Грипп

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Грипп (фр. grippe — «басып алу», «яулап алу») — грипп вирусы китереп чыгарган сулау юлларының инфекция авыруы. Көчле вирус инфекция авырулары (ОРВИ) арасына керә. Бүген гриппның 2 меңгә якын төре билгеле. Гриппка каршы профиликатика чарасы буларак, көз көне вакцинация үтәргә киңәш ителә.

Грипп эпидемиясе ел саен, гадәттә, елның суык вакытында кабатлана һәм Җир шарында яшәүче халыкның 15 процентын зарарлый. Дөньяда грипп авыруы белән 500 миллион кеше авырса, шуның 2 миллионы вафат була.

Кешедә грипп тудыргыч — РНК-лы Mixovirus influenza вирусы, түбән температурага бирешми, ультрафиолет нурлар, антисептик чаралар белән тәэсир иткәндә үлә. Вирус күчкәннән соң, организмда инкубацион чор дип аталган, 12-48 сәгатькә сузылган вакыт үтә. Аннан соң температура 38-40 градуска кадәр күтәрелә, кеше туңа башлый, башы, күз алмалары, мускуллары, буыннары авырта, укшый башлый. Чирнең икенче һәм өченче тәүлегендә генә авыруда коры ютәл, томау барлыкка килә. Авырган вакытта кеше ярдәмгә мохтаҗлык кичерә: гомуми хәлсезлектән, баш авыртудан, калтыранудан җәфа чигә. Авыруның кискен чоры 3-7 көн дәвам итә.

"Салкын тию" авыруын — йөздән артык төр вирус, гриппны А, В, С вируслары китереп чыгара. Бу вируслар 1933, 1940, 1947 елларда ачыкланган. Грипп эпидемиясе ел саен, гадәттә, салкын чорда була һәм Җир шарындагы халыкның 15 процентында күзәтелә.

А гриппы эпидемиясе — 2-3 елга, В гриппы 4-6 елга бер тапкыр кабатлана. С гриппы эпидемия тудырмый, аның белән бер генә тапкыр авырырга мөмкин, кешеләр аны башкача йоктырмый. Шунлыктан, аның белән, асылда, балалар авырый.

Грипп вирусы бик тиз таралучан. Инфекция белән башка кеше ютәлләгәндә, яисә төчкергәндә зарарланырга мөмкин. Чөнки бу вакытта авыру кешедән яисә вирусны йөртүчедән авыру тудыручы, шул исәптән грипп вируслы бактерияләр тарала һәм авыру тирәсендә зарарлы зона барлыкка килә.

Организмда вирус эләккән 4-6 сәгать эчендә үрчи. Таралудан саклану өчен организм шул урынга иммунитет күзәнәкләрен юнәлтә. Лимфа төеннәрендә вируска каршы торучы тәнчекләр эшләп чыгарыла башлый, тик алар 1,5—2 атнадан соң гына көчәя.

Катлаулы булмаган грипп 5-10 көн дәвам итә, 4-5 көн температура югары тора. Өзлегү бактерия микрофлорасы активлашу белән аңлатыла. Пневмония, синусит, отит күзәтелергә мөмкин.

Тарихи белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гриппның беренче билгеләрен әле б. э. к. V гасырда ук бөек Гиппократ тасвирлап калдырган. Шул заманнардан бирле кешелек дөньясы әлеге чиргә каршы бик күп чаралар уйлап тапкан. Түбәндәге чараларның иң яхшы ягы шул — алар йөз процент натураль. Дөрес, алар чирнең башлангыч чорында нәтиҗәлерәк. Әмма "яулап алу" бөтен куәтенә барганда да, төп дәвалануга өстәмә буларак, бу чаралар — бик файдалы.

Борынгы греклар катарсисны (гриппны алар шулай атаган) изгән сарымсак белән дәвалаганнар. Аның составындагы аллицин дигән актив матдә инфекциягә каршы шактый көчле чара, ул хәлсезләнгән иммунитетка ярдәмгә килә. Ләкин дозаны бик арттырып җибәрмәгез — көненә 2-3 төш җитә.

Людовик XIVнең шәхси табибы Пюрго, грипп эләктергәч, бака белән әкәм-төкәм шулпасы пешереп ашата торган булган. Әлеге чара Людовикны бик тиз аякка бастырган. Әлеге экзотик рецептны нәкъ шундый ук файдалы, ләкин бик гади рецепт белән дә алыштырып була.

Документларда беренче пандемия билгеләре 1580 елда теркәлгән. 1918-19 елларда "Испанка" пандемиясе төрле чыганаклар буенча 20-50 миллион кешенең вафатына китерә. Иң күп үлем очраклары яшьләр арасында була. 1957 елда "Азия гриппы" һәм 1968 елда "Гонконг гриппы" пандемияләрендә дә халык күпләп кырыла. Бу пандемияләргә авыр очракларның күп булуы, авыруның яшьләр арасында таралуы хас[1].

Дәвалау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диагностика өчен эпидемиологик анамнез (авырулар белән контакт, авыруларның кискен артуы һ. б.), клиник картина һәм лаборатор тикшерү мәгълүматлары кулланыла. Дәвалау: дарулар куллану (грипка каршы гамма-глобулин, вируска каршы, тән температурасын төшерүче дарулар, витаминнар һ. б.), физиотерапия (ингаляция, УФ-нурланыш һ. б.). Ихтимал булган өзлегүләр: менингит, миокардит, пневмония, синусит һ. б. Чирне искәртү өчен вакцинация үткәрелә, организмны чыныктыру, авыруларны изоляцияләү, һәм вируска каршы иммунитетны көчәйтүче препаратлар тәкъдим ителә һ.б. Грипп һәм кискен тын юллары авырулары — вируслы авыру, аларны дәвалаганда антибиотик кулланылмый. Алар өзлегүләр булганда гына тәгаенләнә.

Прививка ясату грипп белән авыру ихтималын уртача ике тапкыр киметә. Аны йоктырган хәлдә дә авыру җиңелрәк үтә. Вакцинаның гамәлдәге грипп вирусы белән төңгәл килүе мөһим.

Вакцина грипптан 70-92 процент чамасы саклый. Вакцинацияне ноябрь ахырына кадәр ясатып өлгерергә кирәк. Иммунитет эшләнсен өчен дүрт атна вакыт кирәк, нәкъ вакцинадан соң бер ай үткәч кенә антитәнчекләр күп барлыкка килә. Шуңа күрә вакцина турында алданрак, грипп сугып екканчы уйларга кирәк. Сүз уңаеннан, кеше үз гомерендә уртача 1 ел грипп белән авырый икән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]