Күрәкарау

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Миопия
Myopia.gif
МКБ-10 H52.152.1
МКБ-9 Калып:ICD9
DiseasesDB 8729 8729
MedlinePlus 001023 001023
MeSH D009216 D009216
Миопияне ике яклы батынкы линза белән төзәтү.

Күрәкарау (шулай ук — миопи́я ) (бор. грек. μύω — «күз кысу» и ὄψις — «күз карашы, күрү»), ерактан начар күрү — күрү (рефракция) кимчелеге, сурәт күзнең челтәркатлавында ясалмыйча, аның алдында төшә, нәтиҗәсендә ерактан начар күрү була.

Аметропиянең аерым төре. Киң таралган сәбәбе — озынлыкка зурайган күз алмасы, шуңа күрә челтәркатлау фокаль яссылыктан тыш урнаша. Сирәк варианты — күзнең сындыру системасы нурларны кирәктән артык җыйган очрак (һәм нәтиҗәсендә алар челтәркатлауда түгел, ә аның алдында җыела). Һәр очракта да, ерак әйберләрне караганда челтәркатлауда төгәл булмаган, тонык сурәт барлыкка килә.

Кеше якында әйбәт күрә, ә ерактан начар һәм бу проблеманы хәл итү өчен ул тискәре мәгънәле оптик көчле күзлекләр яки контактлы линзалар куллана ала.

Күрәкарау сәбәпләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миопия геннарга бәйле авыру, нәтиҗәсендә күз алмасы формасы сузыла. Еш очракта яшүсмер чакта үсеш ала.[1]

Әгәр вакытында чаралар күрмәсәң, күрәкарау көчәя бара һәм ул күздә кире кайтмаслык җитди үзгәрешләр һәм шактый күрү начарлануына китерә ала. Һәм нәтиҗәсе — өлешчә яки тулысынча эшкә сәләтлекне югалту.

Күрәкарау шулай ук кератоконус (мөгезматдә формасы үзгәрүе), җәрәхәт нәтиҗәсендә күз ясмыгы күчү (астаю, таю), күз ясмыгы склерозы (өлкән яшьтә) өчен килеп чыга ала. Күрәкарауны уңышлы дәваланган аккомодация спазмыннан аера белергә кирәк.

Күрәкарау проблемасын хәл итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күпчелек очракта күрәкарау күз алмасының алгы-арткы зурлыгы арту белән бара.[2] Бу проблема күзлек яки контактлы линза (кию вакытында гына), ортокератологик линза (салудан соң берничә сәгатькә) яки рефракцион хирургия ярдәмендә хәл ителә.

АКШның Милли Сәламәтлек Институты сүзләре буенча миопияне булдырмау чаралары юк, ә күзлек һәм контактлы линзалар куллану бу авыруның үсешенә тәэсир итми.[3]

Күрәкарау төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Офтальмологиядә күрәкарауны түбәндәге төрләргә бүлү кабул ителгән[4]:

  • тумыштагы (myopia congenita) — күрәкарауның сирәк очраган формасы, яшәүнең беренче көннәрендә билгеләнә һәм күз алмасы үсеше аномалияләре белән бәйле;
  • югары (myopia alta) — дәрәҗәсе 6,25 диоптрийдан арткан күрәкарау;
  • комбинацион (myopia combinativa) — гадәттә югары булмаган күрәкарау дәрәҗәсе, күзнең оптик системасының сындыру көче һәм аның оптик күчәре озынлыгы эмметропиягә туры килгән мәгънәләрдән артмый, ләкин аларның бәйләнеше гадәти рефракцияне тәэмин итми;
  • ялган (спазматик, псевдомиопия; myopia falsa) — керфекле мускул тонусы арту нәтиҗәсендә барлыкка килгән (аккомодация спазмы) һәм ул нормальләшкәч бетүче күрәкарау;
  • транзитор (myopia transitoria) — ялган күрәкарау төре, төрле организм авырулары үсеш алганда (шикәр авыруы) һәм/яки дарулар тәэсиреннән (сульфаниламидлы препаратлар) барлыкка килә;
  • төнге (эңгер-меңгер; myopia nocturna) — күзнең эмметропик рефракциясе белән бәйле күрәкарау, яктылык җитмәгәндә барлыкка килә һәм яктылыкны арттырганда югала;
  • күчәнле (myopia axialis) — күзнең оптик күчәре артык озын булганда барлыкка килгән күрәкарау;
  • катлауланган (myopia complicata) — күзнең анатомик үзгәрешләре белән барып, күрү югалуына китерүче, күрәкарау;
  • көчәюче (myopia progressiva) — күзнең арткы бүлеге сузылуы нәтиҗәсендә акрынлап дәрәҗәсе артуы белән билгеләнгән күрәкарау;
  • рефракцион (оптик; myopia refractiva) — күзнең оптик системасының артык сындыру көче белән бәйле күрәкарау.

Күрәкарау дәрәҗәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чирнең авырлыгына карап күрәкарауда өч дәрәҗәне аералар:

  • түбән:  -3 диоптрийга кадәр;
  • уртача:  −3,25 алып −6 диоптрийга кадәр;
  • югары: −6 диоптрийдан артык.

Югары миопия шактый зур саннарга кадәр җитә ала: −15, −20, −30 D.

Түбән һәм уртача күрәкарау дәрәҗәсендә, кагыйдә буларак, ераклык өчен тулы яки тулы диярлек оптик коррекция кулланыла һәм якын аралыкта эш өчен (1-2 диоптрийга) түбәнрәк линзалар кулланыла.

Күрәкарау тумыштан да килә ала, тагын вакыт узу белән дә барлыкка килә ала, кайбер чакта үсеш алып - көчәя бара. Югары күрәкарау дәрәҗәсендә  — "ераклык" һәм "якынлык" өчен мәгънәсе түзә алучанлык белән билгеләнгән даими коррекция кулланыла. Әгәр күзлек күрү үткенлеген җитәрлек арттырмаса, контактлы коррекция тәкъдим ителә.

Күрәкарауны төзәтү ысуллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта 7 танылган күрәкарауны төзәтү ысулы бар, шулардан: күзлек, контактлы линза, күрүнең лазерлы коррекциясе, күз ясмыгын рефракцион алмаштыруы (ленсэктомия), ясалма линза имплантациясе, радиаль кератотомия һәм кератопластика. Күрәкарау дәрәҗәсенә карап кешегә күзлеккә даими яки вакытлыча (әйберне ераклыкта танып алу кирәк булганда гына) ихтыяҗ була ала, мәсәлән телепрограмма һәм кинофильмнар караганда, машина йөрткәндә яки санак алдында эшләгәндә.

Күрәкарауда күзлек пыяласы һәм контактлы линза көче тискәре сан белән билгеләнә. Рефракцион хирургия күзлек яки контаклы линза куллану ихтыяҗын киметә яки тулысынча юк итә ала. Шундый операцияләр бик еш махсус лазерлар белән башкарыла.

Күрәкарауны төзәтү — фоторефрактив кератэктомия (ФРК) .

Соңгы елларда күрәкарауны төзәтүдә аеруча бик зур кызыксынуны,193 нм озынлыктагы дулкынлы эксимер лазерлар кулланган, фоторефракцион кератоэктомиянең (ФРК) яңа технологиясе уята.

Күрәкарауны төзәтүдә эксимер лазерны куллану турында 1983 елдагы беренче хәбәрдән алып, хәзерге вакытка кадәр бу ысулның күз авыруларын дәвалау тәҗрибәсендә мөмкинлекләрен өйрәнү көчле бара.

Хәзерге вакытта "классик ФРК"ның яхшы нәтиҗәләре 6,0 диоптрийга кадәр күрәкарауда фараз ителә. Күрәкарауның югарырак дәрәҗәсендә ТрансФРК ысулын кулланырга кирәк, башкача күрәкарау регрессия ихтималы барлыкка килә, хәер, аны кабат ФРК белән төзәтеп була.

Күрәкарауны төзәтү — лазерлы кератомилёз (LASIK), (ЛАСИК) .

Лазерлы кератомилёз — күрәкарау, үтәкарау һәм астигматизмны төзәтү буенча катнаштырылган лазерлы-хирургия операция. Операция иң югары технологияле һәм пациент өчен аеруча уңайлы санала, чөнки кыска вакыт эчендә һәм авыртусыз максималь мөмкин булган күрүне күзлексез һәм контактлы линзасыз кайтарырга мөмкинлек бирә. Кайбер очракларда күрәкарау (−15 D кадәр), үтәкарауны (+10 D кадәр), ә тагын астигматизмның күп очракларын төзәтү мөмкин.

Лазерлы төзәтү — операция технологиясе.

Шуны аңларга кирәк, төзәтү чынлыкта - күрүне кайтару түгел ул. Төзәтү күрәкарауны дәваламый, ә мөгезматдәнең өске катламының профилен лазер ярдәмендә үзгәртеп, аны компенсацияләргә мөмкинлек бирә. Мөгезматдәнең өске катламында корама рәвешендә кисем ясала һәм санак белән идарә ителгән лазер киселгән урында берничә секунд дәвамында мөгезматдәнең оптик өслеген, сурәтне челтәркатлауга төгәл төшә торган итеп, үзгәртә һәм шулай гадәти күрү тулысынча кайта. Аннары киселгән корама урынына кайтарыла һәм шулай мөгезматдәнең өске катламы зарарланудан сакланып кала. Кайбер өстәмә тәэсирләр була ала, шулардан берсе  — пыяламысан җисем деструкциясе. Куркыныч минималь булсын өчен операция алдыннан җентекләп тикшеренү уздырырга кирәк.

Күрәкарау өзлегүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күрәкарауны үз вакытында дәваламасаң яки дөрес төзәтмәсәң, авыру үсә ала һәм аның күз агы стафиломасы (бүлтәю), челтәркатлауга һәм пыяласыман җисемгә кан саву һәм дистрофиясе, авыр очракларда аларның кубарылуы кебек өзлегүләре барлыкка килә ала.

Күрәкарау һәм хәрби-табиб экспертизасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күрәкарау авырулар тәртибендә 34 нче мәкаләдә исәпкә алына (рас. РФ Правительствосы карары 04.07.2013 алып N 565):

  • В категориясе (чикләнеп ярашлы) теләсә кайсы күзнең берәр меридианында 6,0 артык диоптрийлы (ягъни кимендә 6,25) күрәкарау;
  • Д категориясе (ярашсыз) 12,0 диоптрийдан артык күрәкарау.

Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Кузнецова М.В. Причины развития близорукости и её лечение. — М.: МЕДпресс-информ, 2004. — 176 с. — ISBN 5-98322-020-9.
    • Стукалов С.Е., Фаустов А.С., Попов В.И., Щепетнева М.А., Попова И.В. Клиника различных форм близорукости, лечение и профилактика. — Ростов-на-Дону: Феникс, 2007. — 128 с. — ISBN 978-5-222-10942-7.
    • Аветисов Э.С. Близорукость. — М.: Медицина, 1986. — 240 с.
    • Должич Р.Р., Должич Г.И. Офтальмология: Пособие для офтальмологов. — Ростов-на-Дону: Феникс, 2008. — 286 с. — ISBN 978-5-222-12005-7.
    • Зрительные функции и их коррекция у детей / Под ред. С.Э. Аветисова, Т.П. Кащенко, А.М. Шамшиновой. — М.: Медицина, 2005. — 872 с. — ISBN 5-225-04115-9.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]