Күгәрчен

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Күгәрчен latin yazuında])
Columba livia

Күгәрчен (лат. Columba livia) – күгәрченле гаиләсеннән булган кош. Аның ватаны булып Европа, Көньяк-көнбатыш Азия һәм төньяк Африка санала.

Без күбрәк күк күгәрченне беләбез. Аның канатлары күксел төстә була. Муены белән күкрәгендә әле яшел төс, әле ал төс чагылып китә. Тәпиләре кып-кызыл. Ул, вак-вак атлап, яңа яуган карда бормалы, кәкре-бөкре эзләр калдырып йөри.[1]

Күгәрчен борынгыдан ат, мәче, эт һәм башка йорт хайваннары кебек үк, адәм баласының тугрылыклы юлдашы булган. Мисырда археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә моннан биш мең ел элек өй күгәрченнәре асралуы ачыкланган.

Күгәрчен токымнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Күгәрченнәр декоратив, спорт токымы һәм хат ташучыларга аерыла. Мәсәлән, чыгышы буенча, төрле төбәк исеменнән “Чистай”, “Пермь”, “Бохара” токымнары билгеле. Аерым төрләре килеш-килбәтенә бәйле. Мәсәлән: “Акчарлак”, “Күбәләк”, “Дутыш” (мөгаен, Тутый коштан алынган), “Турман”, “Чубарый” (алар яшелле, кызыллы, сарылы төстә була), “Гривун” (ягъни, “яллы”). Ә урамда очып йөргән күк күгәрченнәр “Сизарь” дип атала.

Бик кыйммәтле нәселле кошлар читтән – Скандинавия илләреннән, Европадан, Гарәбстаннан кайтарыла. Гарәб илләрендә алар дәүләт милке булып санала һәм кошлар белән сәүдә итү ныклы күзәтү астында.[2]

Күгәрчен почтасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хат җибәрү өчен иң уңайлы кош санала, чөнки күгәрченнәр читлектә дә үзләрен бик әйбәт хис итәләр һәм бала чыгаралар. Алар тиз очалар һәм бик әйбәт күрәләр. Күгәрчен 20 еллап яши, шуның унбиш елын почта хезмәтендә файдаланырга мөмкин. Ул сәгатенә уртача 60-70 чакрым юл үтә, кайберләре хәтта 100 чакрымга да җиткерергә мөмкиннәр. Көчле күгәрчен үз авырлыгының өчтән бере кадәр, ягъни 80-90 грамм йөк күтәреп оча ала.[3]

Французлар почта күгәрченнәрен саклау җаен уйлап тапканнар. Алар күгәрчен койрыгына миниатюр сыбызгылар беркеткәннәр. Сызгыру тавышы ерткыч кошларны куркыткан.

Күгәрчен почтасының өстен якларын күреп, французлар үрнәгендә бүтән илләр дә үзләрендә дәүләти күгәрчен почтасы хезмәтен керткәннәр. 1875 елда Россиядә беренче күгәрчен почтасы станциясе Петербургта барлыкка килгән. Бераздан шундый станцияләр Мәскәүдә, Киевта, Севастопольдә, Одессада, Смоленскида һ.б. шәһәрләрдә ачылган.

Рус әрмесендә күгәрчен почтасы 1887 елдан эшли башлаган. Башта күгәрченнәрне Бельгиядән алдырганнар, әмма тиздән аларны Россиянең үзендә үстерергә һәм өйрәтергә керешкәннәр. Әрмедә күгәрченнәрне карап-тәрбияләп торучы махсус кешеләр барлыкка килгән. Күгәрчен йомыркадан чыгып 8 көн үткәч, аның аягына дәүләт гербы, туган көне һәм номеры язылган тимер балдак кидергәннәр.

Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында сугышучы илләрнең барысы да күгәрченнәрне бик күп кулланганнар. Алар хәтта хәрби корабларда да булганнар. Аеруча зур хезмәт күрсәткән батыр кошларны орден-медальләр белән бүләкләгәннәр.

Почта күгәрченнәренең бүгенге токымнары сәгатенә 140 чакрым тизлек белән очып, 3000 чакрым юлны үтәргә сәләтле. Почта күгәрченнәре бүгенге заманда да кирәк. Дөньяның 60 илендә почта күгәрченнәре хезмәтеннән файдалану шуны күрсәтә. Әфганстан һәм Пакстан наркобароннары һероин чыгару өчен дистәләгән, йөзләгән күгәрчен көтүләре тоталар.

Дини мифологиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ислам динендә дә бу кош изгеләштерелә. Риваять буенча, Мөхәммәт пәйгамбәр с.г.в. үзен үтерергә дип куып килгән каферләрдән тау куышына кереп кача. Нәкъ шул мизгелдә куышка керү сукмагына күгәрчен килеп куна һәм оя ясап, йомырка салып куя. Моның өстенә үрмәкүч пәйда булып, куышка керү юлын “җәтмә” белән бикләп өлгерә. Дошманнар бу билгеләрне күреп, ялгыш юлдан китеп баралар һәм сөекле пәйгамбәребез с.г.в. исән кала.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Шакирова Т.Р., Кошлар: табигатькә сәяхәт бит8, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-05-23 
  2. Күк күгәрчен күкләрдә / Рөстәм МӘҺДИЕВ / – № 84 (10860), 13 июля, 2006, archived from the original on 2015-06-20, retrieved 2013-04-18 
  3. http://tatyash.ru/get.php?12031%7C31.htm#0 2015 елның 20 июнь көнендә архивланган. Канатлы хат ташучылар – №9 (12031), 25 гыйнвар, 2014