, Татарстан Республикасы керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасының (рус. ООК ТР) әйдәп баручы белгече, Халыкара һәм Бөтенроссия күләмендәге конкурс-фестивальләр, шул исәптән «Татар моңы» конкурсы (2015) лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1986(?) елның 27 июлендә Түбән Камада җырлы-моңлы керәшен гаиләсендә туган. Әтисе Иван Якушев чыгышы белән Түбән Кама районы Келәтле, әнисе Ключ Труда авылыннан. Гаиләдә энесе Николай (1988) бар. Балачагы әби-бабасы янында Түбән Кама районы Ключ Труда авылында үткән. Әнисе Лидия Ивановна Якушева-Чеботарева «Серле мәләнчек» бертуганнар (гаилә) керәшен фольклор ансамбленең җитәкчесе.
Мәктәпне тәмамлагач, 66нчы лицейда 3 ел укыган. Беренче белеме буенча психолог, икенче белеме буенча театральләштерелгән һәм бәйрәм тамашалары режиссеры. Мәскәү дәүләт икътисад институтының Түбән Кама филиалының гуманитар-икътисад факультетын, Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультетын (2019) кызыл дипломга тәмамлаган[3]. 2010 елдан гаиләсе белән Казанда яши. Татарстан Республикасы керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасының (рус. ООК ТР) әйдәп баручы белгече булып эшли[4].
1996 елдан сәхнәдә эшли башлаган. Питрау җыеннарында һәм Түбән Кама шәһәрендә уздырылган бәйгеләрдә, хәйрия концертларында («Мин сиңа шатлык бүләк итәм» / «Я подарю тебе радость») актив катнаша. Репертуарында керәшен җырлары, татар һәм рус халык җырлары, эстрада көйләре тупланган. Автор-башкаручы буларак, Фәнәвис Дәүләтбаев («Сине генә», «Ярат мине», «Онытыр димә», «Синсез яшим»[5]), Гөлфия Шакирова («Улыма-кызыма»), Лидия Чеботарева («Гөрләвекләр»), Җәүдәт Мөхәммәтшин, Фердинант Гайсин («Күңелемдә яз»), Клара Булатова («Керәшен бәйрәмнәре»[6]), Эдуард Муллер («Наши дети»[7]) сүзләренә көйләр (музыка) язган. «Культурная среда» проектында [8], Олы көн (Пасха), Май чабу, «Верую» керәшен мәдәнияте фестивалендә, «Вербицы сад» православие мәдәнияте фестивалендә һәм Сабантуйларда, 9 май бәйрәмендә даими катнаша. Эльвира Кәримуллина җитәкчелегендәге «Второе дыхание» бию театры белән бергә чыгыш ясый. Концерт костюмнарын үзе әзерли, кул эшләнмәләре, бизәнү әйберләре ― тамакса (изү), түшлек ясый, сәйлән (бисер) белән рәсемнәр, иконалар чигә[9]. 2021 елда үзешчән авторларның «Яшь йөрәкләр» III Милли конкурс-фестиваленең гала-концертын алып баручы булган (автор-башкаручы Инсаф Гайнуллин белән бергә)[10]. Түбән Камада Кызыл Чишмә бистәсе яр буенда уздырылучы үзешчән (һәвәскәр) башкаручылар конкурсына жюри әгъзасы итеп чакырыла.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Халыкара һәм Бөтенроссия күләмендәге конкурс-фестивальләр лауреаты:
- «Казан сөлгесе» халыкара җыр-бию сәнгате фестиваль-конкурсы Гран-при иясе
- 2015 ― «Татар моңы» халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсының III дәрәҗә лауреаты (беренче турда «Мин сине шундый сагындым», «Олы юлның тузаны» жырларын, икенче турда борынгы керәшен халык җырын, өченче турда «Кайтам инде» җырын башкарган)[11]
- 2024 ― «Алтын кояш нуры» (рус. Луч солнца золотого) халыкара күп жанрлы халык мәдәнияте конкурс-фестиваленең «вокаль сәнгать» номинациясендә I дәрәҗә лауреаты («Керәшен бәйрәмнәре» җыры белән)[12]
- Татарстан мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы
- Түбән Кама мэрының Рәхмәт хаты һ. б.
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гаиләле. Ире Илназ Басыйров (2003 елда өйләнешкәннәр), балалары Тимур һәм Әминә Басыйровлар Россия дәүләт гадел хөкем университетында белем алган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Фирая Моратова. Түбән Камада керәшен культурасы фестивале булды. «Туганайлар», 12.07.2024
- ↑ Лариса Басырова «Татар Моңы» лауреаты. «Туганайлар», 2.12.2015
- ↑ Певица Лариса Басырова – обладатель красного диплома. «Туганайлар», 17.05.2019
- ↑ Определились участники гала-концерта Всероссийского конкурса-фестиваля кряшенского этнического искусства «Туым Жондозы». Портал Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана, 16.12.2019
- ↑ Лариса Басырова слушать музыку онлайн
- ↑ Лариса Басырова. «Керәшен бәйрәмнәре». YouTube видео, 3:17
- ↑ «Наши дети» (слова Эдуарда Муллера, музыка Ларисы Басыровой
- ↑ Проект «Культурная среда города»
- ↑ Моңлы сандугачыбыз Лариса Басыйрованың кул эшләре күпләрне таң калдыра. «Туганайлар», 28.01.2024
- ↑ Житель Чистополя стал членом жюри на международном конкурсе. Чистополь-информ, 19.04.2021
- ↑ Лариса Басырова «Татар Моңы» лауреаты
- ↑ Лариса Басырова стала лауреатом международного конкурса. «Туганайлар», 26.02.2024.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мәкаләләр
- Зилә Мөбәрәкшина. Асыл бизәкләрем керәшен көйләре аша туа. «Сәхнә», 2024 ел, август, 1-5нче бит.