Катерина Сакелларопулу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Катерина Сакелларопулу latin yazuında])
Катерина Сакелларопулу
Греция Президенты
Вазыйфага керешкән
2020 елның 13 марты
Аңа кадәр Прокопис Павлопулос
Шәхси мәгълүмат
Туган 30 май 1956(1956-05-30) (67 яшь)
Греция, Салоники
Сәяси фирка бәйсез
Белем Афина университеты[d]

Катерина Сакелларопулу (грек. Κατερίνα Σακελλαροπούλου; 1956 елның 30 мае, Греция, Салоники) ― грек дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Грециянең 13нче президенты (хәзерге өченче Грек Республикасы тарихында сигезенче президент). 2020 елның 13 мартында вазыйфасына керешә. 2020 елның 22 гыйнварында Греция парламенты тарафыннан президент Павлопулосның[d] варисы итеп сайлана. Сайланганчы, 2018 елның октябреннән Грециянең югары административ суды булган Дәүләт советы[d] рәисе вазыйфасын башкарган [1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956 елның 30 маенда Грециядә, Салоники шәһәрендә туган[1]. Каподистрия исемендәге Афина университетының[d] юридик факультетында хокук өйрәнгән. Парижның Пантеон-Ассас[d] университетында конституцион һәм административ хокук буенча аспирантура тәмамлаган. 1982 елда Дәүләт советына докладчы итеп кабул ителгән[1].

Дәүләт советының судьялар хезмәткәрләре ассоциациясе әгъзасы [1].Ассоциациядә берничә вазыйфа башкарган: генераль секретарь (1985—1986), вице-президент[1] (2006—2008) һәм президент (1993—1995, 2000—2001) [2].

2000 елда киңәшче була[1][2]. 2015 елның октябрендә Дәүләт советы вице-президенты итеп билгеләнә[3], 2018 елның октябрендә бертавыштан Совет рәисе вазыйфасына сайлана[1]. Сакелларопулуның гражданлык ирекләренә, экологик проблемаларга һәм азчылыклар һәм качаклар хокукларына сизгерлеге ул вакыттагы СИРИЗА[d] сул администрациясен аны бу вазыйфага тәкъдим итәргә этәрә[4].

2018 елның 17 июнендә имзаланган һәм Македониянең атамасы турындагы бәхәсне[d] хәл иткән Преспан килешүен хуплый. Дәүләт Советында BTC-E[d] биткоин-биржасын нигезләүче дип фаразланган россияле Александр Винник эшен алып бара[1].

Сакелларопулу даими рәвештә фәнни журналларда басыла. Шулай ук «Финанс кризисы һәм Дәүләт советының прецедент хокукында әйләнә-тирә мохитне саклау» (Οικονομική κρίση και προστασία του περιβάλλοντος στη νομολογία του Συμβουλίου της Επικρατείας), Papazisis Publications)[5] китабына үз өлешен кертә.

Катерина Сакелларопулуны сәяси аутсайдер дип саныйлар, чөнки ул бернинди партиягә дә карамый. Ул либераль карашларга ия һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга аерым кызыксыну күрсәтә. Сакелларопулу Грециядә православие дине[d] һәм консерваторларның йогынтысы көчле булган заманда, грекларның шәхесне раслаучы таныклыгыннан динне алып ташлау идеясен хуплый. Шулай ук мигрант балаларына гражданлык бирү ягында тора[6].

Президент итеп тәкъдим ителү һәм сайлану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елның 15 гыйнварында Греция премьер-министры Мицотакис[d] Сакелларопулу кандидатурасын Греция Республикасы Президенты вазыйфасына тәкъдим итә[7][8]. Сакелларопулу идарә итүче консерватив «Яңа демократия»[d] партиясе тарафыннан тәкъдим ителә, шулай ук төп оппозиция партиясе СИРИЗА[d] һәм «Үзгәрешләр хәрәкәте»[d] сул үзәк партияләре ягыннан хуплау таба[9].

22 гыйнварда президент итеп сайлана. Аның өчен Греция парламентының 300 депутатының 261е тавыш бирә (33е тыелып калган, 6сы катнашмаган) [1][10]. Сакелларопулуны сайлау карары җәмәгатьчелек тарафыннан Кириакос Мицотакис кабинетында хатын-кызлар саны аз булу сәбәпле (анда 18 министрның 1се генә хатын кыз [11]) үсә барган тәнкыйтькә каршы тору омтылышы буларак кабул ителә [9].

Инаугурация[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

13 мартта рәсми рәвештә ант бирә һәм вазыйфасына керешә. Инаугурация тантанасы COVID-19 пандемиясе аркасында коронавирус таралуны булдырмау чаралары кысаларында буш диярлек парламентта уза; рәсми затлар һәм журналистлар саны чикләнгән була. Ант биргәннән соң Сакелларопулу парламент каршындагы мәйданда Билгесез солдат каберенә такыя (венок) сала. Коронавирус турында кисәтүләргә карамастан, урамның каршы ягындагы сак сызыгы артында инаугурацияне күрер өчен бер төркем халык җыелган булган[11].

Президент сараенда узган кыскача чыгышында Сакелларопулу Грециянең төп ике проблемасы итеп коронавирус белән көрәш һәм миграция кризисын атаган. Ул: «Греция үзенең демократик принципларын һәм хокукый дәүләтен саклауны дәвам итәргә, киләчәктә безнең барыбыз өчен дә урын булачак чәчәк атуга таба барырга тиеш», ― дип белдерә. Төркиягә кинаяләп, сәясәтче Грецияне «кеше авыртуын кулланып, безнең милли суверенитетыбызга зыян китерергә теләүчеләрнең агрессиясенә каршы торырга» чакыралар дигән. Греция, Сакелларопулу сүзләре буенча, «үз чикләренең бөтенлеген тәэмин итәргә, шул ук вакытта яклаусыз һәм өметен югалткан кешеләргә карата гуманитар бурычын үтәргә тиеш». Яңа президент шулай ук барлык грекларны коронавирус таралуны булдырмау буенча сәламәтлек саклау органнарының барлык киңәшләрен төгәл үтәргә чакырган[11].

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сакелларопулу үзенең партнеры, адвокат Повилас Коцонис белән яши[12]. Аның элеккеге никахыннан бер баласы бар[4].

Салоникиның «Арис»[d] футбол клубы җанатары[13].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 1,5 1,6 1,7 1,8 Президентом Греции впервые избрали женщину. РИА Новости (2020-01-22). 2020-01-25 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 Ποια είναι η πρώτη γυναίκα πρόεδρος του ΣτΕ, Αικατερίνη Σακελλαροπούλου. 2020-01-15 тикшерелгән.
  3. Όλα τα ονόματα των προέδρων και αντιπροέδρων των Ανωτάτων Δικαστηρίων (2015-10-22). 2020-01-15 тикшерелгән.
  4. 4,0 4,1 Smith, Helena. Progressive judge to become Greece's first female president (2020-01-16). 6 февраль 2023 тикшерелде.
  5. Αικατερίνη Σακελλαροπούλου. 2020-01-15 тикшерелгән.
  6. Joanna Manganara. Katerina Sakellaropoulou: first-elect female President of the Hellenic Republic – International Alliance of Women.
  7. Greek PM taps top female judge as country's president. Reuters (2020-01-15). 2020-01-16 тикшерелгән.
  8. Greek PM Taps Top Female Judge as Country's President. The New York Times (2020-01-15). 2020-01-16 тикшерелгән.
  9. 9,0 9,1 Elinda Labropoulou (2020-01-22). Katerina Sakellaropoulou becomes Greece's first woman president.
  10. Πρόεδρος της Δημοκρατίας εξελέγη η Αικατερίνη Σακελλαροπούλου, του Γιώργου Σ. Μπουρδάρα. Η Καθημερινή (2020-01-22). 2020-01-22 тикшерелгән.
  11. 11,0 11,1 11,2 Elena Becatoros (2021-05-03). Greece's first female president is sworn in.
  12. Το προφίλ της Σακελλαροπούλου: Λάτρης της φύσης, των ταξιδιών και των γατών (2020-01-16). 2020-01-22 тикшерелгән.
  13. Νέα Πρόεδρος της Δημοκρατίας: Η σχέση της Κατερίνας Σακελλαροπούλου με τη Θεσσαλονίκη. 2020-01-16 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]