Һади Такташ урамы (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Һади Такташ урамы (Яр Чаллы) latin yazuında])
Һади Такташ урамы
Төбәк Россия байрагы Татарстан байрагы Татарстан
Шәһәр Яр Чаллы
Район Чаллы
Кисеп үтә
Елга аръягы урамы[d], Игелекле урам[d], Басмаханә урамы[d], Низаметдинов урамы[d], Бакча тыкрыгы[d], Афтамабилчеләр тыкрыгы[d], Комаров урамы[d], Крупская урамы[d], Аркылы урам[d] һәм Сарман тракты[d]

Һади Такташ урамы (рус. улица Хади Такташа) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районындагы урам.
Почта индекслары 423803, 423806. ОКАТО коды: 92430000000[1].
Координатлары 55.69085°, 52.341951°.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар әдәбияты классигы, шагыйрь, драматург Һади Такташ (Мөхәммәтһади Хәйрулла улы Такташев, 1901-1931) хөрмәтенә аталган.

Һади Такташ

ҺадиТакташ шигърияте КамАЗ төзүчеләр арасында бик популяр була.

« Кама автомобиль гигантын төзегән елларда мин Яр Чаллыда еш була идем. Һәрвакыт яшьләр тулай торакларына керәм, нинди китаплар укулары белән кызыксынам. Рус яшьләренең күбесе Сергей Есенинны атаса, татар яшьләре бертавыштан Һади Такташны атыйлар иде[2]
»

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының (Иске шәһәр) Комсомол районында урнашкан озын урам, ЗЯБ бистәсенең төп урамнарының берсе. Бистәнең 15нче, 16нчы, 18нче, 19нчы, 28нче комлекслары аша уза. Елга аръягы урамы белән киселештә башлана. Сарман тракты белән киселештә тәмамлана. Игелекле урам, Типография урамы, Низаметдинов урамы, Бакча тыкрыгы, Комаров урамы, Крупская урамы, Энергетиклар тыкрыгы, Аркылы урам белән кисешә.

Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 61нче йорт — ДОСААФ җирле оешмасы бинасы
  • 36нчы йорт — 8нче урта мәктәп
  • 30нчы йорт — 57нче санлы «Веснянка» балалар бакчасы
  • 27нче йорт — 6нчы урта мәктәп
  • 26нчы А йорт — «Һади Такташ» сәүдә үзәге
  • 24нче йорт — 15нче санлы «Күбәләк» балалар бакчасы

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Почтовый индекс улица им Хади Такташа, г. Набережные Челны
  2. Улица Хади Такташа. Централизованная библиотечная система, г. Набережные Челны