Саначин яр буе урамы (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Саначин яр буе урамы (Яр Чаллы) latin yazuında])
Саначин яр буе урамы
Төбәк Россия байрагы Татарстан байрагы Татарстан
Шәһәр Яр Чаллы
Район Комсомол районы
Кисеп үтә
Кәгазьчеләр бүлвары[d] һәм Сергей Титов урамы[d]

Саначин яр буе урамы (рус. улица Набережная Саначина) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районындагы урам.
Почта индексы 423803. ОКАТО коды: 92430000000[1].
Координатлар 55.706802°, 52.331578°.

Павел Саначин

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урам 1962-1979 елларда ТАССР министрлар шурасы архитектура һәм төзелеш эшләре буенча идарәсе башлыгы Павел Саначин (12.07.1918 — 5.05.1984) хөрмәтенә аталган.

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саначин яр буе урамыннан җәяүлеләр күпере башлана

Яр Чаллының Комсомол районында ЗЯБ бистәсендә 17нче А комплексында урнашкан кыска урам. Чаллы елгасының Чулманга таба агымы буенча дуга ясап сузыла. Кәгазьчеләр бульвары белән киселештән башлана. Сергей Титов урамы белән киселештә тәмамлана. Урамны башка урамнар кисеп үтми. Саначин яр буе урамыннан җәяүлеләр күпере аша Элеватор тавы бистәсенә, Тау мәчетенә, шулай ук якында урнашкан Серафим чиркәвенә узарга мөмкин.

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урамда 1985 елда төзелгән 5 катлы һәм соңрак төзелгән 9 катлы торак йортлар урнашкан.

  • 16нчы йорт — 88нче санлы «Урман иясе» балалар бакчасы

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]