Расизм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Josiah C. Nott һәм George Gliddon ясаган Җирдәге җирле расалар (1857) рәсеме кара тәнле халыкны акsл ягыннан актәнлеләр һәм шимпанзелар арасында урнаштыра

Расизм — фәнгә каршы концепцияләр җыелмасы. Аның нигезен расаларның физик һәм психик яктан төрле дәрәҗәдә булуы һәм кешелек мәдәнияте үсешендә аларның бердәй роль уйнамавын исбатлау тәшкил итә. Расалар (фр. race — токым, нәсел) — кешеләрнең тарихи барлыкка килгән төркемнәре. Аларга морфологик, физиологик һәм психологик үзенчәлекләр хас. Расаларның төп төркемнәре түбәндәгеләр: негроидлар, европеоидлар һәм монголоидлар.

Расизм капиталистик дәүләтләр барлыкка килә башлаган чорда (XVI-XVIII гасырларда) туа. Ул алга киткән капиталистик илләрнең колониаль сәясәт алып баруына бәйле була. Расизм колониаль илләрнең халыкларын рәхимсез изү максатына хезмәт итә. Расизм колониаль илләрдә төп халыкларны кырып бетерү максатын да дәлилләүгә алына. Мәсәлән, Америка континентында шушы шәфкатьсез гамәлләр материкның төп халкы — индеецларга карата кулланыла. Африка, Көньяк Азия, Австралия, Океания халыклары да шул ук язмышны кичерә. Расачылык теориясенә француз социологы Жозеф Гобино (1816—1882) нигез сала. Ул үзенең «Кеше расаларының тигезсезлеге» дигән хезмәтендә расаларның төрлелеген, алар арасындагы көрәшне халыкларның үсеш чыганагы дип бәяләргә тырыша. Ул өч расаны билгели: ак, сары һәм кара расалар. Ак расаны ул иң өстен дип атый. Ак расада әллә ничә тармак күрә. Герман тармагы шуларның иң камиле булып таныла. Гобино расаларның кушылуын тискәре һәм кешелек өчен зарарлы күренеш дип саный. Ул, аның карашынча, хаким расаның сәләтләре югалуга китерә. Гобино теориясе расачыл планда фикер йөрткән галимнәр өчен нигез ташы ролен үти башлый. Гобино аксыл чәчле, зәңгәр күзле кешеләрне иң югары раса дип санавын исбатларга тырыша. Аларны арийлар дип атыйлар. Ләкин арийларга (һинд-иран телләре нигезендә берләшкән төркемнәр) һич тә югарыда китерелгән сыйфатлар туры килмиләр. Расачылык теориясе XIX гасырда АКШ галимнәре тарафыннан да хуплана башлый. Мәсәлән, Д. Нотт белән Д. Глиддон «Кешелекнең типлары» (1865) дигән китап чыгаралар. Соңрак алар, социаль-дарвинистлар белән бергәләп, агрессив Мальтус теорияләрен куллана башлыйлар.

Беренче бөтендөнья сугышыннан соң расачылар нордизм теориясен (X. Гюнтер) күтәреп чыгаралар. Бу теория буенча, герман телендә сөйләшә торган төньяк халыклары иң югары раса дип таныла. Немец фашистлары идеологлары, бу буталчыклыкларны читкә куеп, үзләрен, гомумән, иң югары раса дип тәкъдим итә башлыйлар. Икенче бөтендөнья сугышы немец фашистларының тар-мар ителүе һәм аларның расачылык теорияләренең челпәрәмә килүе белән тәмамланса да, кешелеккә каршы теорияләр XX гасыр азагында да яши әле. Бу дәвердә бигрәк АКШ галимнәре зур тырышлык күрсәтә башлыйлар. Аларның кешелеккә каршы сәясәте бигрәк тә Африка илләрендә (Родезия, КАР) геноцид төсен ала башлый. Расаларның акыл, психика ягыннан «тигезсезлеге» моның нигезе итеп алына. Ләкин О.Клайнеберг үзенең «Раса һәм психология» (1956) китабында, тестлар нигезендә, кешенең интеллектуальлек коэффициенты нинди расадан булуы белән түгел, бәлки аның социаль, хезмәт һәм көнкүреш шартлары белән билгеләнүен исбатлый. Гомумән, СССРның һәм башка социалистик илләрнең ты рышлыгы нәтиҗәсендә, 1960 елда БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан расалар дискриминациясенә каршы чаралар кабул ителә. БМОның Милли һәм расачыл кимсетүләрне бетерү турындагы декларациясе 1963 елның 20 нче ноябрендә кабул ителгән.

ЮНЕСКО тарафыннан оештырылган экспертлар киңәшмәләре Мәскәүдә (1964) һәм Парижда (1967) расизмның барлык дискриминация чараларын каты тәнкыйть утына тота. БМО Генераль Ассамблеясы моның турында махсус карарлар кабул итә (1970).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]