Сент-Люсия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Сент-Люсия ул көнчыгыш Кариб Диңгезендә Атлантик Океан белән чиктә урнашкан суверен дәүләт. Кече Антилларның өлеше ул Сент-Винсент утравыннан төньяк/төньяк-көнчыгышта, Барбадостан төньяк-көнбатышта һәм Мартиникадан көньякта урнашкан. Ул 617 кв. км җир мәйданын били һәм аның халкы 174 000 (2010). Аның башкаласы Кастри.
Французлар утрауның беренче Аурупа яшәүчеләре булган. Алар җирле Кариблар белән 1660-ынчы елда килешү төзегәннәр. 1663 елдан 1667 елга кадәр утрау өстеннән контроль Англиягә күчкән. Аннан соңгы елларда, ул Франция белән 14 мәртәбә сугышкан һәм утраулар өстеннән хөкемдарлык еш күчкән (ул җиде мәртәбә Французлар һәм Британиялеләр тарафыннан хөкемдарлык сөрелгән). 1814 елда Британиялеләр утрау өстеннән чишүче контрольне алганнар. Британия һәм Франция контроле арасында еш күченгән өчен Сент-Люсия шулай ук Вест Индиянең Троя Еленасы буларак мәгълүм булган.

Вәкилле хөкүмәт 1840 елда барлыкка килгән (гомуми сайлау хокукы 1953 елдан бирле булган). 1958 елдан алып 1962 елга кадәр утрау Вест Индия Федерациясе әгъзасы булган. 1979 елның 22 февраленда, Сент-Люсия Милләтләр Дуслыгының Берләшкән Корольлек белән ассоциацияләнән бәйсез дәүләте була.
Сент-Люсия катышкан юрисдикцияле, бу аның канун системасы граждан хокукы һәм Англия йола канунына нигезләнгәнен аңлата. Сент-Люсиянең Гражданнар Кодексы Түбән Канаданың (Квебекның) 1866 ел Гражданнар Кодексына нигезләнгән булган. Ул шулай ук Франкофония әгъзасы булып тора.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]