Ирек Фәттахов (1989)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ирек Фәттахов (1989) latin yazuında])
Ирек Фәттахов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Ирек Исхак улы Фәттахов

Туу көне

1989(1989)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР, Түбән Кама

Эшчәнлек еллары

2015 — х. в.

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы

Моң

бас

Жанрлар

опера

Коллективлар

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры

Бүләкләр

«Татар моңы» халыкара җыр конкурсы лауреаты
Шаляпин премиясе

Ирек Фәттахов, Ирек Исхак улы Фәттахов (рус. Ирек Исхакович (Исаакович[1]) Фаттахов, 1989 ел, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Түбән Кама) ― җырчы (бас), Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты. М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты, (2017 елдан), Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасы укытучысы (2020 елдан). «Татар моңы» халыкара җыр конкурсы (2016), Шаляпин исемендәге премия (2024) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1989 елда Түбән Камада туган. Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятен (2013, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре З. В. Шәрәфетдинова классы), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (2018, Россиянең атказанган, Татарстан һәм Марий Элның халык артисты Г. Т. Ластовка классы) тәмамлаган. 2021 елда Казан консерваториясендә ассистентура-стажировка узган. Үзенең фәнни эшендә Татарстан композиторы Анатолий Луппов (1929―2022) иҗатын өйрәнә[2].

М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында: 2015 елдан (2нче курстан) стажер, 2017 елдан солист.

2020 елдан Казан дәүләт консерваториясенең вокал сәнгате кафедрасында укыта[1].

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бартоло («Севилья чәчтарашы» Дж. Россини) ― Шаляпин репертуарыннан
  • Бонза («Мадам Баттерфляй» Дж. Пуччини),
  • Бибарс, Князь Серебряный («Сөембикә» Р. Әхиярова),
  • Варлаам, Митюха, Пристав («Борис Годунов» М. Мусоргский) ― Шаляпин репертуарыннан
  • Вавилон Югары каһине («Набукко» Дж. Верди),
  • Дулькамара («Мәхәббәт эчемлеге» Г. Доницетти),
  • Газраил («Шагыйрь мәхәббәте» Р. Әхиярова),
  • Ковалев («Җәлил» Н. Җиһанов),
  • Коллен, Альциндор («Богема» Дж. Пуччини),
  • Малюта Скуратов («Патша кәләше» Н. Римский-Корсаков),
  • Нурабад («Энҗе эзләүчеләр» Ж. Бизе),
  • Карт / Хикәятче («Алтын Казан» Э. Низамов),
  • Ризничий («Тоска» Дж. Пуччини),
  • Ротный («Евгений Онегин» П. Чайковский),
  • Мисыр патшасы («Аида» Дж. Верди),
  • Цунига («Кармен» Ж.Бизе),
  • Граф Чепрано («Риголетто» Дж. Верди),
  • Акыл ияләре («Турандот» Дж. Пуччини)
  • Мирсәй Әмир («Кави-Сәрвәр» М. Хәйруллина) һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Татар моңы» халыкара җыр конкурсы лауреаты («академик вокал» номинациясендә беренче премия, 2016)
  • Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының «Тантана» театраль премиясе кысаларында махсус премиясе (2023)[3]
  • 2024Шаляпин премиясе[4]

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, хатыны – пианинода уйнаучы, ике бала тәрбиялиләр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]