Цивилизация

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Язма тарих кадәргечә чорда үсемлекчелек барлыкка килүе үзәкләре һәм таралу юллары харитасы Җирнең төрле регионнарда яшәүче кешеләр җәмгыятьләре мәдәниятләренең цивилизация дәрәҗәсенә килүен аңлата: Нил елгасы дельтасы, үзәне һәм Алгы Азия буенча таралган Уңдырышлы Ярымай регионы (бүгенгәчә 11,000 ел), Янцзы һәм Хуанхэ бассейннары (б. 9000 ел), Яңа Гвинея калкулыгы (б. 9000–6000 ел), Үзәк Мексика (б. 5000–4000 ел), Көньяк Африканың төньягы (б. 5000–4000 ел), Сахра чүленнән көньяккарак җирләре (б. 5000–4000 ел, төгәл урыны ачыкланмаган), АКШның көнчыгыш өлеше (б. 4000–3000 ел).[1]

Цивилизация (лат. civilis — ватандаш, дәүләт) — билгеле бер икътисади формациянең иҗтимагый, рухи һәм матди үсеш кимәле; өләшелгән иҗтимагый үсеш, матди һәм рухи мәдәнилек кимәле.

Цивилизация ул — кешелек җәмгыятенең югары дәрәҗәгә ирешкән җитештерү көчләре, фән-техника казанышларының тулысынча хезмәт ияләре мәнфәгатенә җавап тапшыручы, кешеләрнең тигезлек һәм дөреслек мөнәсәбәтләрен тәэмин итүче баскычы. Цивилизация — бер бөтен система. Ул төрле элементлардан тора. Аңа югары дәрәҗәдәге икътисад, җәмгыятьнең гаделлек белән кызу социаль, хокукый һәм сәяси төзелеше, рухи тормышы, шул исәптән фән, сәнгать, әхлак нормалары, дин һ. б. элементлар хас. Һәр элемент аерым цивилизациянең үзенчәлеген чагылдыралар. Цивилизация ниндидер тышкы йогынтыларга бирелүчән булса да, аның үзәге, төп сыйфатлары эчпошыргыч кала. Борынгы греклар цивилизациясен кытай һәм һинд цивилизацияләр белән, ә урта гасырлар Көнчыгыш цивилизациясен майя цивилизациясе белән бутап булмый. Цивилизациянең нигезен матди җитештерү тәшкил итсә дә, анда рухи факторның йогынтысы да сизелә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. (2003) «Farmers and Their Languages: The First Expansions». Science 300 (5619): 597–603. DOI:10.1126/science.1078208. PMID 12714734.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гыйззәтов К. Т., Философия: 2 китап. 1-че китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
  • Кузык Б. Н., Яковец Ю. В. Цивилизации: теория, история, диалог, будущее: В 2 т.. — М.: Институт экономических стратегий, 2006. — Т. 1: Теория и история цивилизаций. — 768 с. — 5000 экз. — ISBN 5936181014.
  • Пономарёв М. В., Смирнова С. Ю. Новая и новейшая история стран Европы и Америки: Учеб. пособие для студ. высш. учеб. заведений: В 3 ч. — М.: Гуманит. изд. центр ВЛАДОС, 2000. — Т. 1. — 288 с. — 10 000 экз. — ISBN 5-691-00344-5.