Рус юртагы
Внешний вид

Рус юртагы — җигем атлар токымы. Елдам юртаклауга тумыштан сәләте бар. Токымны 1914–1949 елларда Русиядә орлов юртагы һәм америка юртагы кушылгаклары нигезендә китереп чыгардылар. Төсе күбесенчә туры, кайвакыт кара, җирән һәм бүз. Җилкә биеклеге 159–161, гәүдә кыек озынлыгы 160–162, күкрәк колачы 182–183, уч колачы 20–20,5 см. Рус юртагы орлов юртагыннан бераз елдамрак. Иң яхшы йөгереклек: 1600 м — 1 мин 56,9 с, 2400 м — 3 мин 0,3 с, 3200 м — 4 мин 6,1 с.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.