Әрләннәр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әрләннәр latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әрләннәр
Сурәт
Халыкара фәнни исем Cricetinae G.Fisch.Waldh., 1817[1][2][3]
Таксономик ранг асгаилә[d][1][2][3]
Югарырак таксон Тычканлылар[1] һәм Әрләнсыманнар[2]
Йөрәк тибеше ешлыгы 450 ± 200 ударов в минуту[4]
Commons-logo.svg Әрләннәр Викиҗыентыкта

Әрләннә́р (лат. Cricetinae) — кимерүчеләр отрәдыннан әрләнсыманнарның хайваннар ассемьялыгы. 390 төре билгеле, Австралиядән тыш, барлык кыйтгаларда да яшиләр.

Татарстан территориясендә 3 төре — гади әрлән (Cricetus cricetus) җɵмһүрᴎятның барлык территориясенә таралган; соры әрлән (Cricetulus migratorius) Идел алды һәм Кама аръягы төбәкләрендә; Эверсман әрләне (Allocricetulus eversmanni) Кама аръягының көнчыгыш районнарында очрый. Коры үзәнлек болыннарда, урман буйлары, юл кырыйлары, бакчалар һәм яшелчә кишәрлекләрендә яшиләр.

Гәүдәсе 22 см га, койрыгы 10 см га кадәр озынлыктагы, 650 г га кадәр авырлыктагы вак кимерүчеләр. Таза гәүдәле, юан муенлы, очлы башлы. Мехы тыгыз, шома, аз гына ялтырый. Аксыл соры яки көрән сорыдан алып куе коңгырт төсләрдә булырга мөмкин. Соры әрләннәрнең гәүдәсе 13 см дан артмый һәм сырты куе соры, корсагы аксыл яки соргылт була. Эверсман әрләне гади әрләннән өстенең җирән коңгырт, корсагының ак төстә булуы һәм күкрәгендә кара таплар булуы белән аерыла. Җир өсте хайваннары. Ялгыз яшиләр, шактый катлаулы өн казыйлар. Әрләннәр өннәрен чыгу урынындагы туфрак өеменнән белү җиңел, анда гадәттә кибәк һәм чүп-чарлар сибелгән була. Эңгер-меңгер вакытта һәм төнлә активлар. Кышын йокыга талалар. Март ахырында — əприᴫдә уяналар. Ана әрләннәр елына 2 оя — 3–18 әр бала тудыра. Үләнчел үсемлекләр һәм аларның орлыклары белән туклана. Кышка запас әзерли. Кыр һәм бакча культураларына зарар китерәләр. Елак карчыгалар, ябалаклар, козгыннар һ.б. кошлар, шулай ук көзән һәм ас — әлеге кимерүчеләрнең куркыныч дошманнары.

Эверсыман әрләне һәм соры әрлән Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Integrated Taxonomic Information System — 2004.
  2. 2,0 2,1 2,2 Mammal Species of the World — 2005.
  3. 3,0 3,1 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. XiePrinceton: Princeton University Press, 2008.
  4. Susan E. Fielder, DVM, MS, DACVP (Clinical Pathology) Resting Heart Rates