Ярдәм
Ярдәм — кемгәдер яки берәр нәрсәгә булышу.
Берәр нәрсәне җиңеләйтүче, гадиләштерүче гамәлләр яки чаралар.
- Хәрби ярдәм — хәрби ихтыяҗлар өчен дәүләтара ярдәм. Финанс агымнарыннан, армияне укытуда ярдәм итүдән яки хәрби җиһазлар җибәрүдән тора ала.
- Гуманитар ярдәм — түләүсез ярдәм (булышу) төре; гуманитар катастрофа белән капланган яки аның чигендә торган районнар халкы арасында бушлай таратыла торган яшәү өчен чаралар.
- Беренче медицина ярдәме — ашыгыч медицина чаралары комплексы. Кинәт авыру яки зыян күрүчегә вакыйга урынында һәм аны медицина учреждениесенә алып бару вакытында үткәрелә.
- Социаль ярдәм — авыр матди хәлдә булган кешеләргә акчалата ярдәм һәм натураль формада ярдәм.
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сүзнең яки сүзтезмәнең мәгънәләре исемлеге. Сез монда башка мәкаләдән эләккән булсагыз, зинһар, кире кайтып сылтаманы тикшерегез. Ул мәкаләгә сылтарга тиеш. |