Ылыслылар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ылыслылар latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Ылыслылар
Conifer forest.jpg
Халыкара фәнни исем Pinophyta Reveal, 1995;
Coniferophyta
Таксономик ранг бүлек[d]
Югарырак таксон семенные растения[d] һәм Acrogymnospermae[d]
Таксонның халык атамасы المخروطيات, İynəyarpaqlılar, qozadaşıyanlar, Spīglėnē augalā, Хвойныя, Иглолистни, Pinòpsida, Tanom nga pino, Jehličnany, Nåletræer, Nadelholzgewächse, Κωνοφόρα, Conifers, Pinofitoj, Conífera, Paljasseemnetaimed, Pinofito, مخروطیان, Havupuut, Nõglapuuq, Näädelbuumer, Konifearen, Cónaiféar, Conífera, Bearkanagh, מחטנאים, कोणधारी, Četinjače, Toboztermők, Մերկասերմեր, Tumbuhan runjung, Berfrævingar, Conifere, 球果植物門, Tetanduran runjung, წიწვოვნები, Қылқан жапырақтылар, 구과식물, Ттарлил мурхь, Cunifer, Pušūnai, Skujkoku klase, Иман кушкыл, Четинари, കോണിഫർ, Coniferen, Naaldbomen, Bartrær, Iglaste, Conìfera, کھنگرے, Conífera, Akwayuq, Conifere, Хвойные, Conpingiferus, conifers, Četinari, Borovicorasty, Iglavci, Четинари, Barrväxter, สน, Açık tohumlular, Ылыслылар, Хвойні, Ngành Thông, Koniefeern һәм 松柏门
Моның каршысы лиственное дерево[d]
Commons-logo.svg Pinophyta Викиҗыентыкта

Ылыслылар (лат. Pinóphyta яки Coníferae) — 13-14 биологик бүлекләрнең берсе.

Хәзерге ачыкорлыклылар арасында ылыслылар — иң күп санлы төркем. Алар — иртә карбонда барлыкка килгән гаять борынгы үсемлекләр классы. Ул ике аскласска: кордаитларга (Cordaitidae) һәм ылыслыларга (Pinidae) бүленә. Кордаитлар (Cordaitidae) асклассы — тулысынча үлеп беткән үсемлекләр. Алар, иртә карбон, хәтта девон азагында ук барлыкка килеп, пермь чорының азагына кадәр яшәгән.

Ылыслылар асклассы (Pinidae) — хәзерге заман ачыкорлыклыларның иң киң таралган һәм күн санлы төркеме. Ылыслы үсемлекләрнең асклассында 7 семьялык, 55 ыруг һәм якынча 500 төр исәпләнә. Табигатьтә һәм кеше тормышында әһәмияте буенча ылыслылар чәчәкле үсемлекләрдән кала икенче урында. Ылыслы урманнарда органик матдәләр биомассасы күн күләмдә туплана. Ылыслыларның үзагачы сәнагатьнең күп тармаклары әчеп кыйммәтле чимал булып хезмәт итә.

Ылыслылар күбесенчә Төньяк ярымшарда таралган. Алар еш кына бер төрдән торган киң урманнар тәшкил итә. Борынгы һәм эндемик ыругларның күбесе Тын океан бассейны буенча, бигрәк тә Көньяк-көнчыгыш һәм Үзәк Кытай, Япония, Төньяк Америка, Чили, Яңа Зеландия, Көнчыгыш Австралиядә таралган. Болар — мәсәлән, секвойя (Sequoia), мета-секвойя (Metasequoia), криптомерия (Cryptomeria), араукария (Araucaria), агатис (Agathis) ыруглары. Бу исә Тын океан өлкәләре климатының мезозой чорына карата аз үзгәреше белән аңлатыла. Мондый климат кайчандыр ылыслыларның гөрләп үсешенә китергән.[1]

Ылыслылар асклассының хәзерге вәкилләрен Голландия ботанигы A. Паул 1950 елда тәкъдим иткәнчә, биш рәткә: араукарияләр (Araucariales), наратлар (Pinales), кипарислар (Cupressales), подокарплар (Podocarpales), тисслар (Taxales) рәтләренә бүләләр.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит131-132
  2. http://www.tatknigafund.ru/books/1760/read#page137 Мәүлүдова Л.Г., Ботаника: Югары төзелешле үсемлекләр системасы: Югары уку йортлары өчен дәреслек бит137