Прохор Дубравин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Прохор Дубравин latin yazuında])
Прохор Дубравин
Виталий Емашов
Туган телдә исем Виталий Михайлович Емашов
Туган 18 июль 1976(1976-07-18) (47 яшь)
Татарстан, Яр Чаллы
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Ярыслау дәүләт театр институты[d]
Һөнәре кино артисты
Җефет Евгения Запутина, актриса
Ата-ана
  • Виктория Павел кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре «Кинотавр» премиясе (2005)

Прохор Дубравин (тугандагы исеме Виталий Михаил улы Емашов, рус. Виталий Михайлович Емашов) - Россия кино һәм театр артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976 елның 18 июлендә Яр Чаллыда туган. Яр Чаллының 35- физика-математика гимназиясен тәмамлап, Кама политехника институтына укырга керә. Укуын ташлап, КамАЗның кою заводына эшкә күчә. Ярты елдан хәрби хезмәткә алына. Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә.

  • 1999-2003 Ярославльда театр институтында укый (проф. В.Шалимов курсы). Укыган вакытта ук Ярославль драма театрында А.П. Чеховның «Чия бакчасы»нда Лопахин, Л. Леоновның «Унтиловск» әсәрендә Аполлос рольләрен башкара.[1]
  • 2003-2005 «Киноспектакль» театрында (Мәскәү).
  • 2004-2005 «Звезда» телеканалында балалар тапшыруы («Иске чарлак серләре») алып бара.
  • 2004 елдан кинога төшә. «Цирк принцессасы» фильмындагы (2007-2008) игезәк Романовлар рольләрен башкару танылу китерә.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Капитан Гордеев»та Леонид. 2010
«Гомуми дәвалау»да Олег. 2010
«Уен»да Белов. 2011
Прохор Дубравин
  • 2004 — Буйдаклар (Холостяки) - сериал
  • 2005 — Мәхәббәт талисманы (Талисман любви) - сериал
  • 2005 — Филипп бухтасы (Бухта Филиппа)
  • 2005 — Мәхәббәт ярдәмчеләре (Адъютанты любви) - сериал
  • 2005 — Кышкы каникул (Зимние каникулы) (баш роль)
  • 2005-2006 — Чибәр булып тума икән (Не родись красивой) - сериал
  • 2006 — Күчеш (Сдвиг)
  • 2006-2007 — Мәхәббәт мәхәббәт инде (Любовь как любовь) - сериал
  • 2007 — Өчәү өстә (Трое сверху – 2) - сериал
  • 2007 — Яучы (Сваха) - сериал
  • 2007 — Руд һәм Сэм
  • 2007 — Берничә гади теләк (Несколько простых желаний)
  • 2007 — Турецкий маршы (Марш Турецкого) (4 сезон) - сериал
  • 2007 — Котырган (Бешеная)
  • 2008 — Чемпион
  • 2008 — Канундагы мент -1(Мент в законе-1) - сериал
  • 2008 — Любовь-морковь 2
  • 2008 — Бүләккә бабай (Дедушка в подарок) (Россия, Украина)
  • 2008 — Вероника килмәс (Вероника не придёт)
  • 2007-2008 — Цирк принцессасы (Принцесса цирка) - сериал
  • 2009 — Бер буйдакның 7 хатыны (Семь жён одного холостяка)
  • 2009 — Елан өне (Логово Змея)
  • 2009 — Басып алучылар (Захватчики) - Павел Шатун (баш роль)
  • 2010 — Гомуми дәвалау (Общая терапия – 2) - сериал - Олег Шумелов, табиб
  • 2010 — Капитан Гордеев – сериал - Леонид Гордеев (баш роль)
  • 2010 — Үрнәк тотылучы йорт (Дом образцового содержания) - сериал
  • 2010 — Кизү фәрештә (Дежурный ангел) - сериал - Сергей
  • 2010 — Керпе томаннан чыкты (Вышел ёжик из тумана)
  • 2011 — Борынгы сәгать (Старинные часы)
  • 2011 — Уен (Игра) – сериал - Павел Дмитриевич Белов
  • 2011-2012 — Ябык мәктәп (Закрытая школа) – сериал - пешекче Владимир Соколов
  • 2012 — Механик
  • 2012 — Кизү фәрештә (Дежурный ангел-2) - сериал
  • 2013 — Сирәк кан төркеме (Редкая группа крови)

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2005 — XVII «Кинотавр» ачык Россия кинофестивале — Гран-при («Кышкы каникул» өчен)

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның 18 апрелендә исемен (Виталий Емашов) Прохор Дубравинга алыштыра.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]