Һондурас
Байрак
| |
Шигарь | Libre, Soberana e Independiente ![]() |
---|---|
Башкала | Тегусигальпа |
Халык саны | 9 265 067 (2017) ![]() |
Нигезләнгән | 1821 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC−06:00 |
Рәсми тел | испан теле |
География | |
Мәйдан | 112,492 квадрат километр |
Координатлар | 14.63333°N 86.81667°W ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Эрнандес, Хуан Орландо |
Хөкүмәт башлыгы | Эрнандес, Хуан Орландо |
![]() | |
Икътисад | |
Акча берәмлеге | Һондурас лемпирасы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 4% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 2.382 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.606 (2014)[3] |
Яшәү озынлыгы | 73.575 ел (2016)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | NEMA 1-15,[6] NEMA 5-15[6] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[7] |
Челтәр көчәнеше | 110 вольт[6] |
Телефон коды | +504 |
ISO 3166-1 коды | HN |
ХОК коды | HON |
Интернет домены | .hn |
Һондура́с Җөмһүрияте (исп. República de Honduras [reˈpuβlika ðe onˈduɾas]) – Үзәк Америкада урнашкан дәүләт . Башкала – Тегусигальпа шәһәре.
Һондурас Үзәк Америкада җөмһүрият. Аны үз вакытында хәзер Белиз булган Британия Һондурасыннан аеру өчен Испан Һондурасы дип атаганнар. Һондурас көнбатышта Гватемала, көньяк-көнбатышта Сальвадор белән, көньяк-көнчыгышта Никарагуа белән, көньякта Фонеска Култыгы Тын Океаны белән һәм төньякта Һондурас Култыгы белән чиктәш.
Һондурас берничә әһәмиятле Мезоамерикан мәдәниятнең ватаны булган, шулар арасында уналтынчы гасырда Испан яулап алганга кадәр майя мәдәнияте. Испаннар Рим Католицизмын һәм хәзер хөкем сөргән испан телен керткәннәр һәм шулай ук җирле мәдәният белән кушылган күп йолалар алып килгәннәр. Һондурас 1821 елда бәйсезлеккә ирешкән һәм шуннан бирле җөмһүрият булган, гәрчә ул Көнбатыш ярымшарның иң ярлы илләрнең берсе булып калып, даими рәвештә иҗтимагый һәм сәяси тотрыксызлык кичерсә дә. Һондурас дөньяда иң югары үтерүләр дәрәҗәсенә ия.
Һондурас 112492 кв. км мәйдан били һәм аның халкы 8 миллионнан артык. Аның төньяк өлешләре Көнбатыш Кариб Зонасының өлеше, бу өлкәнең демография һәм мәдәниятендә чагыла. Һондурас үзенең бай табигый ресурслары, шулар арасында төрле минераллар, кофе, тропик җимешләр һәм шикәр камышы һәм шулай ук халыкара базарга хезмәт күрсәтүче үсүче текстиль сәнәгате өчен билгеле.
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/HND.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ 5,0 5,1 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
- ↑ 6,0 6,1 6,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.