Аккад теле

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Аккад теле latin yazuında])

Аккад теле (Вавилон-Ассирия, Ассирия-Вавилон теле) - Семит телләренең берсе. Месопотамиянең һәм борынгы Ассирия (хәзерге Гыйракъ) халыкларының борынгы теле. Диахроник һәм төбәк ягыннан рәт диалектларга бүленә. Ике әдәби формага ия: иске вавилон һәм яңа вавилон. Язмасы – Шумерлардан алынган сүзле-иҗекле чөйязма. Аккад теле Арамей теле белән беррәттән Месопотамиядә халык һәм дәүләт теле булган һәм шулай ук Алгы Азиядә Мисырга кадәр халыкара корреспонденция теле булган. Эллинистик чорга тел күбесенчә Ассирия һәм Бабил илендә гыйбадәтханәләрдә эшләүче галимнәргә һәм каһиннәргә чикләнгән булган. Аккад теле 1767 елда Карстен Нибур чөйязма текстларының киңәйтелгән күчермәләрен эшли алып аларны Даниядә нәшер иткәч янә ачыла башлаган. Текстларны дешифрлау шундук башланган һәм билингвлар, бигрәк тә Борынгы Фарсы – Аккад билингвлары зур ярдәм күрсәткән. Текстларда берничә патша исеме булганга күрә, аерылган тамгалар идентификацияләнә алган һәм 1802 елда Георг Фридрих Гротефенд тарафыннан тәкъдим ителгән булган. Шул вакытка Аккад теле Семит теле булганы ачык билгеле булган инде һәм телне дешифрлауда азак ерып узу 19-ынчы гасырда Эдвард Хинкс, Сэр Һенри Ролинсон, 1-енче баронет һәм Жюль Опперт тарафыннан булган.

Кулланылган әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • “Кыргызстан”. Улуттук энциклопедия: 1-том. Башкы ред. Асанов Ү. А., Б.: Мамлекеттик тил жана энциклопедия борбору, 2006. ISBN 9967—14— 046—1