Коморлар
Байрак
| |
Шигарь | Unity – Solidarity – Development ![]() |
---|---|
Башкала | Морони |
Халык саны | 823 652 (2017) ![]() |
Нигезләнгән | 2001 ![]() |
Сәгать кушагы | UTC+03:00 |
Рәсми тел | комор теле, гарәп теле, француз теле |
География | |
Мәйдан | 2,034.0 квадрат километр |
Координатлар | 12.18333°S 44.23333°E ![]() |
Сәясәт | |
Дәүләт башлыгы | Газали Гассумани |
Хөкүмәт башлыгы | Газали Гассумани |
![]() | |
Икътисад | |
ТЭП | 648,9 миллион US$ (2017) ![]() |
Акча берәмлеге | Комор франкы |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 6% (2014)[1] |
Туу күрсәткече | 4.49 (2014)[2] |
КПҮИ | 0.503 (2017)[3] |
Яшәү озынлыгы | 63.701 ел (2016)[4] |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Электр аергычы төре | Europlug,[5] CEE 7/5[5] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[6] |
Челтәр көчәнеше | 220 вольт[5] |
Телефон коды | +269 |
ISO 3166-1 коды | KM |
ХОК коды | COM |
Интернет домены | .km |
Комор Утраулары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
(Федератив Ислам Җөмһүрияте Коморлар)
Гомуми мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Географик урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мозамбик Мадагаскар утравы һәм Африка кыйтгасы арасында, Мозамбик бугазының төньягында урнашкан утраулар төркеменнән торган дәүләт. Архипелаг 4 төп утраулардан: Гранд-Комор, Мохели, Анжуан, Майоттадан тора. Соңгысы француз территориясе дип исәпләнә.
Мәйданы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ил территориясе 1862 кв. км били.
Төп шәһәрләр, административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Башкала - Морони. Иң эре шәһәрләр: Морони (30 мең кеше), Мутса-муду (14 мең кеше). Комор утраулары 3 утрау федерациясе: Нгазиджа (Гранд-Комор), Нджуани (Анжуан) һәм Мвали (Мохели).
Дәүләт төзелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Комор утраулары - җөмһүрият. Дәүләт башы - президент, хакимият башы - премьер-министр. Канун бирүче орган - бер палаталы Федераль җыелыш.
Табигате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рельеф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Комор утрауларының килеп чыгышы вулканик һәм шактый таулы. Коморларның иң биек ноктасы - Картала (2361 м) һәм ул гамәлдәге вулкан булып тора.
Геологик төзелеше һәм файдалы казылмалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Илнең җирләре эчендә нинди дә булса әһәмияткә ия ресурслар юк.
Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Климат тропик, эссе һәм дымлы (елына 3000 мм явым-төшем кадәр). Тау авышлыклы өслекләрнең өске өлешләрендә тропик урманнар үсә, түбәнрәк саванналар һәм куаклыклы урманнар урнашкан.
Эчке сулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Даими елгалар юк.
Туфраклар һәм үсемлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Үсемлекләр вәкиле булып шикәр камышы, һинд чикләвеге пальмасы, банан, кофе агачы, гвоздика тора.
Хайваннар дөньясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Коморларда Җирдә иң сирәк хайваннарның берсе - Ливингстон ярканаты яши.
Халкы һәм теле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Утрауларның халкы 545 мең кеше, халыкның уртача тыгызлыгы 1 кв. км га 244 кеше. Этник төркемнәр: гарәпләр, африкалылар һәм малагасиялеләр. Телләр: гарәп теле, француз теле (икесе дә дәүләт теле), шаафи ислам (җирле сөйләм) - суахили һәм гарәп теле кушылмасы.
Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мөселман сөнниләр - 86%, католиклар - 14%.
Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1598 елда утраулар Голландия капитаны К. Хаутман тарафыннан ачылган булган. XVIII гасырда Коморлар Франция биләмәсе булып киткән; бәйсезлекне 1975 елның июленда алганнар.
Кыскача икътисади тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Икътисадның нигезе - экспорт специализацияле авыл хуҗалыгы. Төп экспорт культуралар: эфир майлылар (ваниль, гвоздика - дөньяда беренче урыннардан берсе); һинд чикләвеге пальмасы. Хайван үрчетүе. Балыкчылык. Урман кисү. Экспорт: авыл хуҗалыгы продукциясе. Акча берәмлеге - комор франкы.
Кыскача тарихи тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сәнгать һәм архитектура. Морони. Берничә мәчет.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О. Родин, Т.М. Пименова
- ↑ http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
- ↑ http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
- ↑ 5,0 5,1 5,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
- ↑ http://chartsbin.com/view/edr.