Май чабу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Май чабу latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Май чабу». Грузинский Пётр Николаевич, 1889.
Венгриядә Бушояраш бәйрәме

Май чабу, масленица (рус. масленица - "майлы") - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме.

Көнчыгыш славяннарның халык календаренда бәйрәм кыш һәм яз чиген, шулай ук Бөек пост[1] чиген маркировкалый. Май чабу Европа илләрендә карнавал аналогы итеп санала. Әлеге бәйрәм католикларда «майлы сишәмбе» гә тиң. Рус Православие Чиркәве календаренда бу чор сыр атнасы дип атала.

Май чабу көне ел саен Пасха бәйрәм итү датасына карап үзгәрә. Май чабу бәйрәменең традицион атрибутлары - Май чабу карачкысы, күңел ачу, чанада шуу; русларда коймак һәм кабартма, ә белорусларда һәм украиннарда — эремчек пилмәне, сырниклар.

Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган.

Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән.

  • Атна башы (дүшәмбе) – “Очрашулар”,
  • буш көн (сишәмбе) – “Уеннар”,
  • кан көн (чәршәмбе) – “Сыйлану”,
  • атна кич, кече атна (пәнҗешәмбе) – “Уен-көлке”,
  • татар атнасы (җомга) – “Әби коймагы”,
  • атна арты (шимбә) – “Печкәчәмдә кунакта”,
  • атна көн (якшәмбе) – “Кичерешү”, “ Пручти кич” дип йөртелгән.

Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята.

Йола буенча, май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган.

Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Бәйрәм табыны аеруча бай. Йола ашларыннан - ботка, коймак, бәлеш куела.

Җиденче ягъни соңгы көннәрендә православие халкы бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана. Бу инде кыш урынына яз килгән, дигән сүз. Керәшеннәрдә төп бәйрәм, уен-көлке кече атнадан башланган. Яшь киленнәрнең чиккән бистәрләре, яулыклары белән бизәлгән атларда “кәтәйсә” иткәннәр. Су буенда яшьләр төне буе чуман әйләнгән. Көз көне өйләнешкән яшь парларны кыяматлыклары кунакка алган. Яшьләр кеше арасына беренче тапкыр бергәләп чыкканнар. Пручти көнне бөтен кеше бер- береннән кичерү сораган. Соңыннан күңелле атна 40 көнлек ураза белән алмаша.

Бәйрәмнең башка исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көнчыгыш славян диалектларында түбәндәге исем вариантлары теркәлгән: рус. Масляна, Масляница, Масляная, Масленая неделя, Сырная неделя, Мясопуст[2], Сыроястная неделя, Всемирный праздник, Прожорная неделя, Обжорная масленица, Маслено заговенье, Блинщина, Блинная неделя, Поползуха (хәрәкәтчән даталар белән бәйле), Объедуха[3], Честная масленица, Широкая масленица, Весёлая масленица[4], Кривая неделя[5], Боярыня-масленица, Госпожа Масленица[6], Молочная неделя[7], Молочница[8]; полес. Весна, Запускный тыждень, Запустный тыждень, Масленая колядуха, Масленая (неделя), Масленая полизуха, Масленица, Масленка, Масленый тыждень, Маслоед, Масная, Масница, Масный тыждень, Отпущальная, Прощальный тыждень, Пустый тыждень, Сыропная неделя[9]; белор. Масленіца, Масленка, Масніца[10]; укр. Ма́сниця, Пу́щення, Сиропу́ст[11], Пироги, Колодка, Колодій, Заговини, Сирний тиждень[12].

Россиянең православие халыклары телләрендә Бөек пост алдыннан соңгы атна исеме рус теленнән (ирз. Масинця, Мастя, мукш. Масла, Масланьце, коми Масьленича, удм. Масленча) яки калька белән алынып тора: чуаш. Ҫăварни[13], керәшен тат. Май чабу атнасы, чир. Ӱярня — «майлы атна»[14], коми Йöввыв «сөтле», удм. Вöйдыр «май вакыты», хак. Сарығ хаях улукун, осет. Урсы къуыри «сөт ризыгы атналыгы» («ак атна»). Атаманың икенче моделе атларда йөрү традициясе белән бәйле — ирз. Кирякшчи, коми Гажа валяй, керәш. тат. Кәтәйсә итү, хак. Чылғаях. Кайбер этник традицияләрдә март «Май чабу ае» дип санала (чуаш. Ҫăварни уйăхĕ, чир. Ӱярня тылзе).

Совет чорында Май чабу[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Октябрь инкыйлабыннан соң дини бәйрәмнәр белән көрәш башлана:

Иске Май чабуга каршы, Кызыл Май чабу бәйрәме авылда мәдәни күңел ачу һәм яңа көнкүреш пропагандасында үткәреләчәк. — Кызыл Май чабу // Известия. 14 декабрь 1923 ел.

Әмма дингә каршы массакүләм хәрәкәтләр халыкта кызыксыну уятмый, «Кызыл Май чабу» рәсми бәйрәм календареннән 1920 еллар уртасында ук юкка чыга.

1960 еллар башында, «динсез» сезонлы чаралар кысаларында, Май чабуны алыштырырга тиешле «Рус кышын озату» бәйрәме оештырыла.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. [1]
  2. Масленица // Российский этнографический музей
  3. [2]
  4. Сахаров, 1885
  5. Агапкина, 2002
  6. Калинский, 1877
  7. Мелехова, 1994
  8. Канева, 2002
  9. Толстая, 2005
  10. Лозка, 2002
  11. Сапіга, 1993
  12. Борисенко, 2000
  13. Шырав: çăварни - Чăвашла-вырăсла словарь (1982).
  14. ӱярня - 10 томан марий йылме мутер - МарлаМутер. marlamuter.com.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]