Майя (цивилизация)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Майя (цивилизация) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Майя цивилизациясе биләгән территория. Кызыл төс белән майя мәдәнияте чикләре бүленгән, кара төс — месоамерикан цивилизациясе территориясе
Чичен-Ицада Кукулькан пирамидасы

Майя — үзенең язмасы, сәнгате, архитектурасы, математик һәм астрономик математик системалары өчен күренекле булган Мезоамерика цивилизациясе. Аның формалаша башлавы классик дәвергә кадәр елларга (б. э. к. 2000 е. — б. э. 250 е.) карый, классик чорда күпчелек майя калалары үсешенең иң биек ноктасына җиткән (б.э. 250—900 ее.). Конкистадорлар килгән чакта тирән хәлсезлек кичергән була. Майя, европалылар килгәнчегә кадәр бик күп алданрак ташландык хәлгә килгән, таш калалар төзегән булган, кайсыбер калаларда соңрак та кешеләр яшәгән әле. Майялар уйлап тапкан календарьны Үзәк Американың башка халыклары да кулланган. Майялар иероглифик язулар системасын кулланган. Бу иероглифик система бүгенге көндә өлешчә чишелгән. Үрнәкләрдә күп санлы язмалар сакланган. Игенчелектә нәтиҗәле система булдырганнар, астрономия өлкәсендә тирән белемгә ия булганнар.
Ата-бабаларының телен саклап калган хәзерге майялар гына түгел, Мексика, Гватемала, Гондурасның көньягында яшәгән испан телле халыкның бер өлеше дә борынгы майя халкының варислары дип атала. Майяларның кайсыбер калалары: Мексикадагы Ушмаль, Паленке, Чичен-Ица, Гватемаладагы Тикаль һәм Киригуа, Гондурастагы Копан, Сальвадордагы вулкан көле белән күмелеп калган һәм кабаттан казып чыгарылган кечкенә генә Хойя-де-Серен авылы ЮНЕСКО дөнья мирасы объектлары исемлегенә кертелгән. Бу халыкның мәдәнияте тарихын өч периодка бүлү кабул ителгән. Беренсе чор (борынгы заманнан алып б.э. 317 елына кадәр) — кала-дәүләтләр, игенчелек, киҗе-мамык тукыма эшләү һ.б. барлыкка килгән чор. Икенсе чор (317—987) — борынгы патшалык яки классик чор — калалар үсеше вакыты (Паленке, Чичен-Ица, Тулума) һәм бер үк вакытта X гасыр башында халыкның аларны серле рәвештә ташлап китүе. Өченче чор (987 ел — XVI гасыр) — яңа патшалык, яки классик чорга кадәр элгәрге период — европа конкистадорларының килү, яңа законнар, тормошның һәм мәдәниятнең стилен һәм сәнгатен кабул итү, мәдәниятләр буталышы, туган туганны үтерешү сугышлары һ . б. дәвере.

Территориясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта (2017 ел) майя цивилизациясе үскән территорияләр түбәндәге дәүләтләр составына керә:

Территория[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә (2010 ел) майя цивилизациясе урнашкан җирләр түбәндәге илләргә керә: Мексика (Чьяпас, Кампече, Юкатан, Кинтана-Росо штатлары), Гватемала, Белиз, Сальвадор, Һондурас (көнбатыш өлеше). Майя мәдәниятенә караган 1000-гә якын (XX гасырның 80-се еллары башына) кала табылган, ләкин аларның барысы да археологлар тарафыннан казылмаган һәм тикшерелмәгән. Шулай ук 3000-гә якын бистә табылган.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Паленке каласы музеендагы әвәләп ясалган барельеф

Иртә чорга кадәрге период (б.э.к. якынча 2000—900 ее.)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майяларның иртә классик чорга кадәр үсеше этабында яшәгән урыннарында торак урыннары барлыкка килә һәм игенчелек үсешә. Майя цивилизациясенә б.э.к. якынча 2000 ел белән билгеләнгән Куэйо (Белиз) тәүге корылмалары карый. Бу урыннан майя кабиләләре төньякка Мексика култыгына таба таралып утырган. Копанда (Гондурас) сунарчылар б. э. к. якынча 1100 елда урнашканнар. Иртә классик чорга кадәр этапта майя цивилизациясенә караган борынгы кала булган Ламанай каласына (Белиз) нигез салынган. Б. э. к. якынча 1000 елда б. э. VII гасырына чаклы яшәгән Кахаль Печ (Белиз) нигезләнгән.

Урта классик чорга кадәр период (б. э. к. якынча 899—400 еллар)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урта классик чорга кадәр периодта майяларның алга таба таралып утыруы дәвам итә, калалар арасында сәүдә үсә. Б. э. к. Тикаль (Гватемала) өлкәсендәге торак урын эзләре б. э. к.VII гасыр белән билгеләнә. Мексика култыгы яр буенда беренче торак урыннар һәм храмнар б. э. к. якынча 500 елда барлыкка килгән. Эль-Мирадор (майяларның билгеле булган иң зур пирамидасы, 72 м) һәм хәзерге Гватемала биләмәсендә урнашкан Накбе майяларның тәүге зур калалары санала. Б. э. к. якынча 700 елда Месоамерикада тәүге язу барлыкка килгән. Бу чордагы майя сәнгатенә Мексика култыгы ярларында барлыкка килгән һәм бөтен Мексоамерика белән сәүдә бәйләнешләре урнаштырган ольмек цивилизациясе йогынтысы сизелә. Кайсыбер галимнәр, борынгы майялар иерархик җәмгыять һәм патша идарәлеге төзүләре белән майялар өлкәсенең көньяк районнарында б. э. к. 900 елдан 400 елга кадәр ольмекларның янәшә яшәвенә бурычлы.

Соңгы классик чорга кадәр период (б. э. к. якынча 400 — б. э. 250 елы)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майяларның ташка уелып эшләнгән иртә кояш календаре сурәте б.э.к. якынча 400 ел белән билгеләнә. Майялар корольләр һәм король каныннан булганнар идарә иткән иерархик җәмгыять идеясен кабул итә. Теотиуакан каласына нигез салу шулай ук соң классик чорга кадәр периодка караган. Теотиуакан Месоамериканың мәдәни, дини һәм сәүдә үзәге булган.

Иртә классик чор (б. э. якынча 250—600 еллары)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Б. э. 292 елы белән билгеләнгән Тикальдәге иң иртә стелла хаким Кинич-Эб-Шок фигурасын гәүдәләндерә. 500 ел тирәсендә Тикаль «бик бөек держава» була, анда яңа гадәтләр, шулар арасында корбан китерү белән бәйле йола ритуалларын керткән Теотиуакан кешеләре яши башлый. 562 елда сугыш Калакмуль һәм Тикаль калалары арасында сугыш була.

Соң классик чор (б. э. якынча 600—900 еллары)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Классик чордагы майя цивилизациясе һәр берсенең үз хакиме булган кала-дәүләтләр территориясе булып күз алдына баса. Бөтөн Юкатанга таралган майя мәдәнияте үз үсешенең чәчәк атуын кичерә, бу чорда Чичен-Ица (700 ел тирәсе), Ушмаль һәм Коба калаларына нигез салынган. Калалар сакбе (sacbé) дип аталган юллар белән тоташтырылган. Ул чордагы уртача европа калаларынан кеше саны буенча күпкә артык булган майя калаларында 10 меңнән артык кеше исәпләнгән.

Майя цивилизациясенең бөлгенлеккә төшүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Б. э. IX гасырында ук майя халкы яшәгән көньяк районнарда халык саны бик тиз кими бара, һәм бу күренеш бөтен үзәк Юкатанга таралаган. Кешеләр калаларны ташлап китә, су белән тәэмин итү системасы җимерелә. Б. э. X гасыры уртасыннан алар бүтән таш корылмалар төземи. Әлгеә кадәр майя цивилизациясенең юкка чыгуы тикшеренүчеләр арасындагы бәхәскә сәбәп булып тора. Шул ук вакытта майя цивилизациясенең юкка чыгуына ике төп караш — экология һәм экологик булмаган фаразлар бар.

Экологик гипотеза кеше һәм тәбигатьнең үзара мөнәсәбәт балансына нигезләнгән. Вакыт үтү белән баланс бозыла: даими үсә барган халык сыйфатлы туфрак җитмәү, шулай ук эчәр су җитмәү проблемасы белән очраша. 1921 елда О. Ф. Кук майяның экологик сәбәпләр белән югалуы турында фараз төзи.
Экологик булмаган фараз гипотеза басып алулар һәм эпидемияләрдән башланып, климат үзгәрү яисә башка катастрофалар белән тәмамланган төрле төр теорияләрне үз эченә ала. Майяларны басып алу фаразы файдасына археологик казынулар нәтиҗәсендә урта гасырларда Үзәк Америкада яшәгән башка халык — тольтеклар ия булган предметлар табылуы сөйли. Әмма күпчелек тикшеренүчеләр бу фаразның версия дөреслегенә шикләнә.

Климат үзгәрү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче геолог Хауг Геральд (Haug Gerald) майя цивилизациясенең кризисы сәбәпләре булып климатик үзгәрешләр, бигрәк тә корылык, булган дигән фикер әйтә. 2012 елның февралендә Юкатан һәм Саутгемптон Университеты галимнәре майя цивилизациясе хәтта бик каты булмаган ачлыктан да һәлак булырга мөмкин дигән катлаулы моделләштерү нәтиҗәләрен бастырып сыгара. Үткәрелгән тәжрибәләр күрсәтүенчә, бу төбәктә төче суның җитешми башлавы явым-төшем дәрәҗәсенең 25-40 % кимүе белән аңлатылуы мөмкин, һәм бу күренеш б. э. 800—950 елларында күзәтелгән. Явым-төшем дәрәҗәсенең шулай кимүе генә сәбәпче түгел икән, суның парга әйләнүе аның яңгыр явып тулылануына караганда азрак, ә бу, үз чиратында, җитәрлек су күләменең кимүенә, өйрәнелгән тормыш нигезләрен какшаткан һәм калаларның бөлгенлеккә төшүенә китергән.[1][2] Шулай ук, кайсыбер галимнәр майя цивилизациясенең һәлак булуын Үзәк Азиядәге Теотиуаканның ахыры белән бәйли.

Сан-Андрестагы майя пирамидасы, Сальвадор. 1999

Классик периодтан соң чор (якынча 900—1521 ее.)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якынча 900 елда халык Тикальне ташлап киткән. Төньяк Юкатан калалары үсешен дәвам иткән, әмма көньяктагы калалар бөлгенлеккә төшкән. Якынча 1050 елда Чичен-Ица каласы җимерелгән. 1263 елдан соң Юкатанның төп үзәгенә әйләнгән Майяпанга нигез салынган. Әмма 1441 елда калада ихтилал башлана, һәм 1461 елда халык аны ташлап китә. Моннан соң Юкатан яңадан бер-берсе белән көрәшкән калалар территориясе булып торган. Шулай, Какчикелләр елъязмасында тау майялары — какчикелләр тарихы аларның Гватемалага риваять килүе, сәяси корылышы, күрше майя халыклары белән бәрелешләре, шулай ук аларның баш каласы Ишимче, 1520 елда чәчәк үләтенән кырылуы һәм 1524 елда испаннарзың килүе җентекләп тасвирланган.

Колониаль чор (1521—1821 еллар)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1517 елда Юкатанда Эрнандес де Кордоба җитәкчелегендәге испаннар барлыкка килә[3]. Испаннар Иске Дөньядан майяларга электән билгеле булмаган чәчәк авыруын, кизү грипп һәм кызамык чирләрен алып килә. 1528 елда Франсиско де Монтехо җитәкчелегендәге колонистлар төньяк Юкатанны баса башлый. Әмма, географик һәм сәяси таркау булганлыктан, испаннарга төбәкне үзенә буйсындыру өчен 170 ел чамасы ел кирәк була. 1697 елда майяларның соңгы мөстәкыйль каласы Тайясаль да Испания тарафыннан буйсындырыла.

Постколониаль чор[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1821 елда Мексика Испаниядән мөстәкыйльлек ала. Әмма илдәге хәл җайга салынмый, тотрыкланмый. 1847 елда авторитар мексика хөкүмәтенә каршы чыккан касталар сугышы дип билгелелек алган майялар ихтилалы башлана. Ихтилал тик 1901 елда гына бастырыла.

Майя бүген[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә Юкатан ярымутравында, шул исәптән Белизда, Гватемалада һәм Гондураста 6,1 млн чамасы майя яши[4]. Гватемаланың 40 % кадәр халкы — майя, Белизда — 10 %.

Сәнгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Классик чорда борынгы майя сәнгате үз үсешенең иң биек ноктасына җиткән (б. э. якынча 250—900 еллары). Паленктагы, Копандагы һәм Бонампактагы стеналардагы фрескалар иң матуры саналган. Шул фрескалардагы кешеләрнең матурлыгы бу мәдәният үрнәкләрен борынгы антик дөнья мәдәният һәйкәлләре белән чагыштырырга мөмкинлек бирә, шуңа күрә бу майя цивилизациясе үсеше чорын классик дип санау кабул ителә. Кызганычка каршы, я инквизиция, я вакыт үзе аларны юкка чыгарганлыктан, мәдәният һәйкәлләренең күбесе безнең көнгә кадәр килеп җитмәгән.

Скульптурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майя скульптуралары, кагыйдә буларак, шулай да, чынбарлыктагы функциясе һаман да ачык билгеләнмәгән нигезендә еш кына «алтарь» дип аталган эре яссы таш салынган стеладан гыйбарәт. Күп стелалар барельеф сурәтләнешле булган, шулай да, майя цивилизациясе яшәгән ареал биләмәләрендә гадәти скульптуралар да очратып була[5]. Скульптураларның күпчелеге майя цивилизациясе үсешенең классик чорына (б. э. 250—900) карый[6].

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Таш скульптурада һәм барельефларда, вак пластика әсәрләрендә, диварларда һәм керамика бизәкләрендә чагылыш тапкан майя сәнгате өчен стильләштерелгән гротеск образларда гәүдәләндерелгән дини һәм мифологик тематика хас. Майя сәнгатенең төп мотивлары — антропоморф ходайлар, еланнар һәм битлекләр; аңа стилистик нәфислек һәм камил хасиятләр хас. Майя өчен төп төзелеш материал булып таш хезмәт иткән.

Сәүдәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майялар үзара сату иткән, төрле майя илләре үзара, башка дәүләтләр белән дә, төньякка ацтеклар белән, көньякта хәзерге заман Коста-Рика һәм Панама халкы белән[7] дәртле сәүдә алып барган.

Язмасы һәм вакыт исәбе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Колумбка кадәр Яңа Дөньяның үзенә бер башка интеллектуаль казанышы булып майя халкы тудырган язу һәм вакытны исәпләү системасы тора. Майя иероглифлары идеографик язмага да, фонетик язма өчен дә хезмәт иткән. Аларны ташка кисеп язганнар, керамикага төшергәннәр, алар ярдәмендә урындагы кәгазьдән эшләнгән кодекс дип аталган җайлы китаптар язылган. Бу кодекслар майя язмасы буенча тикшеренү өчен мөһим чыганак булып тора. 1880-че елларда аларны беренче тапкыр алман галиме Э. Ферсман тәрҗемә иткән. Вакытны билгеләү фиксация язма белән нигезле астрономик белемне туры китерү ярдәмендә мөмкин булган. Өстәвенә майялар «цолкин» яки «тоналаматль» — 20 һәм 13 саннарына нигезләнгән исәп системасын кулланган. Үзәк Америкада таралган цолкин системасы бик борынгы һәм һичшиксез майя халкы гына уйлап чыгарган дип раслап булмый. Форматив заман ольмекларында һәм сапотеклар мәдәниятендә шуңа охшаган һәм шактый үскән вакыт исәпләве хәтта майялардан да иртәрәк чорда барлыкка килгән. Әммә майялар сан системасын һәм астрономик күзәтүләрне камилләштерүдә Үзәк Американың башка төп халыкларыннан күпкә алга киткән була.

Язуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майя цифрлары

Хәзерге Мексика штаты Оахака территориясендә археологлар ачкан иероглифлар киселгән тәүге майя монументы якынча 700 елга карый. Испаннар басып керү белән майя язуын укырга тырышканнар. Майя язмасын өйрәнүчеләрдән иң билгелесе Юкатанның өченче епискобы Диего де Ланда булган, ул 1566 елда «Юкатандагы эшләр турында хәбәрләр» дип аталган хезмәт язган. Ланда фикере буенча, майя иероглифлары һинд-европа алфавитларына охшаган. Ул һәр иероглиф аерым хәреф аңлата дип исәпләгән. 1950-че елларда үзенең ачышларын эшләгән СССР Фәннәр Академиясе Ленинград Этнография институты совет галиме Юрий Кнорозов майя текстларын расшифровкалауда бик күп уңышка ирешкән. Кнорозов де Ланданың исемлегенең алфавит түгеллегенә шикләнмәгән, ләкин шул сәбәптән тулысынча кире дә какмаган. Галим де Ланда «алфавиты» чынында исә иҗекләр теземе булган. Андагы һәр билге бер тартыкның бер сузык белән аерым комбинациясенә туры килгән. Бергә берләштерелгән билгеләр сүзләрнең фонетик язмасы булган. Көнбатышта борынгы майяларның иероглифларын расшифровкага Генрих Берлин һәм Татьяна Проскурякова зур өлеш кертте. XX гасырдагы ачышлар нәтиҗәсендә майя язмасы турындагы белемне тәртипкә салу мөмкин булды. Язма системасының төп элементлары булып 800 тирәсе билгеле тамга тора. Гадәттә тамгалар квадрат яки овал күренешле; бер яки берничә билге, бергә иероглифик блок барлыкка китереп, урнаштырылуы мөмкин. Мондый блоклар аерым тәртиптә билгеле язуларның күпчелеге өчен пространство чикләрен билгеләүче туры сызыклы рәшәткәләрдә урнашкан булган. Бу рәшәткә эчендә иероглифик блоклар аерым кагыйдәләргә[8] буйсынып укыла торган рәтләр һәм баганалар барлыкка китерә. Еш кына хайваннарны, кешеләрне, тән әгъзаларын һәм көнкүреш әйберләрен җентекләп сурәтләүче пиктографик билгеләр дә шулай ук әһәмиятле.

Календаре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Борынгы һәм Урта гасырлар халыкларының иң төгәл календаренә таянып, майя каһиннәре игенчелек эшләренең башлану вакытын күрсәткән. Майя үз заманы өчен катлаулы һәм байтак анык календарь системасына ия булган. Аны башка Үзәк Америка халыклары — ацтеклар да, тольтеклар да һ. б. кулланган.

Исәпләү системасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майяларның исәбе гадәти унарлы исәпләү системасына түгел, ә месоамерика мәдәниятендә таралган егермеле исәпләү системасына нигезләнгән. Моның нигезендә исәпләүдә кулдагы ун бармак белән бергә шулай ук ун аяк бармагын да куллану ята. Шуның белән бергә кулдагы һәм аяктагы биш бармакка туры килгән биш цифрлы дүрт блоктан торган структуралар булган. Шулай ук майяларда нульне схематик рәвештә устрица яки әкәм-төкәмнең буш кабырчыгы кыяфәтендә күрсәтү кызыклы факт булып тора. Нульнең тамгаланышы шулай ук чикһезлекне билгеләү өчен дә кулланылган. Нуль күп математик операцияләрдә кирәк булган, әмма шул ук вакытта ул антик Европада билгеле булмаганлыктан чыгып, бүген галимнәр, майя яхшы белем дәрәҗәле югары үскән мәдәнияткә ия булган.

Дине[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майя калалары хәрабәләре арасында дини характерлы корылмалар өстенлек итә. Фараз ителүенчә, храм хезмәтчеләре белән беррәттән дин майялар тормышында төп роль уйнаган. Б. э. 250 елынан алып 900 елына кадәр чорда (майялар үсешенең классик чоры) төбәкнең кала-дәүләтләре җитәкчелегендә үзләренең кулында, бик югары булмаган хәлдә дә, бик мөһим дини функция туплаган хакимнәр торган. Археологик казылмалар дини йолалар үткәрү ритуалларында шулай ук җәмгыятьнең югары катлам вәкилләре катнашу мөмкинлеге хакында сөйли.

Вакыт, Җиһан, Җир җимерелеше һәм яңа дәвер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шул чорда Үзәк Америкада яшәгән башка халыклар кебек, майялар вакытның цикллы характерына һәм астрологиягә ышанган. Алар Галәмне өч дәрәҗәгә — җир асты дөньясы, җир һәм күккә бүленгән, дип күз алдына китергән. Дини йола ритуаллары һәм церемонияләре табигый һәм астрономик цикллар белән тыгыз бәйләнгән булган. Кабатланып торган күренешләр системалы күзәтүләргә дучар ителгән, шуннан соң төрле календарь төрләрендә чагылдырылган. Шул ук вакытта майя дини лидерларының бурычы булып бу циклларны аңлату интерпретацияләү тора. Атап әйткәндә, майя астрологиясе һәм майя календаре буенча, 2012 елның 21-25 декабрендә «бишенче Кояш вакыты» (кышкы кояш торышы) тәмамлана. «Бишенче Кояш» «Хәрәкәт Кояшы» буларак билгеле, чөнки, индейлар күз аллавы буенча, бу чорда күп кешене һәлак итерлек көчкә ия Җир хәрәкәте булырга тиеш дип әйтелгән.

Ходайлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майя дине күп аллалы политеистик булган.

Җәмгыятьнең сәяси һәм иҗтимагый структурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майяларның игътибары иң элек тышкы сәясәткә нык юнәлтелгән була. Аерым дәүләтләрнең бер-берсе белән ярышып яшәве бу фактка бәйле, әмма шул ук вакытта кирәкле тавар алу өчен сәүдә юлларын контрольдә тотарга тиеш булган. Төбәгенә, дәверенә, анда яшәгән халкына карап, сәяси структуралар аерылган. Аява (хәким) җитәкчелегендәге нәселдән килгән корольлек белән беррәттән шулай ук байлар олигархик һәм аксөякләр аристократик идарә итү формасы да урын алган. Киче кабиләсендә (K’Quiché iche') шулай ук дәүләттә төрле бурыч үтәүче затлы гаиләләр дә булган.

Хәрби эш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Низагълар һәм сугышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майялар бер-берсе белән еш кына сугышкан. Кайсыбер тарихчылар хәтта майяларның классик мәдәнияте җимерелүенең төп сәбәбен шунда күрә. Борынгы майя цивилизациясенда сугышлар сәяси, икътисади һәм дини максатларга хезмәт иткән күп сәбәпләр белән бәйле алып барылган. Сугышларның иң еш сәбәбе булып үзара ярышучы дәүләтләрне контрольдә тоту, шулай итеп, көндәш династияне чит тәхеттән төшөрү һәм анда үз контроле астындагы хәкимне утырту максатында алып барылган. Сәяси яктан сугышта җиңеп чыгучы хакимнең абруен күтәрү төп мәгънәгә ия булган.

Кораллануы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майя сугышчылары яуларда хәрби чукмарлар, тынлы көпшәләр, пычак, сөңге, балталар, макан һәм башка кораллар белән коралланганнар. Шулай ук җәя-ук һәм яфрак кулланганнар. Яфрак көпшә итеп уралган, һәм аның аша еш кына башлары агуланган укларны дошманга чорганнар. Майялар торканы сирәк кигән, әмма сугыш барышында агачтан һәм хайван тиресеннән ясалган калканнарны кулланган. Майялар шулай ук агач кылычка чакматаш лезвиены ике ягы да үткер юка корыч пластинка беркетелгән һәм һиртмәкте хәтерләткән җайланма белән коралланган булган. Җайланмалары, кагыйдә буларак, бармаклар белән кысып тотылган һәм беләзеккә уралган кидерелгән күн баузары та булган. Алар ярдәмче катапульта яки кыска сөңгеләрны ераграк ыргытуга ярдәм иткән, бу җайланмалар очырту ераклыгын ике тапкырга арттыру мөмкинлеген биргән.

Калалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майя патшалыклары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Баакуль, Мутуль, Кануль, Шукууп патшалыктары, шулай ук тагын бер ничә дистәдән артык вак патшалыклар булганлыгы билгеле.

Фильмография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ольмеклар
  • Ольмек мәдәнияте
  • Эпиольмектар
  • Теотиуаканнар
  • Сапотек цивилизациясе
  • Чичимеклар
  • Ацтеклар

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Определена причина гибели цивилизации майя 2012 елның 29 февраль көнендә архивланган.
  2. Вестников апокалипсиса замучила жажда
  3. Хронология майя
  4. Ethnologue report for Mayan
  5. Stuart, David (Spring–Autumn 1996). «Kings of Stone: A Consideration of Stelae in Ancient Maya Ritual and Representation». RES: Anthropology and Aesthetics (29/30 The Pre-Columbian): 149.
  6. Miller, Mary (1999). Maya Art and Architecture. London, UK and New York, USA: Thames & Hudson. p. 9. ISBN 0-500-20327-X. OCLC 41659173 . 
  7. Народ Майя. Рус Альберто, 1986. Торговля
  8. Письменность майя