Маркиз Басыйров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Маркиз Басыйров latin yazuında])
Маркиз Басыйров
Туган телдә исем Маркиз Мөсфир улы Басыйров
Туган 1948(1948)
СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Чуракай
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре архитектор

Маркиз Басыйров, Маркиз Мөсфир[1] (Мөзгир)[2] улы Басыйров (1948 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Чуракай) ― архитектор, хаҗи. Илнең һәм республиканың күп торак пунктларында, шул исәптән Яр Чаллыда, мәчетләр төзү өчен 50дән артык проект авторы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1948 елда Татарстан АССР Актаныш районы Чуракай авылында мәктәп директоры гаиләсендә туган.[1] Казан дәүләт төзүче-инженерлар институтын (1995 елдан академия, 2004 елдан университет) тәмамлаган. 8 ел Яр Чаллының Комсомол районы архитекторы вазыйфаларын башкарган. Аннары «Челныгорстрой» комбинатының баш архитекторы итеп билгеләнә.[1]

Мәчетләр проектлау буенча махсуслаша: 50дән артык проекты бар, бүгенге көндә 20 дән артыгы буенча мәчет биналары төзелгән, эшлиләр. М. Басыйров эшләнмәләре (проекты) буенча Яр Чаллыда «Тәүбә», «Әл-Мәдинә әл-Мөнәввәрә», Яңа шәһәрдә «Кәүсәр»[3], Сидоровкада «Ихлас» мәчетләре төзелгән, ул шулай ук Яр Чаллыда православие храмнарын реставрацияләү белән дә шөгыльләнгән.[4], бу аны дини объектлар буенча киң белгеч буларак характерлый. Яр Чаллының Элеватор тавындагы беренче мәчете ― Тау мәчетенә проект төзеп бирә. Яр Чаллының «Тәүбә» мәчете өчен җир алу артыннан да йөри, аннары Яр Чаллы йортлар салу комбинаты директоры Марат Бибишев (1929―2016) тәкъдиме белән авангард стилендә мәчетнең проектын эшли.[5] Мәчет 1992 елның 22 июлендә ачылган.

Яр Чаллының Яңа җәмигъ мәчетенең беренче проектын төзи.[6]

1939 елда ябылып, 1990 елда православныйларга кире кайтарылган Орловка чиркәвендә М. М. Басыйров проекты белән яңарту эшләре башкарыла, бина псевдорус стиле бизәкләре кергән эклектика стилендә төзәтеп корыла.[7] [8]

Казан кремлендәге Колшәриф мәчете проектына игълан ителгән конкурста катнаша, кызыксындыру премиясенә лаек була.[1]

М. Басыйров проектына нигезләнеп, Актаныш (Әнәк), Арча, Минзәлә, Тукай районнары авылларында, Башкортстанда, Пермь крае Барда районы үзәге Барда авылында,[1] Нижневартовскида[9] мәчетләр корыла. ХМАО Пыть-Ях шәһәренә 120, Ханты-Мансийскига 400 урынлы мәчет проектлары эшләп бирә, Яңа Уренгой шәһәренә проект җибәрә (Пыть-Ях шәһәрендә мәчет башка проект буенча төзелә).[10]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 429-430нчы бит.
  2. Басыров Маркиз Музгирович ИНН 165002907210
  3. Набережные Челны, Улица Шамиля Усманова, 5А. Мечеть Каусар. PhotoBuildings
  4. Басыров Маркиз Музгирович. Храмы России. Раздел «Архитекторы» — краткие справки о зодчих, мастерах, художниках и архитекторах
  5. Тәүбә мәчете / Чаллы шәһәре мәчетләре. Мухтасибат г. Набережные Челны
  6. Известный архитектор Маркиз Басыров, автор мечети «Тауба» в Набережных Челнах, поборется за право проектировать Соборную мечеть в Казани. chelny-biz.ru, 21.04.2021(рус.)
  7. Кама аръягында православие, archived from the original on 2016-08-27, retrieved 2016-08-25 
  8. Басыров Маркиз М. Раздел «Архитекторы».temples.ru(рус.)
  9. Чаллының «Тәүбә» мәчете авторы Казанның Җәмигъ мәчетен проектлаштырырга тели. Шәһри Чаллы, 22.04.2022
  10. В Пыть-Яхе возводят мечеть. YouTube, 21.08.2018

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Басыйров Маркиз Мөсфир улы / Ф. М. Моратов, Й. Ә. Хуҗин. Актаныш – туган җирем. Икенче басма. К.: 2010, 429-430нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]