Братислава мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Братислава мәчете latin yazuında])
Мәчет
Братислава мәчете
Словакия ислам мәдәнияте үзәге

словак. Bratislavská mešita
словак. Slovensko Kultúrne Centrum
Ил Словакия
шәһәр Братислава, Obchodná ulica
Дин Ислам
Кайсы дини агымга карый сөнни
Төп даталар:
1999 (Словакиянең Ислам фонды оешкан)
2009 (Словакиянең ислам мәдәни үзәге ачылган)
2009 (гыйбадәт бүлмәсе ачылган)
Халәте гамәлдә

Братислава мәчете (словак. Bratislavská mešita), Словакия ислам мәдәнияте үзәге (словак. Slovensko Kultúrne Centrum) — Словакия башкаласы Братислава шәһәрендә урнашкан рәсми булмаган мәчет — Словакия ислам үзәгендәге гыйбадәт бүлмәсе (словак. modlitebňa). Словакия ислам үзәге — илдә мөселман мәдәниятенең бердәнбер офисы. Amnesty International кебек хокук саклау оешмалары тәнкыйть итүгә карамастан, Словакия — Европа берлегендә рәсми ачылган мәчете булмаган соңгы илләрнең берсе булып кала[1][2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп мәкалә: Словакиядә ислам

Йөз ел элек Братислава грады(ингл.) янында Изге Мартин католик соборы, яһүд синагогасы, православие чиркәве, шулай ук мәчет булган. Бүген бу урында католик һәм православие чиркәүләре генә калган[2].

Словакиянең Ислам фонды мәгълүматлары буенча (2013), илдә 4 меңнән 5 меңгә кадәр мөселман яши. Мөселманнарның төгәл санын билгеләү мөмкин түгел, чөнки ислам — дәүләт тарафыннан танылган һәм теркәлгән дин түгел. Мөселманнар бирегә ислам илләреннән әле ил Чехословакия составында вакытында ук килгән, кайберләре соңгы 10-20 елда килгән качаклар, мөһаҗирләр. Җәмгыять әгъзаларының күпчелеген Албания, Босния ватандашлары һәм гарәпләр тәшкил итә. Рәсми мәчет рөхсәт ителмәгәч, мөселманнар намаз уку өчен яраклаштырылган бүлмәләрне арендага алырга, мөселман дине бәйрәмнәрен спортзалларда үткәрергә мәҗбүр була.

Ислам хакимият тарафыннан рәсми дин итеп танылмау сәбәпле, Словакия хәзерге вакытта Европа берлегендә (Афинада мәчет төзелгәннән соң) рәсми ачылган мәчете булмаган бердәнбер ил булып тора. Илдә мәчет булмауны сылтау итеп, Словакия үзендә мөселман качакларын кабул итәргә теләми, христиан динендәге качакларны (мәсәлән, Сүриядән) гына кабул итә — әлеге мәсьәләдә Европа берлеге белән бәхәскә керә.

Словакиянең Ислам фонды[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Братиславада гыйбадәт бүлмәсе урнашкан Obchodná урамы күренеше

Словакиянең Ислам фонды (Кордоба ислам үзәге) 1999 елда оешкан. Әлеге фонд күп еллар буе хөкүмәттән мәчет ачарга һәм төзелеш башларга рәсми рөхсәт алырга тырышса да, аның тәкъдиме кире кагылып килә. Хәзерге вакытта Фондның төп бурычы — исламны рәсми дин итеп таныту. 2007 елда Словакия парламенты дини җәмгыятьне теркәү өчен аның 20 000 тарафдары булырга тиеш, дигән канун кабул иткән (чагыштыру өчен: күрше Чехиядә дини җәмгыятьне теркәү өчен 300 әгъза җитә)[2]. Шул ук вакытта, Словакиядә хәзер, исламнан башка, барлыгы 18 дин танылган, шуларның бишесе дәүләт бәйсезлеге турында игълан ителгәч (1993 елның 1 гыйнваре), автомат рәвештә рәсмиләштерелгән. Словакиянең 70 % халкы илдә ислам диненә, мөселманнарга ислам үзәкләре төзүгә рөхсәт бирүгә, аларның дини йолаларын үтәүләренә принципиаль каршы[3].

Фондның шәһәр үзәгеннән ерак түгел зур булмаган җир кишәрлеге — мәчет төзелеше өчен билгеләнгән буш участогы бар[4].

Словакиянең Ислам фонды рәисе, оешмага нигез салучыларның берсе — Мөхәммәд Хасна, 1991 елда Братиславага Сүриядән табиблыкка укырга килгән, судта тәрҗемәче булып эшләгән. Мөхәммәд Хасна — нигездә, студентлар, бизнесменнар һәм дингә яңа килүчеләрдән торган Словакия мөселман җәмәгатьчелегенең ил конституциясе гарантияли торган дин ирегенә хокукын яклаучы[5].

Словакиянең Ислам фонды Братиславаның Обходна (Obchodná) урамында урнашкан. Беренче катында гыйбадәт бүлмәсе бар.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми булмаган мәчет булуга карамастан, гыйбадәт бүлмәсе һәр көн саен ачык. Җомга вәгазе гарәп, инглиз һәм словак телләрендә үткәрелә һәм җомга көнне 13:00 сәгатьтә башлана.

Мәчет бик зур булмаса да, 80—100 кешегә гыйбадәт кылу өчен урын җитәрлек. Бинада җомга вәгазьләре өчен кулланыла торган михраб бар, шуннан башка гадәти мәчетләрдә очрый торган бернинди бизәү элементлары юк.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]