Эчтәлеккә күчү

Рүзил Гатин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рүзил Гатин latin yazuında])
Рүзил Гатин
Туган телдә исем Рүзил Исхак улы Гатин
Туган 15 октябрь 1987(1987-10-15) (38 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d] һәм Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы-актер
Җефет I Гөлнара Гатина,
II Анна Аглатова
Бүләк һәм премияләре ТР атказанган артисты - 1998 ТР халык артисты (2025)
«Созвеэдие-Йолдызлык» Гран-при (2003)

Рүзил Гатин, Рүзил Исхак улы Гатин (Рузиль Исхакович Гатин; 1987 елның 15 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) — актер, җырчы, алып баручы, пародия остасы. Татарстанның халык артисты (2025).

Дима Биланга пародия ясый
Р. Гатин ― алып баручы

1987 елның 15 октябрендә Яр Чаллыда туган. Яр Чаллыда Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназияне, музыка мәктәбен (педагог Нәфисә Әхмәтшина), Мәскәүдә РАТИ (ГИТИС)ның эстрада факультетын (Михаил Борисов курсы) (2009), Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетын (педагог Нина Варшавская) (2012) тәмамлаган.

6 яшеннән җырга өйрәнә башлый (беренче мөгаллиме Гөлсинә Гәрәева). 1996 елдан музыка мәктәбендә белем ала. «Мизгел» ансамблендә (Чаллы) җырлый. Иҗат юлы «Созвездие-Йолдызлык» фестивале белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге бәйгенең республика һәм зона ярышларында күп мәртәбәләр җиңүче, 2003 елда Гран-при иясе була. 2008 елдан фестиваль кысаларында актерлык осталыгы, сәхнә теле, конферанс буенча мастер-класслар бирә. СТС (Мәскәү) телеканалында тапшыруларда катнаша.[1]

Башкарган партияләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • «Ак бүре» операсы (Зөлфия Рәүпова) — Тегин ханның кече улы.
  • «Алтын Казан» рок–операсыБиктимер.
  • «Минем чибәр ханым» — профессор Хиггинс.
  • «Пигмалион» Б. Шоу пьесасы буенча Ф. Лоу музыкаль комедиясе[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Беренче хатыны (2018 елга кадәр) Гөлнара Гатина, җырчы.
Икенче хатыны Анна Аглатова, Зур театр солисты[4].