Йорт тавыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Йорт тавыгы latin yazuında])
Йорт тавыгы
Сурәт
Халыкара фәнни исем Gallus gallus domesticus
Таксономик ранг астөр[d]
Югарырак таксон Джунглевые куры[d]
Йөрәк тибеше ешлыгы 275 ± 0 ударов в минуту[1]
Нәрсәнең чыганагы куриная грудка[d], курятина[d] һәм тавык йомыркасы[d]
Чыганагы G. gallus[d]
3D-модель
MCN коды 0105.94.00
 Йорт тавыгы Викиҗыентыкта

Йорт тавыгы (лат. Gallus gallus, кайсыбер вакытларда – Gallus gallus domesticus яисә Gallus domesticus; ир – әтә́ч, балалары – чебилә́р)йорт хайваннарының иң күп санлы һәм иң таралган төре.

Продукция бирү юнәлеше буенча аларны йомырка һәм ит тавыкларына бүләләр. Гадәттә, бер тавык елга 220-250 йомырка сала. Тавык йомырка белән иттән тыш, каурый, мамык-йон да бирә.

Галимнәр фикеренчә, тавыкларны якынча 4000 еллар элек Көньяк-Көнчыгыш Азиядә кызыл җәңгәл тавыгын кулга ияләштерә башлаганнар. Бу – безнең ерак бабалар җир эшкәртү эшенә яңа гына керешкән вакыт булган.

Бүгенге тавыкның ерак “әби-бабалары” Һиндстан, Бирма, Малакка ярымутравында һәм Суматра утравында таралган. Әлеге кызыл җәңгәл тавыгы урманнарда, куаклыклар һәм бамбук араларында яши. Ул оча белми, бер урында яши, чирәм, бөҗәкләр белән туклана, җирдә оя ясый. Әтәченең авырлыгы 900-1200 грамм, ә тавыкныкы – 500-750 грамм.

Кулга ияләштерелгән тавыкларның алга таба тарихын археологик табылдыклар аша күзалларга була. Болар – рәсемнәр һәм сөякләр. Мәсәлән, фиргавен Тутанхамон (б.э.к. 1350 еллар) пирамидасындагы таш плитәгә ясалган әтәч рәсеме. Якынча шул вакытларда тавык Сүриядә пәйда була, бирегә ул Месопотамиядән килеп эләгә. Әтәч рәсеме борынгы Вавилон һәйкәлләрендә дә очрый.

Б.э.к. 326 елда Пәнҗаб шаһзадәсе (Төньяк-Көнбатыш Һиндстан) Александр Македонскийга әтәч сурәте сугылган көмеш акча түли.

Грециядә тавык б.э.к. I һәм II меңьеллык чигендә пәйда була. Ә инде б.э.к. VI гасырда тавык Элладаның (борынгы Греция) үзенә күрә бер “визит карточкасына” әверелә. Аристофан (б.э.к. 450-385 еллар) раславынча, Афинаның һәр кешесе, хәтта иң ярлысы да бер булса да тавык асраган. Әтәчләрне сугыштыру өчен асраганнар – чөнки әтәч сугышлары бик популяр булган. Грециядә әтәч шулай ук эротика символы булып та саналган, шуңа күрә өйләнергә ниятләп йөрүче егетләргә тере әтәч бүләк итә торган булганнар.

Көнбатыш Европага тавык б.э.к. VI гасырда Италия һәм грек колонияләре (Массали, Марсель һ.б.) аша килеп эләккән. Б.э.к. V гасырда Сицилиядә тавык сурәте сугылган акча басканнар.

Грекларның Кара диңгез буе колонияләре аркылы тавык б.э.к. V-IV гасырларда безнең җирләргә дә килеп җиткән. Б.э.к. беренче меңьеллыкта бөтен Европага таралган.

Беренче инкубаторлар Мисырда 2,5 мең ел элек пәйда булган. Болар – ике катлы бина – камералар булган: өстәге катта ягулык яндырганнар, аста җылы идәнгә йомырка салганнар. Мондый инкубаторларда берьюлы 90 меңләп йомырка “асралган”, чебешләрнең чыгышы 70 процент тирәсе булган.

Азиядә инкубатор итеп кәрзин файдаланылган. Йомырка тутырып, кояшка, аннан соң мич башына куя торган булганнар.

Тайвань утравында XVI гасырда чеби чыгару өчен киңлеге – 70, тирәнлеге 60 сантиметрлы траншеялар файдаланылган. 800әр йомырка сыешлы кәрзиннәрне траншеяларга куеп, кәрзин араларына дөге яки бодай кибәге тутырганнар. Йомыркаларны көнгә ике мәртәбә әйләндергәннәр, суынган кибәкне җылы кибәккә алыштырганнар.

Европада инкубаторлар XVIII гасырда барлыкка килгән. Шушы гасыр азагында Русиядә дә инкубация эше белән шөгыльләнә башлаганнар. Ә беренче инкубатор-завод Мәскәү янында 1928 елда төзелгән.

Тавыкның искитмәле әйберсе йомырка – иң камил продукт булып санала. Аның составында 20 аминокислота, шул исәптән никотин, фолий һәм пантотен кислоталары, 8 минераль тоз, 10 фермент һәм бик күп витаминнар: А, Д, Е, К, В1, В2 һ.б. бар. Белгечләр раславынча, ике йомырка кешенең барлык төр витаминнарга булган тәүлеклек ихтыяҗын канәгатьләндерә. Ә йомыркадагы аксым 97 процентка үзләштерелә.

Сыр тавык ите 100 граммга якын продуктка 23,5 грамм аксым (Б) тота. Бу сан чимал сыйфатына турыдан-туры бәйле. Очсызлырак кошлар фабрикаларда кертелә торган сыеклык хисабына продуктның авырлыгын арттыручы махсус составлар белән иньекциягә дучар ителә. Бу очракта эшкәртелмәгән ак ит берәмлегенә карап тоту кими.[2]

Йомырка организмда тулысынча эшкәртелеп бетә икән. Ул йөрәк, үпкә эшчәнлеген яхшырта, ашказанына файдасы зур. Тән пешкән җиргә элек-электән чи йомырка сөрткәннәр. Йомырка тагын нәрсәсе белән файдалы дигәндә, анда кирәкле бөтен туклыклы матдәләр бар. Калориялелеге ягыннан ул сыер итенә тигезләшә, ди. Йомырка составында 26 процент коры матдә, шул исәптән 12-13 процент протеин, 1 процент углевод һәм 1 процент минераль матдәләр бар. Ул аминокислоталарга, ферментларга, витаминнарга, микроэлементларга бай.[3]

Йомырка кабыгы нигездә ак төстә була, кызгылт төстәгесе дә бар. Ул бер үк вакытта нык та – чөнки чебине саклый, нәфис – тиз уалучан да – чөнки чебеш аны томшыгы белән тишеп дөньяга чыгарга тиеш, тыгыз да – эчтә үсүче чебигә төрле микроблар үтеп кермәслек һәм эчтәге нәни сулый алсын өчен күзәнәкле (вак тишекле) дә булырга тиеш. Болар өстенә әле йомырка кабыгы яктылык та үткәрә. Ул чебине нык җылынудан яки нык суынудан да саклый. Һәм, ниһаять, кабык тавык авырлыгыннан ватылмаслык каты-чыдам да булырга тиеш. Һәм бу таләпләрнең бөтенесенә дә җавап бирә йомырка кабыгы.

ТРда, башлыча, йомырка салу юнәлешендәге бөгелмә, хайсекс, ломанн, родонит һәм ит җитештерү юнәлешендәге гибро, хаббард, кобб токымнары (кросслары) үрчетелә. Республикада йомырка җитештерү буенча иң эре предприятиеләр - «Птицевод» дәүләт токымлы кошчылык заводы, «Лаишевский» кошчылык комплексы, «Юбилейное» авыл хуҗалыгы предприятиесе» ачык акционерлык җәмгыяте, «Лениногорск кошчылык фабрикасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, «Чистопольская» ачык акционерлык җәмгыяте.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]