Фикрәт Табиев яр буе урамы (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фикрәт Табиев яр буе урамы (Яр Чаллы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фикрәт Табиев яр буе урамы
Ф.Табиев яр буе урамы.jpg
Төбәк Русия байрагы Татарстан байрагы Татарстан
Шәһәр Coat of Arms of Naberezhnye Chelny (Tatarstan).svg Яр Чаллы

Фикрәт Табиев яр буе урамы (рус. улица Набережная Фикрята Табеева) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районындагы урам.
ОКАТО коды: 92430000000. Координатлары 55.750135°, 52.368222°.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елның 18 маенда узган Яр Чаллы шәһәре шурасының 8нче чираттан тыш сессиясендә Чулманның Яңа шәһәрдәге яр буе урамына КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче сәркатибе (19601979 елларда), Яр Чаллының шәрәфле ватандашы (2008) Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев (19282015) исеме бирелгән. Ф. Табиев үзе исән чагында ук Автозавод проспектының яки «Мәләкәс аръягы» бистәсендәге берәр урамның исемен алыштыру тәкъдиме кире кагыла[1][2].

Ф. Ә. Табиев КамАЗ завод төзелешен Яр Чаллыда урнаштыруга һәм Яр Чаллы шәһәренең социаль инфраструктурасын коруга зур өлеш керткән шәхес[3].

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районында урнашкан яр буе урамы. Чулман елгасы белән Яр буе паркы арасында сузыла. Җилкән спорты буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе бинасы яныннан башлана. «Чаллы Яр» микрорайонында тәмамлана. Бер урам белән дә кисешми. Урамнан якында урнашкан Мәйданга узарга мөмкин.

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фикрәт Табиев яр буе урамы
  • «Навигатор» яхт-клубы бинасы
  • SunDale пляж клубы бинасы
  • Шәһәр пляжы
  • «Маяк» көймә станциясе
  • Мәйдан

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]