Дима Билан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дима Билан latin yazuında])
Дима Билан

Дима Билан. 2008 ел
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Дима Никола́евич Била́н

Туу көне

24 декабрь 1981(1981-12-24) (42 яшь)

Туу урыны

Карачай-Чиркәс Җөмһүриятенең Усть-Джегута шәһәре

Эшчәнлек еллары

2000

Дәүләтләр

 СССР
 Россия

Һөнәрләр

җырчы, композитор, актёр

Моң

поп, R&B, синти-поп

Кораллар

клавишлы

Жанрлар

поп-музыка[d], ритм-н-блюз[d] һәм синти-поп[d]

Лейбллар

Universal Records[d], Gala Records[d], EMI[d], Мистерия звука[d] һәм Universal Music Group[d]

Бүләкләр

РФ атказанган артисты - 2018
2008 елгы Eurovision халыкара җыр бәйгесендә җиңүче

http://bilandima.ru
Милләт

татар-балкар

IMDb

ID 1855744

Култамга
Култамга


Дмитрий Николай улы Билан (тугандагы һәм 2008 елның июненә кадәр исеме Виктор Николай улы Белан; 1981 елның 24 декабрендә туган) — Россия җырчысы. РФ атказанган артисты (2018). 2008 елда Eurovision халыкара җыр бәйгесендә Россиягә җиңү китерә[1].

Дима Билан Россияне Аурукүренү җыр бәйгесендә ике тапкыр тәкъдим итә: 2006 елда «Never Let You Go» җыры белән икенче урын ала, 2008 елда «Believe» җыры белән беренче урын яулый, шушы бәйгедә җиңгән беренче Россия артисты була.

Дима Билан Кабардин-Балкар Җөмһүриятенең атказанган артисты (2006), Чичәнстан атказанган артисты (2007), Ингуш Җөмһүриятенең атказанган артисты (2007), Кабардин-Балкар Җөмһүриятенең халык артисты (2008).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дима Билан 1981 елның 24 декабрендә Карачай-Чиркәсия республикасының Усть-Джегута шәһәрендә туа. Әнисе - татар, әтисе - балкар [2].

Димага 1 яшь тулгач, ул гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәрендә яши башлый. 5 елдан гаилә Кабарда-Балкария республикасының Майский шәһәренә күченә. Бишенче класста укыганда Дима музыка мәктәбенә йөри башлый. Бик күп төрле конкурсларда катнаша, шул исәптән Мәскәүдә үткәрелгән «Чунга-Чанга» фестивалендә.

2000 елда Гнессиннар исемендәге Дәүләт музыкаль укуханәсенә укырга керә, Укуын ГИТИСта дәвам итә.

2000 елда Дима Биланның «Осень» җырына беренче клибы дөнья күрә. 2002 елда җырчы Юрмалада «Яңа дулкын» конкурсында катнаша һәм «Бум» җыры белән анда дүртенче урынны яулый. 2003 елның октябрендя Диманың «Мин төнге хулиган» диеп аталган беренче әлбүме чыга.

2004 елда «Күк ярында» исемле икенче әлбүм дөнья күрә. 2005 елның февралендә Дима Билан «Not that simple» җыры белән «Евровидение» җыр бәйгесенең сайлап алу турында катнаша. Наталья Подольскаядан аз гына калышып икенче урын яулый.

2005 елның 20 сентябрендә Биланның продюсеры Юрий Айзеншпис вафат була. Ул вакытта артистка бик күп продюсерлар контрактлар тәкъдим итәләр, Яна Рудковская Диманың яңа продюсерына әйләнә.

2006 елда чираттагы җыентык — «Вакыт-елга» чыгарыла. Шул ук елны Дима Евровидение бәйгесендә катнаша, анда ул икенче урынны яулый. Ләкин Дима Билан моның белән генә тукталып калмый, 2008 елда кабат конкурста катнаша һәм Россия тарихында беренче тапкыр илгә беренче урынны китерә. 2008 елда бөтенләй яңа яңгырашка ия булган әлбүм чыга. Ул «Кагыйдәләргә каршы» диеп атала. Чираттагы җыентык «Believe» 2009 елда чыгарыла. 2011 елда «Хыялый» әлбүме дөнья күрә. Алдагы ике җыентыктан аермалы буларак, бу соңгы пластинкада Биланның карьера башында эшли башлаган стиле күбрәк чагылыш таба.

2011 елда Дима Билан үзенең автобиографик китабын чыгара. Ул "Хулиганнан алып хыялыйга кадәр" (оригиналь исеме "От хулигана до мечтателя") диеп атала. Сатуга 2011 елның 1 ноябрендә чыгарыла.

Күп музыкаль бүләкләр иясе. "Тавыш" (Голос) һәм Тавыш-балалар (Голос-дети) бәйгеләрендә хөкемдарларның берсе.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • bilandima.ru — Дима Биланның рәсми сайты

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]