Антигуа һәм Барбуда

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антигуа һәм Барбуда latin yazuında])
Антигуа һәм Барбуда
Байрак
Илтамга
Шигарь Each Endeavouring, All Achieving Edit this on Wikidata
Башкала Сент-Җонс
Халык саны 101 489 (бәя, 2023) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1 ноябрь 1981 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−04:00
Рәсми тел инглиз теле
География
Мәйдан 440.29 км²
Координатлар 17.12°N 61.85°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Канун чыгару органы Антигуа һәм Барбуда парламинте
Дәүләт башлыгы Велс шаһзадәсе Чарлз
Карта
Икътисад
ТЭП 1561 миллион US$ (2021), 1758 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Көнчыгыш Кариб дуллыры
Туу күрсәткече 2.075 (2014)[1]
КПҮИ 0.788 (2021)[2]
Яшәү озынлыгы 76.364 ел (2016)[3]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул[4]
Челтәр көчәнеше 230 вольт
Телефон коды +1268
ISO 3166-1 коды AG
ХОК коды ANT
Интернет домены .ag

Анти́гуа һәм Барбу́да (ингл. Antigua and Barbuda [ænˈtiːɡə] һәм [bɑrˈbjuːdə], испан теленнән тәрҗемәдә — «борынгы» һәм «сакаллы») — шул ук исемле утрауларда һәм Редонда утравында урнашкан дәүләт. Ул Кече Антиль утраулары төркеменә керә (Кариб диңгезе).

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкны күбесенчә негрлар тәшкил итә. Ил халкы ― 97 120 кеше (2019 елга бәяләү)[5].

Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1981 елның 1 ноябреннән бәйсез дәүләт булган Антигуа һәм Барбуда Конституциясе нинди дә булса дингә рәсми статус беркетми. Руханиларга парламент әгъзаcы булу тыела. Мәктәп чиркәүдән аерылган, дини фактор сәясәттә зур роль уйнамый.

Антигуа һәм Барбудада яшәүчеләрнең күпчелеге (76 %) – христианнар (төп дин — протестантлык, шулай ук англикан чиркәве тарафдарлары, католиклар һ. б.). Ислам, Бәһаи, яһүд дине, буддизм һ. б. диннәр вәкилләре саны күп түгел. 2016 елда Пью тикшеренү үзәге(ингл.) үткәргән сораштыру күрсәткәнчә, Антигуа һәм Барбуда мөселманнарының гомуми саны 950 кеше тәшкил итә.

Антигуа һәм Барбуда Милләтләр Дуслыгы, Америка дәүләтләре оешмасы әгъзасы.

Ил башлыгы — Бөекбритания патшасы.

Әлеге утраулар Христофор Колумб тарафыннан 1493 елда ачылды. 1632 елдан башлап бу җирләр Бөекбритания составына керә. Инглизләр монда плантацияләрне оештырдылар, моның өчен махсус Африкадан коллар-негрларны китерделәр. Коллыктан 1834 елда гына баш тарттылар. 1967 елда ил Англия белән ассоцияцияләнгән. 1981 елның 1 ноябреннән — бәйсез дәүләт.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  2. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  3. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  4. Error: Unable to display the reference properly. See the documentation for details.
  5. The World Factbook – Central America:: Antigua and Barbuda. Central Intelligence Agency.