Рамил Юныс
| Рамил Юныс | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Рамил Мөнәвәр улы Юныс |
| Туган | 19 июль 1969 (56 яшь) хәзерге Татарстанның Буа районы Аксу авылы |
| Милләт | татар |
| Һөнәре | имам-хатыйб |
| Балалар | 2 баласы |
Рамил Юныс (Рамил хәзрәт Юныс, Рамил хәзрәт) — татар-мөселман рухание. 2005-2012 елларда Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы. 2002-2005 елларда Түбән Кама җәмигъ мәчете имам-мөхтәсибе[1]. 2018 елдан Казанның Иске Таш мәчетенең (Тугызынчы мәчет) икенче имамы.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1986 елда урта мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлый. 1986 — 1992 елларда Туполев исемендәге КДТУда белем ала. 1992 — 1997 елларда Мәдинә шәһәрендә Ислам университетында укый. Шулай ук авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад бүлеген тәмамлап икътисадчы дипломын да ала.[2]
Вазифалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2002-2005 елларда Түбән Кама җәмигъ мәчете имам-хатибы, шәһәр мөхтәсибе.
2005-2012 елларда Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы вазифасын үти.
2018 елдан Казанның Яңа Татар бистәсендәге Иске Таш мәчетенең (Тугызынчы мәчет) икенче имамы[3].
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Өйләнгән, ике кыз баласы бар.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ В Нижнекамске (Татарстан) мухтасиб не пускает студентов в медресе. ИА REGNUM, 1.10.2012(рус.)
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-11-07, retrieved 2011-04-07
- ↑ Рамил Юныс Иске Таш мәчетенә икенче имам итеп билгеләнгән. Азатлык радиосы, 11.12.2018