Фин култыгы
| Фин култыгы рус. Финский залив, фин. Suomenlahti, эст. Soome laht, швед. Finska viken | |
| Югарыдагы акватория | Балтыйк диңгезе |
| Илләр | |
| Тип | Култык |
| Мәйдан | 29 500 км² |
| Иң зур тирәнлек | 121[1] м |
| Уртача тирәнлек | 38 м |
| Тозлылык | 0,2—9,2[2] ‰ |
| Су җыйгыч мәйданы | 420 000 км² |
Фин култыгы (рус. Финский залив, фин. Suomenlahti, эст. Soome laht, швед. Finska viken) — Балтык диңгезенең көнчыгыш өлешендәге култык. Россия, Финляндия, Эстония ярларын юа.
Мәйданы 30 мең км². Озынлыгы 390 км, киңлеге 70—130 км.
Ярлары төньякта кыялы һәм шхера типлы, көньякта һәм көнбатышта тәбәнәк. Култыкның көнбатыш өлеше — Нева култыкчасына Нева, Нарва, Луга елгалары коялар. Тирәнлеге көнбатышта 100 м, көнчыгышта 7 м. Утраулар күп.
Су өстенең температурасы кышын 0° тирәсендә, августта +15...+17°. Ноябрь азагында декабрь уртасында боз белән каплана. Тозлылылгы 2—5‰. Зур көймәләрнең Санкт-Петербург портына керү өчен Фин култыгы Диңгез каналы казылган. Су дәрәҗәсенең биеклеге җилләр вә атмосфера басымы тәэсирендә үзгәреп тора. Мөһим портлар: Санкт-Петербург, Выборг (
Россия), Таллин (
Эстония), Һелсинки, Котка (
Финляндия).
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Финский залив // estonica.org.
- ↑ ЕСИМО. Солёность воды. әлеге чыганактан 2011-08-21 архивланган.