Ушмаль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ушмаль latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ушмаль
Сурәт
Дәүләт Flag of Mexico.svg Мексика[1]
Административ-территориаль берәмлек Юкатан (штат)
Мирас статусы Cultural property under special protection[d] һәм Бөтендөнья мирасы объекты өлеше[d]
Мәйдан 3758,64 һектар,
87,45 һектар
Commons-logo.svg Ушмаль Викиҗыентыкта

Ушмаль (Испан телендә: Uxmal) — майяларзың зур каласының хәрабәләре. Юкатан ярымутравының төньяк-көнбатышында, хәзерге Мексиканың Юкатан штаты биләмәсендә, Мерида каласыннан көньякка кадәр 68 километр ераклыкта урнашкан.

Мексикада Паленке, Чичен-Ица һәм Калакмуль, Белизда Караколь һәм Шунантунич, Гватемалада Тикаль белән бер рәттән, Ушмаль майя мәдәниятенең иң мөһим археологик үрнәкләрнең берсе булып исәпләнә. 1996 елда ЮНЕСКО-ның Бөтен дөнья мирасы исемлегенә кертелә.

Ушмаль төбәкнең иң үзенчәлекле архитектура стиленә ия булган майя калаларының берсе дип исәпләнә. Кала биналары үзенең зурлыгы һәм бизәлеше белән билгеле. Сакба тип аталган борынгы юллар биналарны тоташтыра һәм бу районның башка калалары белән бәйләнеш булдыра. Биналар Пуук стиле өчен хас. Алар майя алачыклары өчен хас булган фризлар белән бизәлгән шома тәбәнәк стеналы. Мәсәлән, «Тылсымчы пирамидасы» һәм Хакимнар сарае кебек кайсыбер биналар урындагы рельефны башка каралтылардан югарырак күтәрелер өчен файдалана.

Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ушмаль дигән атама майя телендә «ox-mal» — «өч тапкыр» дигәнне аңлата (бәлки, каланың өч чоры күз алдында тотоладыр, ягъни нигез салынганнан соң тагын ике тапкыр тергезү булган).

Якындагы Лабна цермониаль комплексы һәм Сайиль сарай комплексы белән бергә 1996 елда ЮНЕСКО-ның Бөтен дөнья мирасы үрнәге дип игълан ителә.

Пуук стиле архитектурасы өлгесе булып тора.

Ушмальдә сарай хәрабәләре

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юкатан ярымутравында борынгы майяларның мәдәни һәм сәяси үзәкләренең бересе. Ушмальның нигез салыну вакыты һәм борынгы тарихы әлегә билгесез. Безнең эраның Х гасырның азагында Ушмальны тольтеклар белән бәйләнгән тутуль-шив кабиләсе басып алган. XIII—XV гасырларда Ушмаль Юкатанда сәяси хакимлык өчен Майяпан һәм Чичен-Ица белән үзара сугыш алып бара. Бу вакыйгаларның төгәл хронологиясе чыганакларның капма-каршылыгы аркасында билгесез, әмма, күрәсең, безнең эраның XIII гасыр башында булган. Ул Майяпан гаскәре тарафыннан тар-мар ителә. Тутуль-шив үзенең баш каласын Мани каласына күчерә. Сугышлар 1441 елда Майяпанның төшүе белән тамамлана. Испаннар каланы күргәч, ул күптән инде ташландык хәлдә булган[2].

Галимнәр фаразлавынча, калада 25 меңгә якын кеше яшәгән. Бүгенге көнгә кадәр сакланып калган биналарны безнең эраның 700—1000 ел арасына кертергә мөмкин.

«Тылсымчы» пирамидасы

Ушмальгә зур, квадрат мәйданнар хас, аларның читләрендә Пуук классик стилендәге биналар урнашкан, шулай ук монда гына шул стильнең соңгы варианты очрый.

Сулда «Хатын-кызлар монастыре», еракта «Тылсымчы» пирамидасы

Тикшеренү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Урындагы халык һәрвакыт борынгы хәрабәләр хакында белсә дә, Европа фәне өчен тәүгеләрдән булып аларны ике сәяхәтче һәм майя цивилизациясен ачучы — инглиз рәссамы һәм археологы Фредерик Кезервуд, Америка юристы һәм дипломаты Джон Ллойд Стефенс тапкан һәм тасвирлаган. 1840 елда, Копан белән Паленкены тикшергәннән соң, алар Ушмальдәге хәрабәләре карап чыга. Бу хәрабәләр аларга зур йогынты ясаган. 1841 елда Нью-Йоркта Казервудның сүрәтләре белән бизәлгән Стивенс китабы чыга, анда Ушмаль, аның корылмалары һәм храмнары сүрәтләнә[3].

Соңрак 6 төркемгә бүленгән Ушмаль хәрабәләре XIX гасырдан бирле күп тапкыр АКШ һәм Мексика археологлары (Дж. Стивенс, У. Холмс, К. Рупперт, А.Рус, Х. Акста, С. Саэнс һәм башкалар) тарафыннан өйрәнелә.

1 — каралтыларның төньяк төркеме, 2 — «Хатын-кызлар монастыре», 3 — төньяк -көнбатыш төркем,
4 — Кошлар йорты, 5 — «Тылсымчы пирамидасы»,
6 — стадион, 7 — Ташбакалар йорты, 8 — Хаким сарае (Губернаторлар сарае), 9 — «Күгәрчен кетәге»,
10 — Зур Пирамида, 11 — Көньяк храм

Истәлекле урыннары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге вакытка биналар өлөшчә реставрацияләнгән.

Күпсанлы монументаль архитектура үрнәкләре арасында иң мөһимнәре:

  • «Хаким сарае» — 20 мең аерым пластинадан торган скульптура һәм мозаика фризы белән бай бизәлгән иң матур биналарның бересе
  • «Тылсымчы пирамидасы» яки «Кәрлә замогы»[4]. Пирамиданың 38 метр биеклегендәге түбәсендә гыйбадәтханә урнашкан. Пирамида овал формада һәм майяларның әлеге торлакларын хәтерләтә.
  • «Күгәрчен кетәге»
  • «Хатын-кызлар монастыре» — эчке ихатаны уратып алган 4 бинадан торган комплекс, аның көньяк ягында арка бар
  • «Ташбакалар йорты».

«Хаким сарае» артында өлөшчә чистартылган яки тулысынча балчыклы туфрак катламы астында яшерелгән башка пирамидалар урнашкан.

Җимерелүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Галимнәр билгеләвенчә, Ушмальнең биналар диварларында Xenococcus кебек эрозия процессын булдыручы күп кенә фототрофлар яши. Шулай ук диварларның җимерелүе Gloeocapsa һәм Synechocystis бактерияләренең популяциялары бик зур булуына бәйле[5], ә начар яктыртылган биналар цианобактериялар яшәгән урын булып тора[6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. archINFORM — 1994.
  2. Antonio de Ciudad Real: Tratado cuirioso y docto de las grandezas de Nueva España. hrsg. v. Josefina García Quintana, Victor M.Castillo Farreras. México, UNAM 1976. Band 2, S. 358—362.
  3. Чарльз Галленкамп. Майя. Загадка исчезнувшей цивилизации. М.: Наука, 1966 г. Глава 3. Джон Ллойд Стефенс — первооткрыватель древних городов.
  4. Ушмаль - древний город майя. osoznanie.org. 2016-06-14 тикшерелгән.
  5. Ortega-Morales O; Guezennec J; Hernández-Duque G; Gaylarde CC; Gaylarde P.M. {{{башлык}}}(ингл.) // current microbiology : journal. — Т. 40. — № 2. — С. 81—5. — PMID 10594218.
  6. Gómez-Pompa, Arturo. Chapter 9 / Interaction of Microorganisms with Maya Archaeological // The Lowland Maya area: three millennia at the human-wildland interface(ингл.). — Binghamton, NY: Food Products Press, 2003. — P. 175—192.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]