Бөтендөнья сәүдә оешмасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бөтендөнья сәүдә оешмасы latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Бөтендөнья сәүдә оешмасы
Байрак
World Trade Organization (logo and wordmark).svg
Логотип
Сурәт
Нигезләү датасы 1 гыйнвар 1995
Оешма җиткәчесе вазыйфасы Бөтендөнья сәүдә оешмасының баш директоры[d]
Җитәкче Роберту Азеведу[d]
Менеҗер/дириктыр Роберту Азеведу[d]
Рәсми тел инглиз теле, француз теле һәм испан теле
Дәүләт Flag of Switzerland.svg Швейцария
Урын Вильям Раппар үзәге[d]
Штаб-фатирының урнашуы Җәнәү, Швейцария
Хезмәткәрләр 634 кеше кеше (2017)[1]
Рәсми веб-сайт wto.org
Тема буенча тарих history of the World Trade Organization[d]
Викимедия проектының эшлекле исемлеге Википедия:Һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр
Commons-logo.svg Бөтендөнья сәүдә оешмасы Викиҗыентыкта

Бөтендөнья сәүдә оешмасы (БСО/WTO) – элеккеге 1947 елны оештырылган ГАТТ (генеральное соглашение по тарифам и торговле) урынына, халыкара сәүдә-сәяси мөнәсәбәтләрен көйләү өчен 1995 елны барлыкка китерелгән халыкара оешма. Ул Эсвичрә башкаласы Женева шәһәрендә урнашкан. Аның составында бүген барлыгы 153 ил бар. Оешманың максаты дөнья илләрендәге бар сәүдә әйләнешен җайлау, дөнья икътисадының алга таба үсешен, конкуренцияне чикләүче ил чикләре, таможня барьерларын максималь кадәр алып ташлау. Бүгенге көнгә дөнья сәүдә әйләнешенең 97 %-ын тәшкил иткән 153 ил бу оешмада әгъза булып тора.

Русия БСОга кушылу буенча 18 ел буе сөйләшүләр алып барды. Бу оешма бик күп илләрне берләштерә һәм алар барысы да диярлек базар икътисадлы илләр. БСОның төп өстенлекләренең берсе – аның үз мәхкәмәсе бар. Әгәр нинди дә булса бер ил икенчесен кыерсыта икән, әйтик, бу илдән товар кабул итәргә теләми икән, мондый очракта рәхәтләнеп судка бирергә була. БСОның үзенең шарт-кагыйдәләре бар. Ул илнең читкә сатыла торган товарларының сыйфатына катгый таләпләр куя. Көндәшлеккә сәләтсе икътисад тармакларга БСО биргән берничә ел вакыт эчендә җитештерүләрен гомуми стандартларга яраклы итеп җайларга, яки инде, җайлый алмаган очракта, бөтенләй бүтән юнәлеш буенча китәргә кирәк булачак.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.wto.org/english/thewto_e/secre_e/intro_e.htm